ЧИШМӘДӘ – ЭЧӘК АВЫРУЫ

ЧИШМӘДӘ – ЭЧӘК АВЫРУЫ

Хөрмәтле редакция! Без, районы, Балтач авылы халкы, бөтен авыл халкын борчыган һәм ачуын кабарткан мәсьәлә хакында сезгә язып карарга булдык.

Безнең авыл фельдшеры Сәрия яшәгән йортның каршы ягында бөтен авыл халкы суга йөри торган бар. җир өстеннән 1-1,5 метр тирәнлектән генә чыга. Менә шул чишмәдән ерак түгел, юынтык суын чыгару өчен Сәрия канализация төзеп куйды. Чокырга аккан пычрак астан сеңеп чишмәгә кушыла, чөнки ул урында багана төбе казысаң да чыга.

Инде бу проблема белән районнан санэпидстанция хезмәткәрләре дә таныш. Участокның полиция хезмәткәре дә килеп карады. Нәтиҗәсе юк. Фельдшер бирешергә теләми. Авылда чисталык, гигиена таләпләре үтәлү буенча иң беренче медицина хезмәткәре җавап бирә бит. Ә бездә ул үзе тирә-як мохитне пычратучы, халыкка микроблы су эчертүче булып тора. Мондый кешенең ак халат кияргә хакы бар микән? Җәй көне быел шактый ерак урнашкан Күгәрчен чишмәсе дип исемләнгән чишмәгә йөрдек. Кыш көне ул якка юл бетә, чөнки ул чишмә кыр ягында. Ә быел кыш суга нишләрбез? Бураннарда да ул чишмәгә юл бетми иде, чөнки аңа кадәр асфальт җәелгән һәм аны һәрчак чистартып торалар. Бөтен авыл халкы Сәриягә ләгънәт укый. Бу мәсьәлә белән кайбер газеталар да таныш. Әгәр хатыбызны газетада бастырсагыз, аның аз гына да намусы уянып, чокырны күмеп куймас микән? Япса да, хәзер аннан су эчеп булмас инде, чөнки хәзер халык бу чишмәгә йөрми. Килә алмасагыз, киңәш булса да бирсәгез иде. Әллә соң Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп карыйкмы?

Балтач авылы халкы.

Шулкадәр үтенеп, ялварып, тилмереп язган хатның хәтта авторы күрсәтелмәгән булса да, Балтач авылын бер әйләнеп кайтырга ниятләдек. Казанда ап-аяз көн озатып калган булса, без килеп төшкәндә бу авылда җилләп-буранлап кар ява иде. Хат авторы күрсәтелмәгәч, кем белән сөйләшергә белмичә, беренче эш итеп кибет тирәсенә тукталдык.

– Әй, ул канализация чокырын әллә кайчан күмеп куйдылар бугай инде, – диде шул тирәдәге бер абый, нинди мәсьәлә буенча йөрүебезне аңлагач. Гомумән, суга йөрмәве һәм ситуацияне якыннан белмәве турында әйтеп, чишмәгә таба юл күрсәтте.

– Безнең авылга су кермәгән бит, – диде бер апа, сөйләшергәме-юкмы дип озак кына икеләнеп басып торганнан соң. – Шуңа күрә суны каяндыр ташырга туры килә. Әйе, ул чишмәгә хәзер йөрмибез, чөнки суы пычрак дип сөйлиләр. Тикшерергә алган булганнар да, анда «кишечный палочка» тапканнар икән бит.

– Шәһәргә барышлый, машиналы кешеләр элек шуннан су алып китә иде. Казанның хлорлы суын эчәсе килмәүчеләрне әйтәм. Менә шулар хәзер икенче чишмәгә бара. Барысы да шуның канализациясе аркасында, – диде икенче бер апа.

ФОТО ХАРИС АБЫЙ

ПЫЧРАК ӘЛЕ ДӘ АГА?

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Харис абый Гатиятов бу хәлләрнең августта башлануын хәбәр итте.

– Болар канализация чокырына «кольцо» урнаштырып маташканда, авыл кешеләре күреп калган да, шуннан миңа әйттеләр инде. «Кая куйдылар ул «кольцо»ларны? Нигә алар чишмә кырыенда канализация чокыры ясый?» – диделәр. Шуннан соң Сәриягә телдән генә кисәтү ясадым. Алай ярамый, бу санитар нормаларга туры килми, сезгә моны алырга туры киләчәк, дидем. Алар санга сукмады. Икенче кисәтүдән соң да, үзләрен зурга куеп, тагын канализация чокырын алырга каршы килделәр. Шуннан соң участок инспекторы Азат белән бардык та: «Әгәр санэпидстанциядән «канализация шушында торса да ярый» дигән белешмә алып килсәгез, чокырыгызны калдырсагыз да була», – дип аңлаттык. Әгәр ул чокыр санитария нормаларына сыешса, нишләп әле без кешегә комачау итеп йөрик ди, ә? Тик алар без әйткәнне эшләмәде. Аннары без язмача кисәтү ясадык.

– Димәк, алар үзләре санэпидстанция чакыртырга тиеш булып чыкты инде?

– Әйе, алар бит кызыксынучы як. Алар безгә шундый хат алып килеп бирергә тиеш иде. Димәк, алар чакырасы булып чыга.

Алар һаман да чакыртмагач, августның 17ләрендә без аларга язмача кисәтү ясадык. Секретарь белән икәү шул хатны тапшырырга мендек, ә Сәрия бу хатны имза куеп алудан баш тартты. Шуннан соң без почтага төштек тә, хатны заказлы итеп җибәрдек. Ул аны имза куеп алган. Кирәк дисәгез, күрсәтәм.

– Ул хатта нинди кисәтү иде соң?

– 30 августка кадәр чокырны ул урыннан алыгыз, дигән. Менә шуннан бирле алмыйлар…

– Ничек инде алмыйлар? Чокыр аннан алынды диделәр ләбаса.

– Ну… алдылар, ләкин һаман да ахыргача алып бетермиләр.

Нәрсәдән чыгып шулай дисез?

– Чишмәдән әле дә канализация суы чыга. Мунчаның чокырын икенче урынга күчерде алар, ләкин кухняның пычрагы һаман шунда җир астына чыгып, сеңеп ята. Торбалары һаман җир астында калган.

– Анда җир тигезләнеп куелган бит инде. Чокыр булмагач, җир астына су агып ятса да, ул озак тормый тыгылып, ахыр чиктә су торбаның икенче ягыннан барыбер бәреп чыга бит.

– Анда һаман су агып ята әле. Ул бит туфракка сеңә. Суның 29 сентябрьгә булган хәле турындагы анализ нәтиҗәләрен мин Сәриягә кайтарып бирдем. Чишмәне менә нинди хәлгә китереп җиткердегез, дидем. Август аенда санэпидстанция суны бер кат тикшергән иде инде, анда әле ул чиста иде. Инде менә бер ай эчендә «кишечный палочка» пәйда булды. Хәер, аның нинди инфекция икәнен минем үземә генә әйттеләр, ә «заключение»да ул «чисталык нормаларына туры килми» дип кенә язылган.

– Димәк, бу хәл Сәрия апалар инде аннан канализация чокырын алгач булган?

– Әйе, әйтәм бит, анда аста аларның пычрак суы агып ята әле.

– Әлегә кадәр сезнең авылга су кермәгән икән…

– Әйе, менә без «Чиста су» программасы артыннан, ягъни авылга су кертү өчен йөрибез. 2013 елда су керергә тиеш, ләкин бит әле кышны да чыгасы бар. Ә кыш көне теләсә кая суга йөреп булмый бит. Монда юл өсте булгач, чишмәгә юл гел ачык иде. Хәзер анда бармыйлар да инде. Мин менә чишмә кырыена суның составы чисталык нормаларына туры килми дип язу элеп куйган идем, алар аны алып аткан.

– Авыл халкы сезне Сәрия апа белән туган дип сөйләгән иде. Аны тавышка җибәрми генә тынычлап хәл итеп булмадымыни соң?

– Туган гына да түгел, кодалар. Ләкин бит кода дип, мин карап торып бөтен авыл халкына пычрак су эчертә алмыйм. Нишләргә тиеш идем соң, ә? Хәзер кыш көне Күгәрчен чишмәсенә юлны кем ача?

«БУ БЕЗНЕҢ ВӘКАЛӘТТӘ ТҮГЕЛ»

Участокның полиция хезмәткәре Азат Ибәтуллин бу мәсьәлә буенча үзенә бары тик авыл җирлеге башлыгы гына килеп зарлануын, нибары ул чакыртканга баруын билгеләп үтте.

– Әйе, анда бардык, телдән генә шундый кисәтү ясалды. 10 көн эчендә чокырны күчерергә, дидек. Мине авыл кешеләре түгел, ә авыл җирлеге башлыгы чакырып китерде, – диде ул. Гәрчә, башта бу мәсьәләләрнең берничек тә полициягә карамавын аңлатырга тырышса да.

– Әгәр бу авыл җирлеге проблемасы икән, ник сез анда барып, бу эш белән шөгыльләнеп йөрдегез?

– Без һәр чакыруга барып тикшерергә тиеш. Ә менә чокырны ул урыннан алдыру, кешенең канализациясен карау безнең вәкаләтләргә керми. Моның өчен аерым оешмалар бар, – диде Азат Ибәтуллин.

ФОТО СЭРИЯ АПА

«ВӘТ, ТАМАША-А!»

Сәрия апа Гыйлемҗанованың әйткән сүзләре, бәлки, авыл халкы өчен дә зур яңалык булыр. Шуңа күрә аны иң азакка калдырдым.

– Безнең канализация чокыры мин килен булып төшкәннән бирле, ягъни 26 ел буе шушы урында булды, – дип башлады ул сүзен. – Чишмәдән үзебез дә су эчтек, башкалар да йөрде, беркем зарланмады. Әле үзебезнең кое да аннан ерак түгел генә урнашкан. Без быел шул иске чокырны чистартып, тирәнрәк, зуррак итеп казып, «кольцо»лар белән уратып алырга булдык. Чокырдан чишмәгә кадәр –40 метрара. Санэпидстанция таләпләре буенча ул50 метрбулырга тиеш икән. Инде «кольцо»ларны урынына урнаштыргач, Харис абый килеп кисәтү ясагач, санэпидстанция хезмәткәрен чакыртып киңәшләштек. Алар чокырның астын цементлы эремә белән катырып куярга кушты. Харис абый да шушы эш белән килешкән кебек иде. Шулай эшләдек тә. Чокыр зурайды, бер ягыннан бер тамчы су саркып та чыкмый торган булды ул. Аның өстен каплап куйдык. Әле ул чакта халык арасында тавыш башланмаган иде дип беләм. Һәрхәлдә безгә беркем бер сүз әйтмәде.

Бераздан тагын Харис абый килеп кисәтү ясады, халык зарлана, диде. Инде шуннан соң, кеше белән тавышка керәсе килмичә, чокырны бакчада казыдык. Куйган «кольцо»ларны кире алдык. Хәзер инде безнең канализация чокырыннан чишмәгә кадәр 70 метрдан да артык ара бар.

– Ләкин бит менә чишмәгезнең суын бик пычрак диләр…

– Август аенда бер тапкыр тикшерделәр, су чиста дигән нәтиҗә килде. Икенче тапкыр инде без чокырны ул урыннан күчергәч тикшерделәр, су чиста түгел икән. Ничек шулай булганын аңлата алмыйм. Без дә авыл халкына дошман түгел, күрәләтә су пычрату безгә кирәкме, уйлап карагыз? Безнең йортта ике ветеран – әби белән бабай яши. Бабайга 15 ноябрьдә 90 яшь тула. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны. Капкабыз каршында урнашкан бу чишмә аның исемен йөртеп, Хөсәен чишмәсе дип атала. Инде бу хәлләр газетага да чыккач, бабай бик рәнҗеде. «Менә тамаша, вәт тамаша», – дип сузып йөри торгач, урынга егылды. Йөрәге бик бозылды. Мин дә моңа бик рәнҗедем. 30 ел буе төн дими, көн дими, бер чакыруны да калдырмыйча, кешеләргә ярдәмгә ашыгып яшәп тә, халыкның мине шундый көнгә төшерүенә рәнҗедем. Шул эш белән йөреп, өемдәгеләргә кайбер көнне ашарга да пешерә алмыйм бит, беләсеңме? Кеше минем аркада үлеп китмәсен, ниндидер шикаять булмасын тагын, дип гел чабып йөрдем. Ярый каенана-каенатам мине аңлый торган кешеләр булды: суыткычта ни бар, шуны алып җылытып ашадылар, зарланып бер сүз әйтмәделәр.

– Сез бит Харис абый белән туган тиешле кешеләр. Нишләп тыныч кына хәл итмичә, бу мәсьәләне шулай республика дәрәҗәсенә күтәрдегез?

– Дөресен генә әйткәндә, бу хәлләр башланганчы, безнең гаиләләр арасында низаг булган иде. Харис абыйның безне шундый көнгә төшерүен дә шул низаг өчен генә дип уйлыйм. Инде мин моның белән район башлыгына кадәр бардым. Райондагы баш табиб та бу чокыр гаугасына тәмам аптырады.

ГАУГА БАШЫ ЧОКЫР ТҮГЕЛ АХРЫ

Бу хәлләр артыннан йөри торгач, үземдә дә бик күп сораулар туды бит әле, җәмәгать. Ни өчен хат язучы безгә фельдшер Сәрия апаны яманлый? Ул бит бу йортта нибары килен кеше генә. Татарларда гомер-гомергә гаилә башлыгы ир-ат булган, нигә соң җавапны да Әхмәт абыйдан сорамыйлар? Ни өчен монда һаман Сәрия апаны гаепле итеп калдыралар? Килен кеше – ким кеше, димәкче буласызмы?!

Бер факт билгеле: чишмәнең коймаларын да урам халкы үзара акча җыешып ясап куйган. Димәк, ул чакта авыл җирлегенең монда бер катнашы да булмаган. Ни өчен соң алайса менә хәзер, кодагые белән булган низагтан соң ук авыл җирлеге башлыгы, аңа кабат-кабат кисәтүләр ясап, чишмә тирәсендә чабулый башлаган? Август аенда суга бер кат тикшерү ясаткач, аңа гына риза булмыйча, сентябрь аенда тагын бер кат тикшерү уздырган? Нигә әле дә җир астын ачып карамаган килеш, аларның суы һаман агып ята дип үз фаразлары белән кешене яманларга тели? Бәлки, безгә язылган хат та аның эшедер? Юкса, язылган сүзләр астына берничә имза булса да куелыр иде.

Тагын бер сорау: экспертизаның кайсы хак? Августтагысымы, сентябрьдәгесеме?

Кызганыч, суның анализын алып, үзем тикшертә алмыйм, ләкин аңлавымча, сез ул суны бары тик ризык әзерләгәндә генә яки чәй өчен файдаланасыз икән. (Чөнки хуҗалыкларда файдалану өчен күпләр кое суын тота.) Ә табылган (бармы әле юкмы, анысы да кәгазьдә күрсәтелмәгән – Э.Ф.) «кишечная палочка» суны 70 градуска кадәр җылытсагыз яки аны кояш нурлары астында тотсагыз да үлә. Димәк, суны кайнатып кулланганда, чишмә суыгызның бер тамчы зыяны да юк. Пычраклык мәсьләсенә килгәндә, тагын бер кат тикшертегез, бәйсез экспертиза ясатыгыз. Канализация чокыры алынган икән, узган эшкә – салават. Һаман да кешедән гаеп эзләмәгез.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Балык Бистәсе-Балтач-Казан.

ЧИШМӘДӘ – ЭЧӘК АВЫРУЫ , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии