- 03.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №22 (31 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
26нчы март көнне бөтен Русия буйлап йөздән артык шәһәрдә коррупциягә каршы митинглар үтте. Күпчелек урыннарда митинг үткәрергә рөхсәт бирелмичә, аны оештыручыларны кулга алулар белән тәмамланды. Рөхсәт иткән шәһәрләрдә кулга алулар булмыйча, тыныч кына итеп үткәрелде.
Җитәкчеләр коррупциягә каршы көрәш алып барулары турында сөйләнсәләр дә, уңай нәтиҗәләр булмагач, аларга ярдәмгә халык үзе күтәрелеп, инде аларга митинг уздырырга рөхсәт итмәүләре аңлашылып бетми. Моннан чыгып фикер йөртсәк, хөкүмәт коррупциягә каршы көрәшүчеләрне түгел, коррупционерларны яклый булып чыга кебек. РФ Конституциясенең 31нче маддәсендә ачыктан-ачык итеп әйтелгән: корал кулланмыйча, тынычлык белән митинг, демонстрация, пикетлар үткәрергә мөмкин. Шулай булгач, тыныч кына итеп митинг уздырырга рөхсәт бирмәгән хакимият, үзе Төп Канунны үтәмичә, гаепле булып чыга түгелме соң? Төп Канунда язылганны үтәмәгән хакимият үзе үк халыкны урамга чыгарга мәҗбүр итә шикелле.
Бөтен ил халкы күтәрелеп чыгып үткәрелгән митинглар турында дәүләт теле-радиотапшыруларында бер сүз дә әйтелмәде. Анда Украина белән башка илләрдәге хәлләр турында сөйләп утырдылар. Бу бик гаҗәп булып күренде. Митинг булып, дүрт көн узганнан соң гына Путин үзенең карашын белдереп, законны кем бозган, шулар җавап бирергә тиеш, кебек сүзләр әйтсә дә, законны үтәмәүчеләр түгел, киресенчә, коррупциягә каршы митинг үткәрүчеләрне гаепле итеп күрсәттеләр. Митингны оештырган Алексей Навальный 20 мең сум штраф түләп, 15 тәүлек рәшәткә артында утыруга хөкем ителде.
Митингта катнашучыларның күбесе яшьләр, студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары иде. Мәскәүдә меңнән артык кеше кулга алынды. Шуларның 46сы – балигъ булмаган балалар.
Коррупциягә каршы рөхсәтсез үткәрелгән митинглар Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә дә булды. Казандагысында – мең ярым, Чаллыда 500 кеше катнашкан. Шушы ике шәһәрдә дә митингны оештыручылар кулга алынды.
Мәскәүдә митинг барган вакытта интервью бирүчеләр берсе дә, митингка килдек, дип түгел, һава сулап, аяк язып алырга чыктык, дип кенә сөйләде. Митингны рөхсәтсез уздыргач, Навальный аларга шулай дип әйтергә кушкан икән. Бер хатын: «Русиядә уртача хезмәт хакы 35 мең сум дип әйтәләр. Хәзерге заманда бу акчага яшәп буламыни?» – дип әйтеп шаккаттырган иде. Татарстан бай республика булса да, уртача хезмәт хакы бездә 30 меңнән дә кимрәк. Уртача хезмәт хакы миллионнар алучыларныкы белән кушып санагач килеп чыккан сан бит ул. Халыкның күбесе, югары белемлеләрен дә кертеп, 10-15 меңгә эшләп йөргәннәрне беләбез бит. 7-8 меңгә көн күрүчеләр дә аз түгел.
Шушы митинглардан соң Русиядә коррупциягә каршы көрәшнең юк икәнен, булганда да, үзләренә ошамаган кайбер кешеләрнең генә кулга алыну очраклары барлыгын күрәбез. Озак еллардан бирле хакимияттә утыручылар алышынмаса, коррупция, бетү түгел, елдан-ел арта баруын дәвам итәчәк.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
Комментарии