- 03.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Әле яз айларында гына авыл җирлеге башкарма комитетын ябарга теләгәннәр иде, шуны алып калу эше белән мәш килдем. Рөстәм Миңнехановка хат язып мөрәҗәгать иттем. Җирле үзидарә, мәктәп бетсә, авыл бетте дигән сүз. Безнең авылны саклап каласы килә. Авыл Советы бетсә, авыл чүплек оясынга әйләнә, кем кая тели, шунда чүп өеме булдырачак. Менә ниһаять, Мәмдәл, Юртышка кагылмый, үз урынында кала һәм элеккечә эшен дәвам итә, дип миңа хат килде.
Инде менә почтабыз да бетү алдында. Мин сезгә бу хакта шалтыратып та әйттем, хат та яздым. Рәхмәт, җавабын бирдегез үзе. Анда хат ташучыларның ярты ставкага эшләве турында әйтелгән, шуңа хезмәт хаклары аз диелгән иде.
Хат ташучы бала белән утырганда, мин ике тапкыр аның урынында эшләп тордым. Ул эшнең җиңел түгел икәнен беләм. Ике сәгать ярымлык эшкә ярты ставка куйганнар. Бу бер дә дөрес хәл түгел. Мәмдәлдән почтаны алып кайталар, аралап, бөтен авылга өләшәләр. Түләү вакытында 8дән барып утыралар, көндезге1дә кайталар. Авыл буйлап газеталар тараталар. Түләү 4-5 көнгә сузыла. Түләү туктагач, юл акчасы килә. 8дә килеп почта алып тараткач, төштән соң юл акчасын өләшәләр. Күз алдына китерегез, шушы эшләр ике сәгать ярымга сыеша ала микән? Өстәл артында утырып кына хәл итәләр. Килеп, аларның эшләре күпме вакыт сарыф иткәнен тикшереп, хезмәт хакын шуннан соң куярга тиеш алар. Безнең Юртыш 15 көн газета ала алмады. Бик күп кеше, хат ташучы юк бит дип, газеталарга язылмады. Сентябрьгә кадәр бер укучы кыз кереп эшли башлады. Югарыда утыручы түрәләр авылларга чыксыннар, сәдака акчасына берәү дә эшләргә риза түгел икәнен белсеннәр иде.
Әлфия Мадиярова,
Биектау районы, Юртыш авылы.
Безгә почта кирәк!
Шәһәребезнең без яши торган 4нче мәхәлләсендәге почтаны яптылар! Ни өчен япканнарын белешү нияте белән үзәк почтага мөрәҗәгать итәргә булдык. Иң элек вахтадан кертмичә аптыраттылар, аннан, нигәдер, инженерлар утыра торган бүлмәгә юлладылар, алар исә директорга озатты. Инде нинди мәсьәлә буенча йөрүебезне директорның сәркатибына аңлатканнан соң, ул, хәзер белешеп киләм дип, 2-3 кабинетка кереп чыкты да, безне директорга кертеп җибәрде. Таһир абый белән озак кына әңгәмә корып алдык.
Ул почта ябылу турында алдан хәбәр ителгән иде дип акланса да, без почтада андый белдерү күрмәгән идек, кая язып куйган булганнардыр. Дүшәмбе көнне язылган язуны безгә укып күрсәтте, ләкин ул гына безне канәгатьләндерми шул. Безгә почта һәм яздырткан газета-журналларыбызны вакытында алып уку кирәк! Чәршәмбе көнне «Безнең гәҗит»сез дә калдырган иделәр әле үзебезне, кичтән шалтыратып тарткалаша торгач, китереп куйганнар, рәхмәт инде үзләренә! Анда әле тагын «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит» тә булган икән! Мөмкинлек чыгу белән почтаны ачарга тырышырбыз, дип акланды Таһир абый.
Почта бүлекчәсе җитәкчесе һәм оператор эштән китү сәбәпле почта ябыла, дип язылган приказда. Алар эштән китү турындагы гаризаларын бер ай элек язган булганнар. Бер ай буе берни дә үзгәрмәгән. Сугыш вакытында да почталар эшләгән бит, ә хәзер монда эшләргә теләүчене таба алмыйлармы?!
Ә пенсия яшендәге олы кешеләргә нишләргә соң? Газельгә утырып, пенсияләрен башка почта бүлекчәсенә барып аласы икән! Өйдә генә ятмасыннар әле, шәһәргә дә чыгып керсеннәр диюләредер инде. Пенсия акчасы белән кире кайтасы да бар бит әле! Түләү өчен дә шулай уйлап тапканнардыр… Якындагы почта бүлекчәсенә бару өчен дә күпме вакыт сарыф итәсе, автобуска утырып барасы бит хәзер. Шәһәр хакимияте дә почтаның ни өчен эшләмәвен белми икән.
Хәзер безгә дә почтадан газеталарыбызны кичке сәгать дүрт белән алты арасында гына аласы. Бу безгә бер дә уңайлы түгел, без бит абонент тартмасына, үз вакытыбыз белән кереп алу өчен, акча түләп куйдык. Шимбә көнне алынасы «Сабантуй» газетасын ала алмый калдым, күңелемә нидер җитми, атнаның һәр көнендә нәрсә алынасы билгеле бит! Подъезддагы тартманы ясатып, абонент тартмадан баш тартсак, түләнгән акча кире кайтарыламы дип сорагач, юк диделәр. Белгән булсак, яртыеллыкка гына түләгән булыр идек… Кем белгән бит аны…
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре.

Комментарии