- 31.03.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №13 (1 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
НӘРСӘ БУЛЫП БЕТТЕ?
2019нчы елның 27нче ноябрендә Айгөл Закированың «Ундүрт яшьтә никах укыту – җинаятьме?» дигән язмасы басылып чыкты. Бу язмада сүз Чирмешән районының Лашман авылында 14 яшьлек кызның авылларының 29 яшьлек имамы белән никах укытуы турында бара. Шуннан соң имамга карата җинаять эше ачканнар иде. Әлеге вакыйга нәрсә булып бетте икән, язып чыкмассызмы?
Нурислам ГАЙНУЛЛИН
Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы
Айгөл ЗАКИРОВА: Бу уңайдан кызның әнисе Раилә ханым Асылгәрәевага шалтыраттык:
– Әллә ни яңалыклар юк инде, ул һаман сак астында. Мәхкәмәне 16нчы апрельгә күчерделәр, суд карары чыгасы гына калды, утырышлар бетте. Безнең гаиләгә килгәндә, гаиләбезгә тикшерүләр барышында басым ясалды дип, прокуратурага жалобалар яздым. Алар, бар да тәртиптә, диделәр. Бер-берсен каплыйлар. Тагын бер кат Президентка яздым. Президент мөрәҗәгатьне башта тикшерү комитетына җибәрде, алар матур гына җавап хаты җибәрделәр дә, гаепләрне өсләреннән төшерделәр. Рәсүлне төрмәдән алып калу өчен никахларын барып ЗАГСта теркәтсәкме дигән идек, Чирмешән районындагы мәгариф бүлегеннән дә, Татарстанның Мәгариф министрлыгыннан да рөхсәт булмады. Әлегә менә шулар, – диде ул.
НИНДИ НОРМАТИВЛАР УЛ?
Мин икенче төркем инвалид, хезмәт ветераны. Шуңа күрә утка, газга түләгән акчаларымның илле проценты кире кайта. Декабрь һәм гыйнвар айларында түләү кәгазендә 0 сум түләргә, дип язып китерделәр дә, февральгә 5833 сум түлисе дип китерделәр. Түләдем, тик яртысы – ике мең ярым сумга якын акчаны миңа кайтармадылар. Социаль яклау үзәгенә шалтыраткан идем, ниндидер нормативлар турында сөйләделәр. Тик аңламадым бит, ни турында сүз барганын. Белешеп, язып чыкмассызмы? 11 мең сум пенсия алам, аның да күбесе даруларга китә. Бер дәвалану курсы өчен бишәр мең сумлык дару алам – ничек яшәргә кирәк шулай булгач…
Гамзә ӘЮПОВА
Азнакай районы, Уразай авылы
РЕДАКЦИЯДӘН: Сезнең мәсьәлә буенча Азнакай районының социаль яклау бүлегенә шалтыратып белештек. Бүлек мөдире Галиуллина Светлана Салават кызы түбәндәге мәгълүматны бирде:
– 50 процент күләмендәге әлеге ташламалы субсидия пенсионерның түләгән суммасына карап түгел, дәүләттән куелган нормативларга карап түләнә. Һәр түләүнең үз нормативы бар. Нормативлар мондый: ут өчен – 123 киловатт, газ 360 куб. Әгәр газ яки ут күбрәк кулланыла икән, артык тотылганы өчен ташлама бирелми. Гамзә апа мисалында карасак, ике айга биш мең сум түләгән икән, без аның яртысын кайтара алмыйбыз. 123 киловатт ут, 360 куб газ өчен ташлама бирелә, артыгын тотканы өчен – юк, – дип аңлатты ул.
ИНВАЛИДЛЫКНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?
Бер мәртәбә «Безнең гәҗит»кә шалтыраткач, ярдәмегез тиде, инвалид коляскасы бирми торганнар иде, китереп бирделәр. Кабат сезнең ярдәмгә өмет итеп шалтыратуым. Нәрсә эшләп була икән, җавап табарга ярдәм итсәгез иде. 74 яшьлек танышым бар. Аның бер кешесе дә юк, ул үзе генә тора. Бот сөяген сындырып, урын өстендә ята, акылы китте. Тик шушы карчыкка инвалидлык ясап булмый. Травматологка, эндокринологка, аннары психоневрология бүлегенә алып барырга кушалар. Йөри алмый бит ул, ятып кына тора. Бу инвалидлык аңа бик кирәк, чөнки бөтен даруларын гел сатып аласы, үзенең пенсиясе күп түгел аның. 6 шар меңлек дару алалар. Памперс та аласы бар… Нишләтеп була икән, табиблар үзләре өйгә килеп карый алмыймы икән соң бу медкомиссияне уздыру өчен?
Сәрия ДӘҮЛӘТШИНА
Яшел Үзән шәһәре
РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге уңайдан Яшел Үзән районының социаль яклау бүлегенә шалтыраттык. Андагы белгечләр аңлатуынча, чынлап та, медкомиссия өйгә килеп карый ала. Ләкин моның өчен башта участок табибына барып, авыруның йөри алмавын раслаучы белешмә алырга кирәк. Шуңа күрә беренче чиратта бу мәсьәлә буенча участок табибына мөрәҗәгать итүегез мөһим.
АЕРЫМ ИСӘПЛӘСЕННӘР!
Сугыш чоры балаларына акча түләргә уйласалар, безне ике төркемгә аерсыннар иде. Беренчесе: әтиләре сугышта үлеп калганнар, икенче төркемдә әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан балалар. Без – әтиләре үлеп калганнар 80 яшебезгә җитеп, әле дә бер нәрсә ала алмадык бит. Әтиләре кайтканнар «әти» дип үстеләр. Без ул сүзне әйтергә дә тилмердек.
Дамира ХӘЛИУЛЛИНА
Азнакай шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53. Карантин чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии