- 01.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №38 (27 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Әгәр Русия тарихын игътибар белән барласак, бигрәк тә соңгы гасырныкын, илебезнең тотрыксыз халәткә, текә борылышларга бик еш таруын аңларбыз. Татарстан да әлеге матавыкларда, аның бер өлеше буларак, актив катнашты. Хәтерләүчеләр бардыр әле, Әбрар ага Кәримуллин әллә шаяртып, әллә ихластан, татар халкын Русия арбасындагы дегет чиләгенә тиңләгән иде. Шөкер, арбаны яхшы майлыйбыздыр, әлегә безне ташлап калдыру исәбе кергән вазыйфаи затлар күренми Мәскәүдә. Үзебез дә, артык чыгымчыласак ни буласын тоеп, вәзгыятькә яраклашкан хәлдә тырышып эшләп һәм яшәп яткан көнебез. Барлыгыбызны белдерү өчен, дугадагы кыңгырау кебек сирәк кенә чылтырап та алабыз кайвакыт. Әйтелгән әверелешләрдә ихтыяри-мәҗбүри катнашкан Татарстаныбыз, 90нчы еллардагысыннан файдаланып калу исәбе белән башлаган үзенең күтәрелеш чорын кичереп, инде тынычланды. Шәт «чебешләрне» санау вакыты җиткәндер. Кемнәрдер тарафыннан бу гамәл инде башкарылгандыр, бәлки. Аңа карамастан, Конституция биргән хокукымнан файдаланып, әлеге чорның нәтиҗәләренә үземчә анализ ясап карамакчы булам.
Барлык мәгълүмәт чаралары аша даими кабатланып торган икътисад өлкәсендәге казанышларыбызга кагылмыйча, игътибарымны милли-мәдәни тарафка юнәлтермен. Инде күптән Республикабыз аңлап булмый торган парадокс халәтендә яшәгән кебек тоела миңа. Икътисади яктан үсешен уңышлы дәвам итүенә карамастан, үз Республикасын барлыкка китергән, башка төбәкләрдә дә тир түгеп хезмәт итүче татар халкы бүген милли төшенкелек чоры кичерә. Шәт килешерсез, мантыйкка сыя торган хәл түгел бу. Шуларны уйлагач:
«Нигә кирәк ТАИФлары,
Зиннәтле корылмалар.
Әгәр Корбанга чаласы
Тәкә булганда татар», – диясем килә.
Мондый очракларда гаеплене җитәкчеләр арасыннан табып, бөтен уңышсызлыкларны аның өстенә өю гадәте бар халыкта. Әмма безгә бу гади алымны читкә куеп, вәзгыятькә тирәнрәк кереп анализ ясау кирәк, минемчә.
Туксанынчы елларда Татарстанның статусын күтәрү буенча башланган эш, суверенлык алу дәрәҗәсенә җитеп, милли күтәрелешкә әверелде, референдум үткәрелде, Русия белән ике арада килешү төзелде. Пыскып яткан диннәр җәмәгатьчелектә үз урынын алды. Бу эшләргә күпме көч сарыф ителде җитәкчеләребез һәм милли каһарманнарыбыз тарафыннан. Болар хакында аксакалыбыз Индус ага Таһиров бик калын китап язып тарих хозурына тапшырды инде. Бүгенге тормышта әлеге киеренке эшчәнлек нәтиҗәсендә ирешелгәннәрне акрынлап җуя бару ил агаларыбызның йөрәкләрен сулкылдатмый калмыйдыр билгеле. Шуңа карамастан, халкыбызга таянган хәлдә, Русия ныгысын, чын федерализм булачак, дип эшли алар. Шуны истә тотып, каты орынмыйк җитәкчеләребезгә! Халкыбыз хәтерендә зур бер тарихи киртек булып эзе калачак ул дәртле, гаярь чорның. Әгәр татар үзен җуймаса, киләчәктә булса да җимешләрен бирми калмас әлеге тырышлыклар, иншаллаһ.
Милли күтәрелеш чорының милли төшенкелек белән алышынып, татарларның сан ягыннан азая баруын, үз мәгариф системасыннан колак кагуны, татар классларына балалар туплый алмауны өметсезлек упкынына таба баруыбызга дәлил буларак танырга туры килә. Хәлебезнең авырлыгын катнаш никахларның артуы, гаиләләр таркалу, балалар аз туу турындагы саннар белән дә расларга булыр иде. Бихисап татар ата-ананың үз теленнән, мәдәниятеннән, тарихыннан ваз кичүгә йөз тоткан балалар үстерүләре милли фаҗига түгелмени ?
Мәскәү хакимиятенең бу юнәлештә үз сәясәте булуын чамалап була, әлбәттә. Аны шәрехләп торудан файда юк. Ә зыян булуы бик ихтимал. Сәяси шартлар уңайсыз булса да, мондый ук түбәнлеккә төшмәскә була иде, минемчә. Әгәр бюджет оешмалары белән берлектә җирле хакимиятләр яклавына һәм ярдәменә ышыкланган актив кешеләр җитәкләгән җәмәгать оешмалары халык арасында даими рәвештә аңлату эшләре алып барган булса.
Горбачев чорында чыккан анекдот бүгенге вәзгыятькә дә туры килә. Бер гади кешедән сораганнар:
– Үзгәртеп корулар ничек бара?
Ә ул:
– Тайга эчендәге кебек, агач очлары шаулый, аста тынлык, – дип җавап биргән.
Ул вакытта халыкка таянып эшләмәү сәбәпле СССРны югалткан идек. Хәзер дә шуңа охшаш хәл туып килә бездә. Башта Республиканы, аннары татарны җуярбыз. Колак каккан казанышларыбыз болай да бихисап, боларын инде кире кайтарып булмаячак. Индус аганың бер телетапшыруда: «Дәүләтле булырыбызга шигем юк, аңарчы халкыбызны саклап кала алырбызмы?» – дигәне әле дә колагымда яңгырап тора. Язганым төгәл булмаса, алдан ук аннан гафу үтенәм.
Республика дәрәҗәсендә хакимият ихтыяры белән оештырылган, татар халкына хезмәт итәргә тиешле бик күп җәмәгать оешмалары бар. Сабантуйларны әйткән дә юк, Казанда һәм башка шәһәрләрдә нинди генә форумнар, конференцияләр, конкурслар үткәрелми алар тарафыннан. Өлкәләрдә дә татар оешмалары эшләп тора. ТНВ каналыннан күбесе укага төрелгән булса да, татар рухына туры килә торган тапшырулар даими алып барыла. Боларга бюджет хисабыннан күп миллионлаган сум акчалар сарыф ителә. Әмма аларның авыллардагы, район үзәкләрендәге филиаллары тиешенчә эшләмәгәч, Республика дәрәҗәсендәге оешмаларның эш нәтиҗәсе «ташка үлчим» булып кала. Әгәр районнарда Бердәм Русия партиясенең, Татар конгрессының, Ветераннар советының, профсоюзның, Яшьләр оешмаларының һәм башкаларының башлангыч оешмалары түгәрәк өстәлләр артында милләтебезгә кагылышлы проблемаларны өйрәнсә, халык арасында анкета сораштырулары ярдәмендә сәбәпләрен ачыклап, мөмкин булган эшләр майтарса, иманым камил, без бу көнгә калмый идек. Агач тамыры булмаса үсми, ә башлангыч оешмалары булмаса яки эшләмәсә, Казандагы зур оешманың эше суга сәнәк белән язуга тиң. Шулар турында уйлангач, әллә халык кирәгеннән артык активлашса, милләтчелек азу ярыр дип куркамы өстәгеләр, дигән көфер уйлар да килә башка. Мөгаен, матур саннарны, төрле репортажларны һәм фотоларны колачлаган отчетлар тынычландырадыр югарыдагы абзыйларны, вәзгыять уңай якка үзгәрми калмас иде. Совет чорында астагылар сырлаган ялган барлык югары дәрәҗәдәгеләрне дә канәгатьләндерә, дигән әйтем бүген дә тантана итсә, бик аяныч. Ә бит район җирлекләрендә файдаланылмый ята торган никадәр потенциал – резерв бар. Дистә меңләгән пенсионерлар, шуның эченнән югары махсус белемгә ия меңәрләгән укытучылар, табиблар, агрономнар, инженерлар, юристлар һәм башкалары бар. Шигем юк, эзләгәндә, алар арасыннан бүгенге вәзгыятькә эче пошкан йөзләгән актив, битараф булмаган әйдаман сыйфатлы кешеләрне табып булыр иде. Өмет уты кабызып, алардан файдалана гына белергә кирәк. Бу резервны эшкә кузгату өчен район хакимиятләренең бу эшкә җаваплы итеп милли җанлы, халык алдында абруе булган бер урынбасарын кую да җитә югыйсә. Ул үз чиратында җәмәгатьчелекнең һәм бюджетка караган оешмаларның; мәгарифнең, мәктәпләрнең, китапханәләрнең, клубларның, музейларның, мәчетләрнең һ.б. эшен, милләт ихтыяҗларына хезмәт итүен күзәтеп кенә калмыйча, ярдәм дә итәр иде.
Шундый мөмкинлекләр булып, халкыбызның мөшкел хәлдә калуын аңлаган шәхесләр, бюрократларның «тихий саботажы» бу, дип әйтүе бик ихтимал, Аллаһ сакласын!
Буыннар чылбырын ныгыту кирәклеге турында ара-тирә язмалар күренгәләп тора. Шәҗәрәләр төзү кампаниясе башланып китү мактауга лаек чараларның берсе. Дәүләт әһелләренең күп еллар үз белгечлеге буенча эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларның күпъеллык тәҗрибәсеннән файдалана белмәве дә мине шаккаттыра. Ярый инде кайберләре, тормыш дәрәҗәм кыйтыланыр дип куркып, сәламәтлеге булса, эшләргә тырыша. Сирәк очракта, үз урыныңа хәзерлә, дип, яшь белгечкә беркетеп куялар. Минем кебекләре, профессиям буенча белгәннәрем әрәм булмасын, яшьләр файдалансын дип, көндәлекләренә таянып китап бастырып чыгара. Югыйсә, өлкәннәр үзләре туплаган тәҗрибәне яшьләргә бирергә атлыгып тора бит, чөнки шуннан алар үзләренә рухи канәгатьлек ала. Үзенең балаларына, җәмгыятькә, эшләп чыккан коллективына кирәклеген тоеп яшәү аларга дәрт бирә, гомерләрен озайта. Әгәр оешмаларда ветераннар советлары оештырылмау сәбәпле алар коллектив тормышыннан читләштерелсә, анда да буыннар чылбыры өзелә. Нәтиҗәдә, оешмада үзенә йомылган, җәмәгатьчелектән яшеренгән, җитәкче тудырган шартлы кануннар, «круговая порука» нигезендә яшәүче коллектив барлыкка килүе ихтимал.
Миңа 2004нче елда Польшага барып нәселле дуңгызлар алып кайтырга туры килде. Карантин узган вакытта андагы ветеринария хезмәте ничек оештырылуы белән дә кызыксындым. Бу хакта язмаларым да басылып чыкты. Бәян ителә торган темага кагылышлы өзек тәкъдим итәм китабымнан.
«Мал табибларын Ветеринарлар корпорациясе берләштерә. Башында үзләре сайлап куйган идарәчеләр тора. Райондагысын өч кешедән торган шура җитәкли. Аның составына кертелсә дә, рәисе баш ветеринария инспекторы түгел. Шура взнос җыя, мал табибларына лицензия бирә яки кире ала, матди ярдәм күрсәтә, килеп чыккан низагларны көйли. Кирәк булса, хокук, административ органнар һәм кулланучылар белән мал табиблары арасындагы мөнәсәбәтләрдә арадашчы яки эксперт хезмәтен үти. Корпорация воеводствода һәм ил күләмендә чыга торган ветеринария журналларын да финанслый». Моңа өстәп, әйе бездә дә республика дәрәҗәсендәге Ветеринарлар берлеге бар, әмма мин эшләгәндә районнардагысы юк иде, дип әйтә алам. Мөгаен, хәзер дә юктыр. Мин бу мисалны бездәге вәзгыять белән чагыштырып, кем дә булса кайсы тармакка кагылышлы булса да үрнәк алсын өчен китердем.
Мәкаләмне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Күп кимчелекләре булуга карамастан, КПСС заманында җәмәгать оешмаларыннан ясалмалык исе аңкып торса да, алар бар иде. Партия аппараты алар белән даими рәвештә шөгыльләнде. Партия, комсомол, профсоюз һәм башкалары үткәрә торган җыелышларда үз фикереңне әйтү, кирәк булса чамасын белеп тәнкыйтьләүләр дә булмый калмады. Халык үзенең барлыгын, дәүләт өчен кирәк икәнен тоеп яшәде. Коллективизм рухы сакланып, хәзерге кебек «атомлашырга» ирек бирелмәде халыкка. Гади кеше урынсызга җитәкче золымына тарыса, партиядән, җәмәгать оешмасыннан яклау эзләде. Бер яшь кешенең: «Элеккеге системада гади кешегә хөрмәт күбрәк булган икән», – дигәне хәтердә калган иде. Уйланып йөри торгач, килештем аның фикере белән. Чыннан да, җитәкчеләр тезгендә тотылып, алып узуларына юл куелмаска тырышылды ул заманда. Җәмәгать оешмасы буларак, иптәшләр судлары тәрбияви йогынты ясап, күп кешеләрне суд юлларында йөрүдән саклап калды.
Язмамны, әгәр җәмәгать оешмаларын үз эченә алган гражданнар җәмгыяте, аның үзенә көндәш икәнен аңлаган хакимият белән халыкны тоташтыручы күпер буларак тулы куәтенә эшләсә, бик күп проблемалар уңай хәл ителер иде, дип төгәллисем килә.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии