- 06.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Язмыш кочагында
Яратышып өйләнештек бугай инде без. Танышуыбыз турында, бик искитмәле романтик булды, дип әйтә алмыйм. Дустымның туган көнендә очраштык та, бергә биедек һәм акрынлап дуслашып киттек. Дөресрәге, инциативаны ул күрсәтте бугай. Яратышып өйләнештек, дигәч тә, мин ул мәхәббәт булганмы, әйтә алмыйм. Әмма мин Лилияне тормыш итәр өчен иң лаеклы кандидат дип таптым. Башкалар белән андый хис булмаган иде. Ул шат күңелле, хисле, ярдәмчел, кайгыртучан. Хәзер дә шулай үзе. Инде менә унике ел яшибез. Ике улыбыз бар. Хатыным, әйткәнемчә, бик яхшы кеше, ләкин аның белән яшәү каторга белән бер – зур сынау. Характеры бик авыр. Юктан гына кызып китә, юк-барга бәйләнә, вакчыл. Тегесе ошамый, монысы ошамый. Балаларга да гел җикеренеп тора. Ул җән-җалсыз тора да алмый бугай инде. Тавыш чыгарыр алдыннан бәргәләнә башлый, кая барып бәрелергә белми аптырый. Бу мине дә чыгырымнан чыгара, билгеле. Менә шунда инде ул ташый... Кайнап, тузынганнан соң, алсуланып, кәефәнеп кала сыман әле ул. Ә мин хәлсезләнәм, җеп өзәрлек тә халем калмый. Һәр истерика тамашасыннан соң шулай. Ул вампир, мөгаен. Мин аның белән бәхәсләшеп тә тормыйм, чөнки файдасыз, минем хәлем дә юк инде моңа.
Безнең белән аралашучы дуслар да калмады диярлек. Кем инде истерикалы кеше белән аралашырга теләсен?! Алар миңа зарлана, әйтерсең, мин нидер үзгәртә алам... Мин түзәм дә бит, балалар бар ич. Шундый кайнаган чагында да, тыныч чагында да аңлатып карыйм, аңлаган кебек була кайчак. Ләкин күпчелек очракта гафу үтенү дә юк, без гаепле булып калабыз. Янәсе, тәртипсезләр, җыйнаксызлар, артыбыздан аңа җыеп, чистартып йөрергә кирәк. Аның турында бөтенләй уйлаучы юк...
Мин начар ир түгелмен: аракы, тәмәке белән мавыкмыйм. Өйдә дә булышам. Акчаны да табам. Эшем бик җаваплы. Ләкин өйдә дә ял юк. Балаларны да тәртипсез, шук, димәс идем. Алар күбрәк миңа елыша, минем янымда булырга тырышалар. Бу да хатынымны чыгырыннан чыгара. Ул юа, юындыра, ашата, ә алар аны әнигә дә санамыйлар...
Психологларга барып карыйк, синең сәламәтлегең белән проблемалар бар бугай, болай ярамый, дип тә карыйм. Әмма аңлау юк. Мине псих димәкче буласыңмы, дип тагын җән-җал чыгара. Янәсе, мин аны җүләргә чыгармакчы булам икән... Аны психбольницага урнаштырып, башкага өйләнеп, рәхәтләнеп яшәр идем. Миңа балаларым да кирәк түгел икән...
Аларның нәселендә акыл белән бәйле чирле кешеләр бар. Әтисе психик авыру, агрессив, үзен үзе белештерми, бикләп, аерым тәрбия кылалар. Мин борчылам, хатыным да аңа охшамаганмы икән? Әтисен ул үзе үк, бик холыксыз, юкка-барга тавыш чыгаручы, өстәвенә аракы белән мавыккан кеше, дип тасвирлый. Балачагында хәйран кыеннар ашарга туры килгән аларга. Эчеп кайтып бөтен өйне туздыра торган булган.
Нишләргә дә белмим. Аңлатып булмый. Кодрәтемнән килсә, мин өйләнгәндә психотерапевтлардан сәламәтлек турында белешмә дә таптырыр идем. Шоферлар үтә бит шундый тикшерүне. Бу гына түгел, нәсел-нәсәбендә булган авыруларны да исәпкә алдыртыр идем. Бу бит сәламәт балалар тәрбияләр өчен дә мөһим. Элек юкка гына, кызны әнисенә карап коч, димәгәннәр. Элек бит балаларын әти-әниләр ярәштергән. Алар инде нәселне тикшереп, яхшысы белән генә туганлашкан.
Мин алдагы тормышымнан куркам. Балаларның киләчәге нинди булыр?! Аларның да психикасы инде үзгәреп бара. Ике малай үстерәбез. Үзара бик еш чәкәләшә башладылар. Шулай ук тиз кызалар. Олысы мәктәпкә йөри, кечесе әле бакчада. Тәрбиячеләре, укытучылары да зарлана: бик тиз кызып китәләр, кисәткәнне, тәнкыйтьләгәнне яратмыйлар, кыяфәтләрендә протест, ризасызлык бәреп тора. Тыныч, сабыр булырга өйрәтегез. Күбрәк яхшылык турында сөйләшегез, бергә булыгыз, китаплар укыгыз, бергәләп күңел ачыгыз, уйнагыз, диләр. Юкса, яшьтәшләре белән дә аралашулары кыенрак. Тормышта авыр булыр үзләренә, диләр.
Аңлыйм да бит барысын да. Әйтеп булмый, әниләре аларның истеричка, дип. Әле балалык белән җән-җаллардан соң бик тиз суыналар. Башта орыша, аннан берни булмагандай бөтерелә башлый яннарында. Кызмаганда әниләре бик әйбәт бит аларның. Ләкин юктан гына да кабынып китәргә мөмкин инде. Бар булган ихтирамны, яратуны шулай юа да төшерә. Мин хатыным кебек тиз үткәреп җибәрә алмыйм шул. Гомумән, талашу, ызгышу минеке түгел.
Эшендә дә уртак тел таба алмый. Инде әллә ничә эш алыштырырга мәҗбүр булды. Имеш, бар да ялганчы, хөрәсән. Ул гына чын хезмәткәр, ул гына булдыклы. Шунлыктан аннан көнләшәләр. Минем аңлатуларым бушка гына. Юкса, бер, ике, өч кеше белән уртак тел таба алмаска мөмкинсең, ә тулы бер коллектив читкәрә икән, гаепне үзеңнән эзлисе бит. Моны аңларлык түгел ул. Кыскасы, мин әлегә балалар өчен генә түзәм. Чынлап та юридик юлларны эшкә җигеп, балаларны да, үземне дә тынычлыкта калдыру өчен чарасын күрә алам инде. Хатыным да кызганыч. Аннан ул бөтенләй хастага әйләнәчәк бит. Акылдан шашар.
Беркөнне «Безнең гәҗит»тәме, башка газетаданмы бер мәзәк укыдым. Бәйләнчек хатыныннан туйган ир кызык итә үзен. Кибеттән кадак сатып ала да, хатынына кайнатырга куша. Шулай иткәндә ул мәңгелек була, бер дә күгәрми, чыдам була, дип аңлата. Хатын саранрак та икән әле, бик рәхәтләнеп эшкә керешә. Ир чыга да «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырата, аңлата: өйгә керергә дә куркам, кадак кайнатып ята, ди. Бригада килеп җитә. Күрәләр. Дөрес. Хатынны өстерәп, ай-ваена да карамый алып чыгып китәләр. 15 көннән кайткач, бәйләнчеклектән җилләр искән, ыспай, ягымлы хәләл җефеткә әйләнгән. Әлбәттә бу инде юмор гынадыр. Мин инде үзем дә әллә ниләр уйлап бетердем. Нишләргә икәнен белмим генә... Әмма җән-җаллы тормыштан туйдым. Тыныч вакытында аннан да яхшы кеше юк бит. Тик аз гына җән-җал – ул албастыга әверелә. Тынычлангач, сырпалана, Ширбәт ае башлана. Кирәкме миңа мондый графиклы бәхет?! Арыдым, балаларым хакына гына түзәм. Әлегә.
Р. Казан
Комментарии