Татар иҗтимагый үзәкләре бүген ни хәлдә?

Егерменче гасыр ахырында беркемнең төшенә дә кереп карамаган зур вакыйга Җир шарын селкетте – иң куәтле, иң зур ил – Советлар Союзы таркалды. Бу вакыйганы кайгырып та, сөенеп тә каршы алучылар булды. Кемдер коммунистлар партиясе астында яшәүдән котылабыз дип сөенде, кемдер – гадел җәмгыять төзү хыялы белән яшәүчеләр – хафага калды. Калырсың да, илең белән билгесезлек каршында торып калсаң… Чөнки матур тормыш, өметләр хакына халык, бигрәк тә татарлар, күп михнәтләр, түбәнчелекләр кичерсә дә, түзеп яшәде.

Бу урында шуны да әйтми булмый, Советлар Союзында белем алуда, сәламәтлек саклауда, хезмәт белән тәэмин ителүдә һәм кайбер социаль өлкәләрдә тигез хокуклылык тәэмин ителде. Эшсезлек юк иде, гомуми урта белем алу бурычы куелды, социаль гарантияләр булдырылды. Әмма шулай да халыкта канәгатьсезлек хисе бетмәде. Вәгъдә ителгән тормыш җиңеллекләре тәэмин ителмәде, туклану-сәнәгать товарларына талон системасы кала бирде.

Илнең гаять зур табигый байлыклары, фән һәм сәнәгать казанышлары башлыча көч структураларын көчәйтүгә, дөнья социализмы блогы булдыруга һәм аны ныгытуга сарыф ителде.

Агитация һәм пропаганда чаралары аша халык ялган тәэсирендә яшәде.

Иң мөһиме – халыклар тигезлеге булмады. Милләт урынына совет халкы гына калырга тиеш иде. Хәтта күренекле әдипләр дә «Рус түгел мин, ләкин Россиян мин» дип, горурланып яздылар. Шушы сәясәтнең нәтиҗәсе: милли телдә эшләүче бакчалар, милли телдә укытучы мәктәпләр, югары уку йортлары турында сүз дә булырга мөмкин түгел – бар идеме?..

Союз таралуга, Русиядә яшәүче рус булмаган халыклар үзләренең хокукларын яклау максатыннан төрле сәяси партияләр, оешмалар булдыра башлады. Исегездәдер, беренчеләрдән булып Балтыйк буе илләрендә «Халык фронты» дип аталган иҗтимагый үзәкләр барлыкка килде.

Бу уңайдан татар халкы да читтә калмады. Татар милләте дә уянды. Татар халкының милләте, аның киләчәге өчен борчылып, янып йөргән асыл ул-кызлары көрәшкә күтәрелде.

Безнең шәһәребезнең зыялылары да – Рахмай Хисмәтуллин, Азат Зыятдинов, Шәмси Закиров кебек шәхесләребез зур рухи күтәренкелек белән Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәге – ТИҮ оештыру эшенә керештеләр. 1989нчы елның гыйнвар аенда бу оешма рәсмиләштерелде.

Татар иҗтимагый үзәгенең бурычлары булып Татарстан автономияле республикасын союздаш дәрәҗәсенә күтәрү, татарларны милли изүдән азат итү, татар телен әйләнешкә кертү, республикада татар мохитен торгызуда даими эш алып бару иде.

Иҗтимагый үзәк әгъзалары шушы бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар белән элемтәгә кереп, җәмәгать фикерен өйрәнде. Билгеле, ата-аналарның татар теленә карата тискәре карашта торучылары да очрады. Шуңа да карамастан, ике татар гимназиясе, татар балалар бакчалары, татар музыка мәктәбе, 5нче татар мәктәбе булдырылды.

Татар халкының милли үзаңын уяту ниятеннән митинглар уздырдык, өйдән-өйгә йөреп халык арасында аңлату эшләре алып бардык. Кайнар әңгәмәләр, тәэсирле чыгышлар гына түгел, Түбән Камада һәм Казанда милли ирек даулап ач торулар да булды. Кызганыч, бу чын күңелдән башкарган гамәлләр халкыбызның үзаңын үстерүдә әле уңай нәтиҗәгә китерә алмады. Шуңа да карамастан, оешмабыз шактый мөһим нәтиҗәләргә иреште, дип, горурланып әйтә алабыз. Сайлауларда актив катнашып, Шәһәр Советына, Татарстан Югары Советына, Русия Югары Советына үз депутатларыбызны уздыруга ирештек. Татарстан республикасының мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүдә, Татарстанның яңа Конституциясен раслауда, Телләр турында Закон кабул итүдә безнең дә өлешебез бар!

Бүгенге көндә тулы куәтенә эшләп килгән Аксакаллар Шурасының да чишмә башы – Татар иҗтимагый үзәге. Совет чорында онытылган, инде тулысынча гамәлдән чыккан, ә төрки халыклар тормышында зур әһәмияткә ия булган тәүге Аксакаллар Шурасы 1989нчы елның маенда оешты. Бу эшне ТИҮ идарәсе хакимияткә Шураның кирәклеген аңлатудан, аннан рөхсәт алудан башлап, җыен җыю, Шура әгъзалары сайлау, эш юнәлешен билгеләүне үз өстенә алды. 22нче майда Музыка училищесында уздырылган шәһәр халкы җыенында Шурага 11 кеше сайланды.

ТИҮ оешкан көннән алып, бүгенгә кадәр башкарган эшләрне бу мәкаләдә генә санап чыгу мөмкин эш түгел. Тик шулай да берничәсен искә алмый ярамас. Әйтик: күрше Чаллы шәһәренең ТИҮ белән тыгыз аралашу, шәһәребезнең Татар хатын-кызлары оешмасы белән элемтәдә тору, татар яшьләре мәнфәгатьләрен кайгырту…

Алдан әйткәнемчә, безнең эшчәнлек – татарлыкны торгызу, милли үзаң үстерү. Милләтче булу җиңел эш түгел. Аны төрле кыенлыклар сагалый. Шөкер, милли рухы көчле булган куркусыз милләтпәрвәрләребез булганда татар яшәр. Ә бүгенге яшь буын арасында бармы андый кыю ирләребез, кызларыбыз?..

Әнвәр ХӘСӘНОВ,

Химия фәннәре кандидаты, Түбән Кама Аксакаллар Шурасы һәм Бөтендөнья Татар Конгрессы бүлеге әгъзасы.

Түбән Кама шәһәре

Комментарии