- 03.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №22 (31 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Әхлак бетсә, ипи дә бетә.
(Адам Смит. Икътисад фәненең «атасы»)
Үз-үзеңне юк итүгә тиң кыргыйлашу, җәмгыятьнең әхлакый таркалуы. Без коточкыч тизлектә кыргыйлаша барган җәмгыятьтә яшибез, ул борыны белән ниндидер бер коточкыч зур әхлаксызлык чоңгылына төшеп бара. Сүзем халыкның гомум массасы турында, күпчелекнең үз-үзен тотышлары турында.
Русия җәмгыятенә карата әйтелгән әлеге үтә шомлы бәяннең авторы Көнбатыштагы дошман да, илебез эчендәге оппозиция дә түгел, ә иң патриотик булган коммунистлар гәҗите «Советская Россия»нең комментаторы Миронов-Тверский. («С.Р. 30.08.14)
Куркыныч әхлакый деградациягә дучар булган Русия бүген күп яклы кризиска бата бара. Икътисад зәгыйфьләнә, бәяләр күтәрелә, хезмәт хакы һәм пенсияләрнең чын бәясе кими, эшсезлек арта, коррупция һәм җинаятьчелек көчәя. Нәкъ А. Смит язганча – әхлак бетсә, ипи дә бетә башлый. Хәзергә татар авылы Русиядә котырынучы афәттән читтә кала алды, дип уйлыйм. Фикеремне республикабызның иң кырыенда урнашкан бәләкәй генә бер авыл мисалында расламакчы булам. Бу авыл шәһәрләрдән, олы юлдан читтә (район үзәгенә 30 чакрым), янында урманнар, зур сулар да юк, туфрагы да әллә ни уңдырышлы түгел. Әмма ул авылның бөек байлыгы бар, ул – авылның югары әхлаклы, зирәк акыллы хезмәт сөючән халкы. Авыл халкы матур, мул тормышта яши.
– Авылыгызда сәдакага мохтаҗ кеше бармы? – дип сорыйм бервакыт Таһир дустан.
– Безнең авылда андый кеше юк, һәркем мул тормышта көн күрә, – дип җавап биргән иде шул чагында инде мәрхүм дустым.
Авылның хәлен белергә теләсәң, аның үткәнен яхшы белгән олылар белән сөйләшергә кирәк. Гомер буе шул авылда яшәгән, инде 90 яшькә җитеп килүче Зиннур кордаш белән сөйләшеп утырабыз. Тормышларның яхшылыгына шөкер итеп бетерә алмый Зиннур. Мондый тормыш оҗмахта гына буладыр дип уйлый идек без совет чорында, баксаң, ул дөньяда да була икән ләбаса! Зиннурның йорты зур, биек, заманча затлы итеп җиһазланган. Санитария-гигиена таләпләрен үтәү өчен мөмкинлекләр шәһәрдәгедән яхшырак. Өй эчендә бөтен уңайлыклар өстенә, ишек алдында шәп татар мунчасы бар. Зиннурның улы белән килене күмәк хуҗалыкта эшли, күп итеп мал-туар асрыйлар. Сыер малы гына да 6 баш, диде Зиннур. Кирәк кадәр бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, умарталары да бар. Ашлыкны һәм терлек азыгын күмәк хуҗалыктан алалар. Ишек алларында үз тракторлары һәм кирәк булган бөтен тагылма кораллары бар. «Безнең авылда һәркем менә шушындый мул тормышта яши», – ди Зиннур. Мондый тормышка ирешү репрессив совет системасы беткәч кенә мөмкин булды. Олылар совет феодализмыннан котылуга үзләреннән зур өлеш керткән милли-азатлык хәрәкәтенә (Ф.Бәйрәмова, М.Мөлеков, Кашаповлар) һәм заман сулышын тоеп, вакытында дөрес сәясәт алып барган М.Шәймиев, С.Сабиров, Ф.Сафиуллиннарны хөрмәт белән искә алалар.
Бу электән үк традицион бәрәкәтле, тәртипле авыл. Минемчә авылның бүгенге халкы гореф-гадәтләрне хөрмәт белән саклап, балаларга тапшыра. Русия эчкечелек буенча иң алдынгы урыннарда барса да, биредә андый начар гадәтләр күренми дә диярлек. «Бездә исерек бәндә кеше күзенә күренмәскә тырыша, чөнки исереккә чирканып карыйлар, андыйлар белән аралашмыйлар», – дип сөйли Зиннур.
Авылда башлангыч мәктәп (балалар бакчасы белән бергә), клуб һәм мәчет эшли. Зиннур аларның эшен дә мактап сөйләде. Мин үзем дә мәчетләрен күреп чыктым. Мулла да, абыстай да зыялы, эшлекле, якты кешеләр. Мәчетләре дә бик төзек, чиста, яхшы җиһазлы. Анда дини йолалар белән бергә мәгърифәти чаралар да уза икән. Мәскәү профессоры, заманында Дәүләт Думасы депутаты да булган А.Савельев болай дип язган иде: «У России великое будущее. Но оно не состоится, если нерусские народы страны не поймут, что они должны ассимилироваться в русскую нацию». (З.П. 2011, №8)
Ни кызганыч, әле урысның бер генә зыялысы да бу кыргый тезисны тәнкыйтьләп чыкмады. Русия дәүләте һәрвакыт татар телен, ислам динен кысу, татар мәктәпләрен урысчага күчерү белән мәшгуль. Монысы тагын да кызганычрак, әлбәттә. Үз дине, үз теле белән үзенә оҗмахтай тормыш төзегән татар халкы урыслашуга, чукынуга бармас, иншаллаһ.
Татарстанның атказанган укытучысы
Мәхмүт ХАФИЗ,
Казан шәһәре
Комментарии