Юлларда кырылабыз

Юлларда кырылабыз

Мин бик хискә бирелүчән һәм бик нечкә күңелле. Дөресрәге – елак. Тыштан караганда усал күренсәм дә, телевизорда берәрсенең балавыз сыкканына күз ташлауга, күземнән яшь тәгәри. Урамда хәер сорап торучы карчыкны күрсәм дә, көне буе шуны уйлап йөрим. Табигатем шундый, күрәсең.

Әле менә күптән түгел генә авылга кайтып килдем. Кичен, эшләр беткәч кенә, күрше абый һәм аның ике сеңлесе, тагын бер күрше кызы белән Казанга алдык. Чирмешән-Казан арасы якын түгел, өстәвенә һава торышы да бозылса, озак киленә. Ким дигәндә, өч сәгать вакыт үтә. Бу юлы да шулай булды. Кояш баткан вакытка туры килдек, күзгә кояш бәрә генә, шуңа да тизлекне әллә ни арттырып булмый. Өстәвенә, буенда әллә ничә һәлакәте күрдек.

Беренчесендә, чит ил машинасы, КАМАЗны узам дип, каршы полосага чыккан һәм «алтылы» машинасын күрмәгән. «Алтылы» рулен борып өлгерә алмыйча, КАМАЗ астына килеп кергән. Нәтиҗәдә, «алтылы» бөгәрләнгән кәгазь кыяфәтенә кергән, йөртүчесе дә исән түгел иде инде. Мәетен машинасы янына алып салганнар. Янәшәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре нәрсәдер үлчи, нидер яза. Һәлак булучының туганнары да килеп җитәргә өлгергән. Бер ханымның өзелеп елаганын күргәч, күңелем тулды. Бәлки, ул аның ире яисә туганы булгандыр. Менә өйгә кайтып җитә дип, аның өчен чәйләр куйган, тәмле ризыкларын пешергәндер, бәлки. Ә монда нинди кайгылы хәбәр ишеттерәләр!

Бу һәлакәт урыныннан 50 чакрым да китмәдек, тагын ике машина бәрелешкән! Берсенең алгы ягы челпәрәмә килгән, икенчесе исә бөтенләй янган. Янгын сүндерү машиналары да шунда гына басып тора иде. Икенче һәлакәттә дә үлүчеләр бар.

20, 21 июль көннәрендә, Татарстан юлларында 12 кеше юл һәлакәтендә һәлак булган. Дүрт кешенең гомере Казан-Оренбург юлында өзелә. (Мин язып киткән һәлакәтләр.)

Ике кеше Мәскәү-Уфа трассасындагы 136нчы чакрымда һәлакәттә җан биргән. Монда җиңел машинаның йөртүчесе исерек килеш рульгә утырган дип хәбәр итә Татарстан Республикасының ЮХИДИ бүлеге.

20се көнне Биектау районында дүрт яшьлек баланы таптап үтерәләр. 21ендә исә Чирмешән, Сарман, Кукмара, Лаеш районнарында юл һәлакәтләрендә үлүчеләр бар.

Статистик мәгълүматларга караганда, һәр елны юл һәлакәтләрендә бер шәһәр халкы үлеп бетә. Русиядә, беренче яртыеллыкта барлыгы 83439 юл һәлакәте булган. Шунда 10364 кеше үлгән, 106531 кеше яраланган. Һәлакәттә исән калучыларның күпмесе хәзер инвалид калганын төгәл генә әйтүе кыен, билгеле. Шулай да, юлда йөргәндә үзенең игътибарсызлыгы яисә кемнеңдер башбаштаклыгы аркасында сәламәтлеген югалтучылар арабызда ел саен артып тора.

Татарстандагы саннарга күз салсак, шулай ук чәчләр үрә торырлык. Узган ел, ярты ел эчендә Татарстанда 2315 юл һәлакәтендә 260 кеше үлгән, 3000 кеше тән җәрәхәтләре алган булган. Быел исә, һәлакәтләр саны бераз кимесә дә (2068), үлүчеләр 293кә җиткән, 2632 кеше яраланган.

Фаҗигаләрнең саны юлда йөрүче машиналар санына да нык бәйле, билгеле. Ә тимер атларның саны еллап түгел, көнләп арта. (Үзебез акча юк дип зарланабыз. Урамга чыксаң, бөтенесендә чит ил машинасы! Әле килде-киттелесе генә дә түгел, берәр миллион тора торганнары!) 2013 елның 1нче гыйнварында, Татарстанда 1100117 машина теркәлгән булган. Ярты ел эчендә аларның саны1143076 гаҗиткән!

Универсиада вакытында, Казандагы күп кенә машиналар «штраф стоянка»ларда торды. Тимер атына утыручылар да тынычрак, игътибарлырак йөрделәр шикелле. Бәлки башкалабыз урамнарында чат саен ЮХИДИ хезмәткәрләре тору да үзенекен иткәндер. Әмма Универсиада вакытында юл һәлакәтләре 1,5 тапкыр кимегән булган.

Машина артына утырганда, сез үзегез һәм янәшәдә утырган кеше өчен генә түгел, ә юлдагы барлык кешеләр өчен дә җаваплы булуыгызны онытмасагыз иде, хөрмәтле машина йөртүчеләр! Барыгызга да яшел ут сезгә!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии