- 01.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Немецларга сатылган бәндәләр« (19 май, 2010 ел) дип исемләнгән күләмле язмам инде күптән басылган булса да, бүген кабат шуңа әйләнеп кайтырга булдым. Ул язмада якташыбыз Габделбәр Ситдыйковның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып та, бу дәрәҗәгә ирешә алмавы турында сүз бара. Мәкалә аның улы Мирхафизан Ситдыйков сөйләгән сүзләргә һәм видеотасма язмасына таянып язылды. Газетада басылгач, Габделбәр Ситдыйковның уллары, хатыны һәм башка туганнары кайбер мәгълүматларның дөрес булмавы турында дәгъва белдерде. Шуннан соң, Куштирәк авылына барып (Башкортстанның Бакалы районы), аның туганнары белән кабат сөйләшергә мәҗбүр булдым.
Инде хәзер, вакыйгаларның төбенә төшкәч, кайбер вакыйгаларга ачыклык кертәм. Чыннан да, Г.Ситдыйков Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, ләкин аны объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында ала алмаган. Бу бүләкне алмый калуында аның хатыны Ситдыйкова Фархуриның бер гаебе дә юк. Мирхафизан боларны сөйләгән чакта үз әнисен дә бары тик исеме белән генә атавына игътибар иткән идем. Ул әнисе турында бик күп начарлыклар да яздырды, тик аларны язган чакта ул әлеге фактларга ышанасым килмәгән иде. Фархуриның башка туганнары һәм күршеләре дә әлеге пычрак сүзләрнең дөрес булмавын раслый. Бу конфликт бары тик туганнарның дус-тату булмавы, бер-берсен кимсетеп күрсәтергә теләве аркасында килеп чыккан. Ничек кенә булмасын, әлеге язманың тарихи кыйммәте югалмый һәм татар кешесенең сугыштагы батырлыклары, аларның тиешенчә бәяләнмәве инкарь ителә алмый торган факт булып кала.
Мирхафизан Ситдыйков үз туганнары белән аңлашса һәм алардан гафу үтенсә, бик яхшы булыр иде.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Комментарии