Юбилей реформалар белән тәмамланды

Юбилей реформалар белән тәмамланды

1962 елда КДУның тарих-филология факультетында журналистика кафедрасы булдырыла. Аны Казан педагогика институты профессоры Иван Пехтелев җитәкли башлый. Ун ел үткәч, кафедра җитәкчесе итеп галим, Флорид Әгъзамов билгеләнә.

1990 елларда журналистика факультеты ачыла. Флорид Әгъзамов декан һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире итеп билгеләнә.

2002 елдан исә факультетны Васил Гарифуллин җитәкли.

реформалар белән тәмамланды

Идел буенда журналист белеме ала башлауга 50 ел тулды. Шул уңайдан, Казан федераль (Идел буе) университетының журналистика факультеты, октябрь дәвамында, танылган журналистлар белән мастер-класслар, очрашулар, актуаль мәсьәләләр буенча «Түгәрәк өстәл»ләр, конференцияләр үткәрде, юбилейга багышлап фотокүргәзмә оештырды, китап-җыентыклар чыгарды. Әлеге чараларны йомгаклап, 25 октябрь көнне «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин белән очрашу оештырылды һәм «УНИКС» концертлар залында бәйрәм тантанасы үтте.

Владислав Фронин журналистика бүлеген 1974 елда тәмамлаган. Очрашуга студентлар, укытучылар гына түгел, аның төркемдәшләре, танылган журналистлар да килгән иде.

Ул үзенең укыган елларын искә төшереп алды, журналистика өлкәсендәге актуаль сорауларга тукталды. «Иң мөһиме – чикне узарга ярамый», – дип белдерде ул, сүз иреге мәсьәләсендә «тулы ирек» булмавына, җаваплылык хисе кирәклеккә басым ясады.«Российская газета»ның кайбер эш алымнары белән таныштырды, интернет матбугат чаралары турында фикерләрен әйтте. Ахырдан Владислав Фронин студентлар һәм килгән кунакларның сорауларына җавап бирде.

«УНИКС» концертлар залына, юбилей кичәсенә студентлар, факультет хезмәткәрләре генә түгел, күп журналистлар, биредә укып чыккан шәхесләр дә җыелган иде. Бәйрәм Корбан гаете көненә туры килгәнгәме, әллә башка сәбәп белән микән – зал тулып җитмәде. Мондый түгәрәк дата өчен кызганыч күренеш, билгеле.

Факультетның деканы Васыйл Гарифуллин: «Студентларның һәр буыны факультет традицияләренә үз өлешен кертә. Без чыгарылыш студентлары белән горурланабыз», – дип белдерде.

1965 елда булган беренче чыгарылыш студентларының исемнәре аталды: Зөфәр Абдуллин, Әлмира Әдиятуллина, Вакыйф Галимов, Азат Сафин, Тәүфыйкъ Сәгыйтов, Габдулла Сәләхетдинов, Лена Шәфыйкова, Риф Якупов. Кичәгә килгән «ветеран студентлар»га чәчәкләр тапшырылды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров: «Журналистика бүлеге, ничек кенә аталса да – кафедра, бүлек, факультет, институт буламы, ул яшәргә тиеш. Институт булса, мөстәкыйльлек алыр, үсеш өчен эшләргә мөмкинлекләре артыр», – дип белдерде. (Әйткән сүзләре берничә көн үтү белән чынга да ашты. – Л.Ф.)

«Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов: «Яраткан һөнәремне, дусларымны һәм хәтта хатынымны да монда таптым. Күп танылган журналист бу факультетны тәмамлаган һәм алар профессионалларча эшли, Татарстанда гына түгел, Русиякүләм дәрәҗәле һәм җаваплы урыннарда хезмәт куя», – диде һәм факультет укытучыларына рәхмәтләрен җиткерде.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова Дәүләт Советы котлавын тапшырды, үз исеменнән теләкләрен җиткерде һәм ректор Илшат Гафуровка, төрттереп, әйтеп тә куйды:

«Бүген сезнең факультет-институтлар йөзендә «балаларыгыз» күп. Алар арасында журналистика һәм социология факультеты бераз кирерәктер дә, әмма ул бик сәләтле һәм креатив. Аңа игътибар бирергә әзер булуыгыз сөендерә. Бу бала җәмгыятькә һәм республикабызга бик кирәк».

Юбилей кичәсе дәвамында факультет хезмәткәрләренә, ветераннарга мактаулы исемнәр, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Шәһәр һәм район газеталарының баш мөхәррирләре дә сәхнәгә чыгып котлау сүзләре әйтте. Әлеге чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.

50 ел – зур сан, билгеле. Ярты гасыр дәвамында журналистика факультеты узган юлны искә алу, үсешкә үз көчен куйган шәхесләрне олылау, котлау бик мөһим. Әллә юбилейга багышланган чаралар ай буе баргангамы, әллә журфак тирәсендә соңгы елда төрле тавыш-гаугалар булып торгангамы (үзәктәге бинадан Товарищеская урамына күчү ризасызлык, пикетлар белән үтте; шушы факультет укытучысы Искәндәр Ясәвиевның гаделлеккә ирешергә теләве проблемалар тудырды… – Л.Ф.), бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрергә көч җитмәгән, яки җитәрлек тырышлык куелмаган иде кебек. Журфак, миңа калса, бу тантанадан да оешканрак, күңеллерәк кичәгә лаек иде. Әллә бәйрәм уздыру берничә кеше җилкәсенә генә төшеп, барысына да вакыт җитмәдеме икән? Югыйсә, бу университет өчен дә әһәмиятле дата, зур тарих бит. КФУның имиджын булдыруда шул ук журналистлар катнаша түгелме?

Юбилей чаралары төгәлләнеп ике көн үтүгә үк журналистика факультетын юк иттеләр. Казан Идел буе университетының галимнәр шурасы журналистика һәм социология факультеты нигезендә Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр Институты оештыруны карар итте.

Бу юбилей, мөгаен, «журналистика факультеты» исеме белән хушлашу чарасы булып та истә калыр. Хәзер зур үзгәрешләр көтелә. Аларның кем файдасына булуын вакыт күрсәтер.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

Бәйрәмең белән, журфагым!

Идел буе Федераль университетының (элеккеге Казан дәүләт университеты) журналистлар хәзерләүче факультетын Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә урнашкан университетларның журналистика факультетлары белән чагыштыралар. Чагыштырып кына калмыйлар, ә безнең университетта каләм ияләрен хәзерләү күпкә яхшырак булуын ассызыклыйлар. (Факультетыбыз рәсми төстә инде институт дип билгеләнсә дә, соңгы тапкыр аны факультет дип язасым килә. – Авт.)

Яраткан факультетыбызның юбилее уңаеннан элеккеге студентлар, бүгенге татар матбугатында үз урынын тапкан журналистлар арасында кечкенә генә сораштыру үткәрергә булдым.

Татар журналисты нинди булырга тиеш? Бу һөнәргә махсус белем алу кирәкме, әллә сәләт тә җитәме? Бүгенге журналистика факультетына нәрсә җитми дип саныйсыз?

Римзил Вәлиев, журналистика һәм социология факультетында укытучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе:

Чын татар журналисты дөньядагы башка ил, төбәк журналистларыннан берничек тә калышмаска тиеш. Шуңа өстәп, татар милләте тарихын, мәдәниятен, иҗтимагый тормышын белеп, татар телендә яки башка телләрдә милләтне танытырга, үстерергә ярдәм итүче текстлар, тапшырулар тудырырга тиеш. Ул кешелекле, тырыш, иманлы, моңлы шәхес булса, башка милләтләрнең нужаларына, язмышына битараф булмаса, татарларга дуслар, партнерлар арттыра алса бик шәп.

Журфакта уку файдалы. Анда укымагансың икән, мөстәкыйль рәвештә, яисә тәҗрибәле остаз ярдәмендә шул ук программаны, һөнәр нигезләрен өйрәнергә кирәк. Башка һөнәргә укып та, шул юл белән журналист булырга мөмкин, ләкин журналистика теориясен, методикасын белмәгән «даһиларга» ышана алмыйм. Безнең һөнәр иясе тырыш, кызыксынучан, тиз уйлаучан, иҗади креатив фикерле булса, шул җитә һәм ул телгә, сүзгә оста булырга тиеш.

Миңа КДУда, гомумән, журфакта укырга насыйп булмады. Мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының журфагына барырга хыялланган идем. Ләкин чит телне бөтенләй өйрәнмәгәнгә, бармадым, район газетасына эшкә кердем. Аннан соң Уфада университет тәмамладым, журналистикада эшләдем, Мәскәүдә дә тагын ике ел «очно» укып, югары сәяси һәм журналист белеме алдым. КФУ журфагында дәресләр алып баруыма бик җитди карыйм. Анда фидакарь шәхесләр эшли. Әмма ректоратның, дәүләтнең карашын үзгәртергә кирәк. Күбрәк ресурслар биреп, югарырак стандартлар, студентларга карата катырак таләпчәнлек күрсәтеп, укытучыларга шартлар тудырып, модернизациягә керешү зарур. Хәзергә татар журналистикасы бераз калыша. Кыюлыкта гына түгел, тирәнлектә, эрудициялектә, осталыкта. Замана стандартлары наданлыкны гафу итми. Редакцияләр, дәүләт структуралары бу өлкәгә искечә караса, хәл тагын да катлауланачак, чөнки милли инкыйраз милли журналистиканың аксавыннан башлана.

Атлас Гафиятов, «Татарсан яшьләре» газетасының мөхәррир урынбасары:

– Теләсә нинди журналист күп йөрергә, күп белергә һәм үз фикеренә ия булырга тиеш дип саныйм. Бер нәрсәдән дә курыкмавы, татар телен әйбәт белүе дә мөһим. Журналист язган язма укучыда кызыксыну тудыра, аны уйландыра икән, димәк, ул бу һөнәрне сайлап ялгышмаган дигән сүз!

Укып журналист булып буламы? Әлбәттә, юк! Укыганда ук эшләргә кирәк. Дөрес, теоретик белем алу да кирәк, ансыз да кайбер нәрсәләрне язып булмый. «Журналист ул – «штучный товар», дияргә ярата Римма Ратникова. Бу дөрестән дә шулай. Үз эшеңне ярату кирәк, журналистиканы яратмыйча гына бу өлкәдә эшләп булмый.

Мине дә бик күп акчалы эшләргә чакырдылар. Тик үз сайлаган юлыма, үз һөнәремә тугры калдым.

Миңа калса, факультетта гамәли дәресләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Университетның үз телестудиясе, кечкенә генә булса да үз редакциясе, радио бүлеге булырга тиеш. Студентларны бүлеп, бер юнәлештә генә укыту дөрес түгел ул. Журналист кеше универсаль булырга тиеш, үз һөнәренең барлык өлкәләрендә дә белемле булу – бүген бик кирәк нәрсә. Укытучыларга килгәндә, студентларга, хәзер эшләүче, газета-журналларга язучы журналистлар белем бирсен иде. Аларны җәлеп итәргә кирәк дип саныйм. Журналистларны шәхесләр укытырга тиеш!

«Журналист – каләме белән дөньяны чистартучы ул», дигән Наполеон. Күпме генә тырышсак та, дөньяны без генә чистартып бетерә дә алмабыз, бәлки. Шулай да, үзебезнең дүртенче хакимият булуыбызны онытырга кирәкмидер.

Айсылу Лерон, «Татар радиосы» ди-джее:

Чын татар журналисты милләтебез мәнфәгатен кайгыртучы, үткен каләмле, туры сүзле, шул ук вакытта әдәпле, намуслы каләм әһеле булырга тиеш. Журналист булу өчен журналистика һәм социология факультетын тәмамлау гына җитми, әлбәттә. Уку белән беррәттән тәҗрибә тупларга кирәк, кызыксыну көчле булырга тиеш. Мәсәлән, төркемдәшләремнең яртысы хәзер башка өлкәдә эшли. Димәк, алар бу һөнәр өчен яратылмаган. Журналист булырга теләүче кеше теләсә кайсы югары уку йортын тәмамлап та бу һөнәргә кереп китә ала.

Рамилә Моратова, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты:

Чын татар журналисты объектив, оператив, эзләнүчән, татар телен камил белүче булырга тиеш.

Журналистика факультеты һөнәребез өчен кирәкле белем нигезләрен бирә, ләкин журналист булу өчен сәләт тә кирәк. Шул ук вакытта, үзен сәләтле санап журналист булырга омтылучыларга күп вакыт шушы өлкәдәге белем җитеп бетми. Минемчә, матбугат чарасында эшләүче кеше сәләтле, белемле, сабыр, гадел һәм кызыксынучан булырга тиеш.

Эльза Газизова, «Юлдаш» газетасы журналисты:

Чын татар журналисты сөйкемле, аралашучан, гыйлемле, әхлаклы булырга һәм оператив эшчәнлек алып барырга тиеш дип саныйм. Ул кирәк булган мәгълүматны дәлилләр нигезендә алырга тиеш. Журналистның һәр җөмләсендә конкрет сүзләр, төгәл аңлатмалар булуы мөһим. Әгәр университетта алынган теоретик белемнәр эштә кулланылса, һичшиксез, иҗат җимеше туачак. Димәк, Журналистика һәм социология факультетында укып, журналист булып була.

Сораштыруны Лилия ЛОКМАНОВА әзерләде.

Юбилей реформалар белән тәмамланды, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии