«Укытучылар – суд залында» (11 апрель, 2012 ел) Һәм «Укытучылар суд залында – 2» (16 май, 2012 ел) язмаларына кайтавазлар

«Укытучылар – суд залында» (11 апрель, 2012 ел) Һәм «Укытучылар суд залында – 2» (16 май, 2012 ел) язмаларына кайтавазлар


АЛЛАҺЫ САБЫРЛЫК БИРСЕН, ФӘНИЯ!

Бу мәкаләне укыгач, йөрәгем сискәнеп куйды. Укытучыларның хезмәте иң авыр хезмәтләрнең берсе. Алар өстендә кеше язмышы, язмышы.
Имеш суккач, бала өенә кайта алган да, биш көннән соң гына бары да ачыкланган. Әкият бит бу. Бәлки белән баланың әнисе арасында электән үк берәр нәрсә булгандыр һәм бәхетсезлеккә каршы баланың имгәнүе үч алуга сәбәп булгандыр. Ә табибларның сыну булган, булмаган дип бәхәсләшүе дә уйландыра. Хәзерге заманда акчаң, танышларың булса, кешене батыру җиңел бит. Ә укытучыда акча дигәне санаулы гына шул.Аллаһы Тәгалә үзе ярдәменнән ташламасын. Бары Ул гына гадел хөкемдар.
Кара тавык чебиләре,
Кара булмый ак була.
Кемнең кулында акча күп,
Шуның сүзе хак була.
Сезгә сабырлык теләп, Динә апагыз КАМАЛЕТДИНОВА.
Буа районы, Иске Суыксу авылы.

СЕЗ ИҢ САБЫР КЕШЕ ИКӘНСЕЗ!

Бу мәкаләне укыгач бик озак уйланып йөрдем. Башка сыймаслык хәл бит бу? Ничек инде укытучы кеше йөзләгән кеше алдында, камералар эшләп торган залда бер таякчыкны алырга иелгән балага умырткасы сынарлык итеп суга алсын. Тәртипсезләнеп утырган балага җиңелчә генә төртеп алуын да аңларга булыр иде әле.
Кичә оныгымның сыйныфына ияреп табигать кочагына экскурсиягә бардым. Ничек арып кайтканымны белсәгез. Укытучыларның сабырлыгына, түземлелегенә таң калдым.Шулкадәр сансыз балалар бар. Шуларны сабыр гына тынычландыра бит укытучы апалары. Дөресен әйтергә кирәк, өйдәге 1-2 баланың шаяруына да сабыр савытларыбыз тулып, «чәпеп» алырга күп сорамыйбыз.
Хәлимә ГӘЛӘҮТДИНОВА.
Казан шәһәре.

УКЫТУЧЫ – КУРКЫНЫЧ ҺӨНӘР ИЯСЕ

Хәзерге мәгълүмат чараларында укытучының дәрәҗәсен төшерүче язмалар күбәйде. Чыннан да, укытучы һөнәре куркыныч һөнәргә әйләнеп бара. Бүгенге көндә мәктәпләрдә үзләре тиешле тәрбия алмаган әти-әниләрнең балалары укый. Әти-әнисе тәмәке тарткан, аракы эчкән баладан ни көтәсең? Балалар «юк, ярамый» дигәнне аңламый. Болай барса алар укытучыларны тотып кыйнарга да күп сорамаслар.
Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.
Казан шәһәре.

Комментарии