Ялгышкансың бугай, Ленин бабай!

Ялгышкансың бугай, Ленин бабай!

Без синең «Укырга, укырга һәм укырга» дигән девизың белән рухланып, укырга тырыштык. Илгә белемле кешеләр кирәклеген әйткән идең шул. Ә бит кирәкмәгән икән. Менә яңа газеталарны караштырып утырганда, исем китте, 65 процент кешегә югары белем кирәкми икән. 9нчы сыйныфтан соң һөнәри училищеларга гына керергә, диелгән. Киләчәктә республикада 1900 мәктәпнең 550се генә унберьеллык булачак икән, укучылар калса, әлбәттә. Әгәр баланың институтка кереп укыйсы, зур кеше буласы килсә?! Ә бит һөнәри училище тәмамлап, ул институтка керә алмаячак. БДИны уйлап чыгарган кеше шуны күздә тоткан да инде. Гади халыкка, бигрәк тә авыл балаларына урта белем дә, югары белем дә алырга ирек бирмәскә! 9нчы сыйныфны тәмамлап бер «тәмуг» аша үткән балалар бүген авылдан китәргә җыенып йөриләр. 16 яше дә тулмаган балалар. Аларны анда кем көтеп тора? Ә бит алар авылга кире кайтмаячаклар. Балалар – авылның киләчәге, дибез. Ел саен балалар китеп торгач, авылда җыен карт-коры гына калачак бит. Инде хәзер 4нче сыйныфтан ук тагы шул «зәхмәт» имтихан бирергә, җитмәсә инглиз теленнән дә. Аның бит әле авылда яхшы итеп инглиз телен укытучы да юк. Әгәр бала имтиханын бирә алмаса, димәк, 5нчегә күчми. Элек шулай булган, теләсә, 4нче сыйныфтан соң укыган, теләмәсә – юк. Элек гөрләп торган мактаулы мәктәбебез башлангычка гына калмасмы?! Үземнең дә өч оныгым – 8нче сыйныфка, икесе 3нче сыйныфка бара. Мин алар өчен борчылам. Үземнең өч балам да авылда калды, шөкер, начар яшәмибез. Гөрләп торган авылымның шулай бетә баруы күңелне әрнетә. Авылыңда төзек, матур урта мәктәп булып, балаларның читкә китеп барулары бик кызганыч шул.

Без укырга кергәндә, мәктәбебез җидееллык кына иде, бездән өлкәнрәкләр укып бетергән елны сигезьеллык булды. 9нчы сыйныфка кичке мәктәпкә кердек. 21 кеше тәмамлап чыгып, өлгергәнлек аттестатлары алдык. Эштән арып кайтсак та, дәрес калдырмадык. Бик көчле укытучылар укытты безне. Мин үзем университетка керә алдым, Ленин вузына укырга керә алу бик зур горурлык иде шул. Ул вакытта илгә дә, авылга да урта мәктәп тәмамлаган кешеләр кирәк иде. Әгәр тырышып укымасагыз, фермада да эшли алмыйсыз, дип оялталар иде.

Бер хәреф танымаган олыларны да революциядән соң мәҗбүри укытканнар. Димәк, шулай кирәк булган. Завод-фабрикаларда эшләргә дә белемле кешеләр таләп ителгән. Хәзер инде аларның күбесе ябылып та бетте. Халыкны кан елатып, байларны Себергә сөреп төзегән колхозлар да таралды, ташландык фермалар, кешесез авыллар… Инде бу БДИ афәте, күпме сабый үз-үзенә кул салды. Тагын ниләр күрәсе булыр инде, Раббым?! Җитәкче урыннарга да байлык белән үскән, халыкның тормышы белән кызыксынмаган бай малайлары үрмәли, алардан нинди яхшылык көтеп була инде…

Ялгышкансың бугай шул, Ленин бабай, тормышыгыз яхшы булган. Сембер – гомергә бай яшәгән, безнең авылны туендырган шәһәр. Университетны нужасыз гына тәмамлап, яхшы гына эшкә урнаш идең, хәзерге түрәләр кебек, дим. Кеше кайгысы аларга төштән соң гына бит. Гаилә тормышың да яхшы булган булыр иде, әле оныкларың хәзер дә яшәрләр иде. Революциясе дә кирәк булмаган аның, үткәннәр барыбер кире кайтып бара, элеккеге замандагы кебек, бар мөлкәткә байлар хуҗа. Үлгәч тә әйбәтләп күмеп куйган булырлар иде, ташта ятып арыгансың инде, төрмәдәге кебек. Адәм балалары җирдән яралган, шуңа кыямәткә кадәр туфрак булып торырга тиеш.

Бу авыл карчыгы ник мине кайгырта икән, димә инде, Владимир Ильич, васыятеңне үти алмаганга гына борчылам. Син бит гомерең буена халыкны кайгыртып яшәдең, тик син сызган юлдан бара алмадык. Ничек җырлый идек әле:

«Октябрьдә туганнарның

Ленин була бабасы…»

Хәзер октябрьдә туганнар синең оныкларың түгел шул инде…

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии