- 02.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстанның иң зур мәчете булырга тиешле Җәмигъ мәчетенең төзелеше тукталып калды, Чаллы халкы мәчет төзелүенә өметен өзеп бара. Без Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) активистлары ошбу хәлләргә борчылып, җөмһүриятебез халкына мөрәҗәгать белән чыгарга булдык, безнең сүзләребез аеруча шәһәрдәшләребезгә кагыла. Яр Чаллы шәһәр үзәгендә, хакимият бинасы янында мәчет төзелеше өчен урын бирелгәнгә 20 ел тирәсе үтте. Аллаһы йортын төзү эшләрен заманында татар милли азатлык хәрәкәте башлап җибәргән булса, ә хәзерге чорда мөхтәсибәт, шәһәр җитәкчеләре, сәнәгать оешмалары бу изге эшкә алынды. Аларның барчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Җәмигъ мәчете, шәһәр үзәге архитектурасын тулыландырып торырлык дүрт манаралы гаҗәеп матур бина булып, Аллаһ йортында берьюлы 3200 кешеле урын һәм шуның 500е хатын-кызлар өчен дә булачак, дип көтелә. Янында 200 кешеле мәдрәсә, хәләл кафе, хәләл продукция белән сату итә торган кибет дә төзелергә тиеш. Мәчет янында, бәйрәм чараларында, 15-20 мең кешегә исәпләнгән мәйдан да булачак.
Аллаһы боерса, мәчетебезне төзи алсак, ул шәһәребезнең горурлыгын, дәрәҗәсен һәм безнең – татар-мөселман, башка милләт вәкилләренең дә рухын күтәрәчәк.
Хөрмәтле чаллылар! Шәһәребездә яшерен казинолар, фахишәләр өчен төнге клублар, наркоманнар өчен төрле притоннар, спиртлы эчемлекләр, сыра, тәмәке сату өчен супермаркетлар көне-төне эшли. Әле күптән түгел генә Кама елгасы яр буенда «Чаллы Яр» исемендәге шәһәрчек төзи башладылар, шәһәр байлары өчен үтә дә кыйммәтле материаллардан зур-зур коттеджлар, бассейннар, яхталар, яр буенда махсус су керү урыннары, кафелар, рестораннар, бильярд-клублар, теннис мәйданчыклары төзеләчәк. Бу төзелешкә, белгечләр әйтүе буенча, күп миллиардлар китәчәк. «Чаллы Яр» Мәскәүдәге «Рублёвка» шәһәренә тиң булачак, дип фаразлыйлар. Шул ук вакытта шәһәр мәчет төзелешенә акча табалмый. Хәлле бай кешеләребез: «Бездә бит – кризис, хәлебез бик авыр», – ди. Гыйбрәт өчен: мәчет төзелешенә әрмән, урыс, грузин, чуваш милләтеннән ярдәм итүчеләр бар, ә безнең шәһәребезнең 250 мең татары кайсы кыйблага карый?! Җәмәгать! Шәһәребездә 1173 миллионер һәм бер миллиардер яши, бер ел эчендә генә аларның саны 365кә артты. Алар шәһәребезнең әхлакый тормышына ярдәм итәргә тиешме?
Хөрмәтле милләттәшләр! Шәһәребезнең яшьләре спиртлы эчемлекләр, наркотиклар, фахишәлек һәм төрле ярамаган эшләр белән шөгыльләнә. Аның нәтиҗәсендә күпме гарип бала туа, япь-яшь гаиләләр аерылыша, үтереш, СПИД, сифилис, наркомания шәһәребезне басып алды. Котылу юлы бер: Ислам динен кабул итү! Ә бу юлда зур эшләребезнең берсе: Җәмигъ мәчетен төзү.
Җәмигъ мәчетенең төзелешен яклап, 2011нче елның 5нче сентябрендә (дүшәмбе көнне) сәгать 18.00дә Җиңү паркында митинг үткәреләчәк. Милләттәшләр! Без күп, күмәк булып үз сүзебезне әйтсәк, Аллаһы боерса, теләгән эшләребезгә ирешербез. Әмин!
Мөрәҗәгать Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәгенең гомуми шәһәр җыенында кабул ителде. Булачак митингны оештыру буенча теләкләрегезне, тәкъдимнәрегезне телефон аша җиткерә аласыз: 8-906-330-47-73, Рафис Кашапов.

Комментарии