Иләк кирәк сәхнәгә

Иләк кирәк сәхнәгә

Без аның пантомимоларын күреп үскән буын. Аны бик яраталар иде. Менә шул кеше бүгенге кунагыбыз. Ул оригиналь жанр остасы, конферансье, Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәйхетдин улы Шәрәфетдинов. 
– Күп кешеләрдә шундый сорау туадыр. Нигә Виктор? Бу минем әтиемнең идеясе. Ул авылыбызда гына түгел, тирә-якта бик хөрмәткә ия булган кеше – зоотехник Виктор Александорович хөрмәтенә миңа Виктор исемен биргән.
– Әниегез кушкандыр, дип уйлаган идек?
– Минем әнием Наталья Георгиевна Крылова чын рус кешесе. Ул татарга кияүгә чыккач, татар йортында яшәгәч, татар телен бик яхшы белә иде, урыс теле укытучысы булды. 
– Виктор әфәнде, сез тумышыгыз белән данлыклы Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылыннан. Әтиегез яшьли гүр иясе булган. Сез нигездә әни тәрбиясендә үскән малай. Әти-әниегезне ничегрәк хәтерлисез?
– Әтине мин бик яхшы хәтерләмим. Әмма бик авыру булгач, без кечкенә бала-чага тынгы бирмәгәнбездер инде, аның «нервы, нервы» дигән сүзләре хәтеремдә калган. Аны Бөек Ватан сугышы ахырында фронтка алганнар. Анда салкын тидергән. Туберкулез эләккән. Ул чакта аны дәвалап булмый иде. 33 яшьтә китеп барды. Без ике малай, энем Марат бар. Әти үлгәч, әнием туган урыс авылына күчтек. Абыем белән урыс авылында гел урысча аралашкач, татар телен оныта башладык. Соңыннан сәхнәдә чыгыш ясый башлагач, әлбәттә, туган телемне искә төшереп, тәмләп, туган телемдә сөйли башладым. 
– Халкыбызның яраткан артисты Равил Шәрәфиев сезнең әтиегезнең бертуган энесе. Аның сезнең иҗат дөньясына йогынтысы булдымы?
– Ничек кенә әле... Алар гаиләдә 4 бала булган. Минем әтием олысы. Аннан Минвәли абый, Акълимә апа һәм төпчеге Равил абый. Әтием үлгәч, икенче әтием булды ул. Хәзер дә миңа киңәшләрен бирә. Ул хәзер бик дини кеше. Хәер, дин аның балачагыннан ук килә. Ул чагында барысы да динне саклап яшәгән. Безгә дә әби «Бисмилла»лар өйрәтеп калдырды. 
– Иҗатка тартылу ничә яшьтән башланды. Шул Равил абыйга карапмы ул?
– Мин урыс авылында мәктәпкә йөрим. Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигьмәтҗан улы Нигъмәтҗанов абыйны искә төшерәсем килә. Аның инициативасы белән Татар дәүләт филармониясенә яңа сулыш, яңа кадрлар җыю максатыннан конкурс оештырганнар. Равил абый анда жюрида икән, әнигә мине шунда катнашырга кыстаган. Мәскәүдәге Бөтенрусия сәнгать студиясенә конкурс булып чыкты бу. Шунда бер төркем яшь артистларны, үзешчәннәрне җыярга булганнар. Жанрлар төрле: җыр, бию, оригиналь җанр, нәфис сүз... Әле мәктәптә укыган бала гына булсам да, мин дә шунда эләктем. 15 яшь иде миңа. 
Мин үзешчән сәнгатьтә катнаша идем. Гадәттә анда җыр, бию, нәфис сүз. Бервакыт популяр цирк артисты Леонид Енгибаровның «Штангачы» дигән пантомима күренешен күреп таң калдым. Аны исемдә калдырып, күрше авылга концерт белән баргач, үземчә шуңа охшаш трюк та күрсәттем әле. Шуннан башланды минем бу һөнәр белән мавыгуым. Аларны киләчәктә артист булырмын дип эшләмәдем. Ничектер күңел шуңа тартылгандыр. 
Безне Мәскәүгә китәр алдыннан Татар дәүләт филармониясенә эшкә алдылар. Укуыбыз ике еллык командировка булды. Ул гади уку оешмасы түгел. Анда теорияләр күп булмады. Һәрбер булачак артистның үз педагогы. Җырчыларны мәсәлән, мәшһүр җырчы Виноградов өйрәтте, башкаларның педагоглары да шундый затлы дәрәҗәле. 
– Авыл баласына җиңел булмагандыр, мәктәп баласы бит әле... Сагындыргандыр инде.
– Авыллардан, шәһәрләрдән җыелган яшь кызлар, малайларны җитәкләп филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанович үзе барды. Төркемебез белән Мәскәүгә килеп төштек. Әйберләребезне күтәреп без Мәхмүт абый артыннан атлыйбыз. Мәскәү бит. Шулай карангалап барып, артта калганмын. Карасам, минкеләр юк. Кая барырга, нишләргә? Авылдан килгән малай, телефонсыз заман. Барысы да метрогамы, каядыр утырып киткән. Халык күп, басып торам перронда. Нишләргә? Ярый әле, ВДНХ территориясендә икәне хәтеремдә калган. Урыс телен дә беләм. Такси белән шунда бардым. Әле ул ВДНХның үзенә түгел. Аның янында кечкенә кунакханә бар, шунда торасымны белә идем. Юк, кайтып китү турында уйламадым да. 
– Сез Мәскәүдә конферансье булырга укыгансыз. Менә биючелек каян килеп чыкты?
– Анда шундый тәртип: көн саен иртән бар жанрдагылар да бер сәгать бер жанр белән шөгыльләнә. Гомуми дәрес дип атала иде ул. Мәсәлән, бүгенге иртә бию белән башлана... Корсаклы кешеме ул, аерма юк, җырчылар, сөйләүчеләр, оригиналь жанр, биючеләр – барысы да триколар киеп, бию белән шөгыльләнә, хәтта балет, төрле биюләр өйрәнәбез. Соңыннан һәр кеше үз педагогына юнәлә. Көне буе шунда шөгыльләнәләр. Икенче көн инде гомуми дәрес сәхнә хәрәкәте дәресе. Барысы да анда катнаша. Өченче көн – аркобатика булырга мөмкин. Җырчымы ул, сөйләүчеме, бар да мәтәлчек ата. Тагын бер көн пантомимо. Ул чакта пантомимо бик таралмаган иде. Мин шунда аның белән кызыксынып киттем, педагог белән аерым да эшли башладым. «Язгы көндә» дигән кечкенә генә номер да әзерли алдым. Мәхмүт Нигъмәтҗанович һәрчак килеп, тикшереп торды. Номерымны күргәч, ооо дус, Татарстанга кайткач, яңа жанрны сәхнәгә чыгарырга кирәк, дип әйтте. Мин дәртләнеп пантомимо белән дә ныклап шөгыльләнә башладым. Тагын бию дәресләрендә дә кызыксынып шөгыльләндем. Шул бию залында бер мөлаем кыз белән күрештек.
– Бу хәләлегез Эльба апа әллә?
– Әйе, ул да безнең төркемдә булып чыкты. 
– Сүз Татарстанның атказанган артисты Эльба Закирова турында бара.
– Минем фамилиям озын. Өйләнешкәч, ул минем фамилиямне алды, паспортын да үзгәртте. Соңыннан сәхнәдән җиңелрәк фамилия кирәк, дип тапты. Үзенекенә кире кайтты.
– Эльба Закирова белән һаман бергә...
– Мин инде хәтерләмим дә. Гомер буе. Ярты гасыр тулды инде.
– Сез аның белән бергә биеп номерлар да әзерләгәнсез...
– Әйе, биюле чыгышлар булды. Герой шагыйрь М. Җәлил иҗатына багышланган «Өзелгән җыр» дигән героик пантомимо күрсәттек. Ул безнең репертуарыбызда иң уңышлы әсәр дип уйлыйбыз. Тамашачы да аны шулай кабул итте. Безгә шушы номер өчен, башка эшчәнлегебезне дә искә алыптыр инде, Татарстанның атказанган исемен бирделәр.
– Язмасы архивта сакланамы икән?
– Фотолары бар инде әлбәттә. Ринат Ибраһимов концертын Муса Җәлил исмендәге опера театры бинасында язып алганнар иде. Күрсәттеләр дә. Саклангандырмы, юкмы, белмим. 
– Л.Я.: Без кечкенә идек. Эльба апа белән бер номерыгыз хәтеремдә. Чәй эчкәндәме дип аталамы... Сез аның белән конкурсларда катнашып, чит илләргә дә чыккансыз икән.
– «Чәйгә чакыру» дип атала ул. Бөтенрусия эстрада студиясендә төрле республикалардан килгән артистлар үз репертуарын яңарта иде. Без анда берничә ай торып, үзләре дә бик талантлы артистлар – режисерлар ярдәмендә номерларыбызны эшкәртә идек. Мәскәү дәрәҗәсендәге номерлар ясап кайта идек.
Шуңа да, без бер елны Бөтенрусия эстрада артистлары конкурсында катнаштык. Өченче турына уздык. 
– Сез бит биюче дә, нәфис сүз остасы да... Кайсысы күңелегезгә якынрак. 
– Әйтә алмыйм. Пантомимодан башландымы икән? Шуңа күңелем тарта. Соңыннан безнең татар әдәбиятын белә башлагач, аның тәэсире булды. Татар әдәбиятының тәмен аңладым. 
– Филармониядә артистлар төркемләп авыл-шәһәрләр буйлап гастрольгә чыгып китәләр иде бит. Сез булган төркемдә бәхетле булганнардыр. Анда пантомимо да, сүз дә, бию дә бар. Кемнәр белән эшләдегез?
– Иң беренче Мәскәүдән кайткач, «Эстрадада яшьләр» исемле программа төзелде. Анда мәрхүм Зиннур Нурмөхәммәтов лидер булды. Ул студиядән иртәрәк кайткан иде. Аннан Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсында дипломлы да булды. Бу төркемгә Мәскәүдә укып кайтканнар тупланды. Аннан мин 2 ел армиядә хезмәт иттем. Һәм тагын сәхнә тормышы... 
– Кемнәр истә калды. Зөхрә Шәрифуллина концертларын алып барганыгызны беләбез.
– Әйе аның белән кайда гына булмадык. Нинди генә хәлләргә юлыкмадык. Гастроль бит ул – юл, төнме, көнме – барасың... Шофер йоклап та китә. Алла саклады. Зөхрә белән дуслашып, бик матур итеп озак эшләдек.
– Флера Сөйләйманованы искә калу кичәсендә дә күрдек сезне.
– Дөресен әйткәндә, аның белән сирәк эшләргә туры килде. Ләкин аралаша идек. Флера апа бик җитди, иҗади кеше. Аннан үрнәк алабыз. Бездән олырак булгач, аңа киңәшләр сорап мөрәҗәгать итә идек.
– «Тәртип» радисы оешкан вакытларда Илһамият клубы концертлары була иде. Без сезне карап үткәннәрне искә төшерә идек. Бүген өлкән буын артистлар бер-берсе белән аралашамы? 
– Ул Илһамият вакытлары истә. Бергәләшеп эшләгән сәхнәдәшләребез белән концертлар, бик ерак булмаса да, гастрольләребез дә сагындыра.
– Аның клубы әле дә бар бугай. Ниятләмисезме концертларны?
– Без бик ниятләр идек тә. Аны Мәдәният министрлыгы хәл итә. Финанс проблемалары бар бит.
– Татарда нәфис сүз сәнгате тиешле дәрәҗәдә түгел дигән фикергә ни дисез? 
– Мин бераз читләштем. Бабай булдым бит. Оныклар карыйбыз. Олы кызыбызның кечкенә улына 6 яшь. Быел мәктәпкә бара. Аның артистлыгын күзәтеп торабыз. Сәләте күренә. Шатланабыз. 
– Сезнең улыгыз да сезнең юлдан киткән икән. Хәзер Мәскәүдә.
– Әйе, без аны артистлыкка үзебез юлладык. Сәләте бар. Мәктәптә укыганда да бик хәрәкәтчән иде. Соңыннан бөек туганыбыз Равил абый Шәрәфи киңәше белән ул укыган Мәсәкәүдәге Щепкин исемендәге театр училещесына керде. Аннан театрда да эшләп алды. Аның күңеле күбрәк хәрәкәткә тарта. Биюле, пантомимолы программа белән эшли торган үз төркемнәре бар. Аннан ул хәзерге заманча бик популяр эшкә – Айти эшенә дә күчте. Әмма артистлыкны ташламый. Күңеле тарта. 
– Айдар Шәрәфетдинов исемен ишетсәгез ул Виктор Шәрәфетдиновның улы булыр, димәк. Эльба апа белән ике бала үстергәннәр. Хәзер онык тәрбиялиләр. 
Сез бик күп гастрольләрдә булгансыз. Кайсылары истә калды?
– Чынлап та бик күп чит илләрдә булырга туры килде. Без Бөтенрусия эстрада конкурсларында катнашып тордык. Шуннан Русия мәдәният министрлыгында сайлап алып, Социалистик мәдәниятебезне дөньяга таратыр өчен махсус төркемнәр оештыралар иде. Польша, Чехословакия, Германия, Финляндиядә булдык. Ринат Ибраһимов төркеме белән баргач, Финляндия татарлары белән махсус очрашып, татар телендә бер концерт та куйдык. Пакистанда булдык. Анда ил җитәкчесе генерал Мөхәммәт Зыя Урфак концертыбызга үзе килде, сәхнәгә чыгып, котлады, фотоларыбыз да бар: барыбыз да тезелеп аның янында басып торабыз. Аннан Африка илләрендә, Италиядә булдык. Ул чакта чит илгә бару Совет кешесенә гаҗәп хәл. 
– Аерым биючеләрне сәхнәдә сирәк күрәбез.
– Гаҗәпләнәм, биюсез нинди концерт инде ул?! Җыр гына түгел, анда бүтән жанрлар да булырга тиеш.
– Сез 25нче декабрьдә генә 70 яшен тутырган кешегә охшамаган...
– Көнем иртәнге физзарядка белән башалана. Үз системам бар. Физкультурниклар ясый торган гадәти күнегүләр дә, пантомимоларымнан алынган хәрәкәтләр дә керә анда. 
Ә туклану гадәти. Артык күп тә ашамыйм, аз да түгел. Нәзегрәк булуым нәселдән килә торгандыр. 
– Равил абый да сөбханналаһ бит.
– Әйе, безнең нәсел шундый. 
«Тәртип» тыңлаучылары ВАТСАПтан:
– Бүгенге җырчылар концертларын үзләре алып бара. Тамашачыны көлдерәм дип, ни туры килә шуны сөйлиләр. Конферансьелы концертны мин бер генә тапкыр күрдем. Рафис исемле конферансье Тукай әсәрләрен укыды. Рәхәтләнеп утырдык. Хәзер артистларга теләсә-ни сөйләмәгез, дип әйтүче юкмы икән соң?
– Сәхнәдән яшь артистларны күрү сөендерә. Әмма күбесе, кулыннан килеп бетмәсә дә, шыгырь дә укый, сөйли. Юморлары билдән түбән булып колакны ерта... 
– Бу тәрбия, белем, хәзерлек дәрәҗәсеннән килә торгандыр. Сәнгать, әдәбият белән кызыксыну җитми. Мәгънәлерәк әсәрләр эзләргә кирәк, вакланмаска, җитдирәк карарга кирәк үз хезмәтеңә. Сәхнәгә чыгып баскан артист ул үрнәк бит. 
Элек Совет заманындагы команда-административ идарәдән көләләр. Әмма аның яхшы ягы да бар. Мәсәлән, филармониядә сәнгать советы эшләде. Гастрольләр алдыннан һәр программаны карап чыгалар, кисәтүләр, үзгәртүләр кертергә киңәшләр була иде. Сәхнәдә ни буласына контроль булды. Бу яхшы әйбер. Иләк иде ул. Хәзер дә шундыйрак контроль кирәктер.
Әңгәмәдәшләр Ләйлә ЯЛАЛОВА, Илфак ХАФИЗОВ

Комментарии