Искәндәр Сираҗиның «Сүгенми ничек түзим?» язмасына кайтавазлар (№12, 28 март, 2012).

Искәндәр Сираҗиның «Сүгенми ничек түзим?» язмасына кайтавазлар (№12, 28 март, 2012).


«Кирәк» икән бит

Мәктәпләрне ябу, берләштерү башланганнан бирле, төрле уйлар борчый. Мәктәпләрне бетермичә саклап кала алмагач, мәгариф һәм фән министры нигә кирәк икән соң? Әнә балалар бакчаларын ябып бетерә яздылар да, хәзер ничек җиткерергә белмиләр. Гыйбрәт алырлык мисаллар күп бит, ник уйламыйлар? Альберт әфәнде бер чара да күрә алмый микәнни?

Министр кирәк икән бит, әмма саклап калырга түгел… бетерү өчен. Әнә бит педагогия көллиятен яптырырга ничек тырыша.

Альберт әфәнде! Балаларыгыз бармы?Алар туган телендә сөйләшәме? Әллә инде алар да ана телен санламыймы? Мәктәпләрнең, бигрәк тә мәктәпләренең ябылып бетә язуына, укыту системасы үзгәрүенә министр бик борчыладыр дип, сезне хәтта кызгана идем.

Хәзер инде «татар җанлы» Тукай якташларына багышлап Әлмәндәр картның җырын шыңшып йөрим:

Ала карга дигән әй асыл кош,

Агач башларына ник кундың?

Ана телеңне хөрмәт итмәгәч,

Якты дөньяларга ник тудың?

Газиз ана телеңнән ваз кичкәч,

Якты дөньяларга ник тудың?

Татар мәктәпләрен бетерерлек булгач,

Бөек татар булып ник тудың?

Аллаһы Тәгалә һәркемгә малга, акчага табынмыйча, аек акыл белән эш итүләрен насыйп итсә иде.

Хәлимә ҖАМАЛИЕВА.

Әгерҗе районы, Красный Бор авылы.

Җан авазы

Арча педагогия көллияте турындагы соңгы яңалык аптырашта калдырды. 82 ел буена татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүче, әдәби татар сөйләмен практик рәвештә өйрәтүче, милли гореф-гадәтләребезне оныттырмаучы, татар халкының чын зыялыларын тәрбияләүче уку йорты бит ул!

Авылларда туып-үскән, үзләре яшәгән район үзәгеннән ерак китмәгән (соңгы 15-20 елны исәпкә алмаганда), җиденче (сигезенче, тугызынчы) сыйныфны тәмамлаган 15-16 яшьлек балалар Арча педагогия көллиятендә белем алып, гомерләрен укытучы һөнәренә багышладылар.

Без дә шушы уку йортында 1963-1967 елларда укыдык. Быел аны тәмамлаганга 45 ел тула. Сабакташларым лаеклы ялда. Күбесе сайлаган һөнәрендә иң югары дәрәҗәләргә иреште. Тормышта барысы да абруйлы, кешелекле, олы җанлы булдылар. Мөгаллимнәренә тугрылык күрсәтеп, дистәләгән укучылар алар юлыннан китте һәм тормыш, яшәеш шул рәвешчә дәвам итте, ничәмә-ничә буын укытучы һөнәрен үзләштерде.

Арча педагогия көллиятен тәмамлаган өчәр укытучылы гаиләләр бар.

Яшь белгечләрне авылда да, шәһәр мәктәпләрендә дә колач җәеп каршы алдылар һәм алалар. Мәктәп директорлары, көллиятне тәмамлаган укытучыны институт бетергән ике укытучыга алыштырмауларын, уенын-чынын бергә кушып әйттеләр.

Татар теле һәм әдәбияты фәнен бөтен нечкәлеге белән белүче, фәнне укыту методикасын камиллек дәрәҗәсенә җиткерүче, 40ка якын дәреслек һәм кулланма авторлары Вәгыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының «Әлифба» дәреслеге 45 елга якын Татарстаныбызның татар балаларына ана телен өйрәтү өчен файдаланыла. Мондый озын гомерле дәреслекнең җирлеге – Арча педагогия көллияте.

Мәкаләдәге «Министрлыкның гамәле аңлашылды – район хакимиятенә теләктәшлек белдерү һәм «артык» педагогия көллиятен ябу» дигән җөмлә йөрәкне әрнетә, җанны өшетә.

Татар укытучылары әзерли торган изге урынны, милләт өчен мөһим булган уку йортын ябарга кем җөрьәт итәр икән? Татар дөньясына, татар халкына хыянәт итүне көллиятне ябу белән дәвам итәрләр микән?

Иптәш министр, бәлки, үзегезнең урынбасарыгыз Данил Мәхмүт улы Мостафин сүзенә колак салырсыз, чөнки ул да шул ук данлыклы уку йортын тәмамлаучы татар мөгаллиме.

Кадрия ГАТИНА.

Чаллы шәһәре.

Тимәгез педагогия көллиятенә!

Мин 1963-1967 елларда Арча педагогия училищесында укыдым. Безнең иң матур яшьлек елларыбыз Арчада үтте. Бергә укыган курсташларым белән хәзер дә 5 ел саен очрашабыз, бер-беребезне туган көннәре белән котлап, хәлләрен белешеп торабыз.

Курс җитәкчебез Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев иде, аннан соң ул Арча педагогия көллиятенең директоры булып эшләде. Бар фәннәрдән дә бик көчле, төпле белемле укытучылар укытты. Математикадан – Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев, химиядән – аның хатыны – Флера Гомәр кызы, тарихтан – Әүхәди Һидият улы Хәбибуллин (күптән түгел мәңгелек дөньяга күчкән, урыны җәннәттә булсын), урыс теле һәм әдәбиятыннан – Ренат Харис, Зинаида Игнат кызы, Ладыгина Тамара Яков кызы, педагогикадан – Фаина Гәрәй кызы һ.б. Директорыбыз Ибраһимов Мөнәвир Гәрәй улы иде.

Училищеда укуы җиңел булмады, бик нык тырышырга туры килде. Стипендия ала алмасаң, укып булмаячак иде. Барлык фәннәрдән дә төпле белем алдык, төрле түгәрәкләргә дә йөрдек. Көз көннәрендә колхозга ярдәм итеп, безнең курс, бүтәннәр белән чагыштырганда, күбрәк акча эшләп кайта иде. Безнең курс уку буенча да бик көчле һәм бердәм булды. Беренче генә елын эшләвенә карамастан, биредә Илдус Габдрахман улының роле зур иде. Ул безгә таләпчән укытучы да, бик яхшы «әти» дә булды, чөнки бар проблеманы бергә чишә идек.

Педагогия училищесын тәмамлау белән 20 студент берьюлы Казан педагогия институтының – физика-математика факультетына, калганнары филология бүлегенә керде. Арча педагогия училищесында укыганлыктан, үземне эрудицияле итеп хис итә идем, белемем ташып торды. Чын укытучы булу өчен, башта педагогия училищесын тәмамлау бик мөһим! Группабыз бик тату һәм дус булганга, 2009 елда «Якты хатирә» дигән китабыбыз дөнья күрде, анда безнең студент вакытлар һәм тормыш юлларыбыз сурәтләнгән.

2010 елда курсташларым белән Арча педагогия көллиятенең 80 еллык юбилеенда катнаштым. Көллиятнең хәзерге директоры Наил Газиз улы Габдрахманов тирән эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Аны коллективта хөрмәт итүләре күренеп тора. директоры үз вазифаларын төгәл үти, бик белемле кеше. Кабинетларны карап чыктык, «Әлифба» музеенда булдык. Ниләр генә эшләнми көллияттә! Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Һәр елны май ахырында көллиятне төрле елларда тәмамлаган студентларның очрашу көне билгеләнгән. бинасы гөлләр-чәчәкләр арасында утыра – оҗмах бакчасы! Безгә хәзер 63-65 яшь, көллияткә үз туган йортыбызга барган кебек барабыз, чөнки анда безне көтәләр!

Иптәш Альберт Гыйльметдинов, җаны-тәне белән эшләп йөргән кешенең аягына балта чабу була түгелме соң бу? Көллияттә эшләр гөрләп бара, алдынгы урыннарны да гел яулап торалар икән. Конференциядә бик күп укытучыларга министрлык бүләкләре тапшырылды.

Республика буенча бик күп мәктәпләр ябылгач, бер кайгырдык, инде хәзер татар телле көллиятне ябарга җыеналар икән. Нәрсә эшлисез сез? Ник үзебез утырган ботакка балта чабарга җыенабыз? Болай да татар телендә сөйләшүчеләр аз. Көллиятнең күпме кешесе эшсез калачак, күпме методик әсбаплар юкка чыгачак. Әнә балалар бакчаларын башта яптылар, хәзер яңадан төзиләр. Күпме чыгым! Тимәгез Арча педагогия көллиятенә!

Мәдинә ҖАМАЛИЕВА.

Әлмәт районы, Түбән Мактама бистәсе.

Дөреслек җиңәчәк!

Татар теле турындагы язмаларны газеталардан укып барам, «Халкым минем», «Татарлар» тапшыруларын бик яратып карыйм. Әле менә Арча педагогия көллияте турында язып чыктыгыз. Мәгарифне җитәкләүче ул нинди министр? Нинди авыр чорларда да 82 ел дәвамында эшләп килгән татар көллиятен ябарга уйлаган кеше чын педагог булмый. Министр аңлы, укыган булса, үз халкы өчен мондый түбәнлеккә бармас иде. Ул министр кәнәфиенә дә җиңел ысул белән генә менеп утыргандыр. Тир түгеп эшләп, мәктәп, көллиятләрдә эшләмәгәндер, халкы өчен тырышмагандыр, чөнки бу гамәлне наданнар гына эшли.

«Халкым минем» тапшыруында татар фермерлары турында сөйләделәр. Чуашстан республикасындагы өч татар мөселман авылын үрнәк итеп күрсәттеләр. Ә безнең республикада, татар илендә, килгән кунакларга күрсәтерлек мөселман авыллары да юк. Нигә дисезме? Бездә надан министрлар эшләгәнгә күрә! Акыллы булсалар, ничә еллар буена нинди акыллы зыялы кешеләр тәрбияләп чыгарган көллиятне япмаслар иде. Аларны тагын җиңәбез, дип бездән урыслар көлә генә. Безнең бабайлар үз динен, телен саклап, бүгенге көнгә кадәр җиткергән. Ул министр татар мөселман халкының нинди чиста, уңган, тәртипле икәнен белә микән? Безнең татар әби-бабайлары кебек матур, пөхтә кешеләрне дөньяның бер почмагыннан да эзләп таба алмыйсың.

Безнең әби-бабайлар иң авыр елларда да ак яулыкларын, күлмәкләрен салмаган. Әбиләребез бәйләгән ак шәлләрне башка бер милләт әбиләрендә дә күрмәссең. Безнең әбиләр беркайчан да кара кием кимәде. Сабын, порошок булмаганда да, ак күлмәк киеп, ак сөлгеләргә сөртенеп, ак намазлыкка басып намаз укыган, тәрәзәгә ак пәрдәләр элгән, үлгәч, ак кәфенлеккә төреп күмелгән алар. Шушы халыкның телен, динен шундый министрлар бетерергә тырыша. Ул татар халкының нинди бөек халык икәнен белми. Белсә, андый эшне халкына каршы эшләмәс иде.

Мин гади татар авылында гомер итүче әби, шушы хәлләргә йөрәгем әрни, күңелем тулып елыйсым килә. Оныкларым шәһәрдә яши. Алар татар телен яхшы белә. Үзләре урыс мәктәбендә белем алсалар да, «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укыйлар. Алар миңа «бабуля» дими, «зур әни» дип эндәшә. Әти-әниләре дә балалары белән саф татарча сөйләшә. Бала иң беренче туган телен әти-әнисеннән, әби-бабасыннан өйрәнергә тиеш, теле ачылганда аның янында без булабыз бит.

Язмамны укыгач, бәлки, башкаларның да күзләре ачылып, газетага язып чыгарлар. Һәрвакыт күпчелек җиңгән. Халык әйтсә, хак әйтә, диләр. Телебезне, динебезне үзебез сакламасак, бездән башка милләт халкы кычкырып көләчәк. Минемчә, татар халкы, дөреслек җиңеп чыгачак, чөнки без тырыш, батыр халык!

Рәзинә ГАТАУЛЛИНА.

Адресым редакция өчен генә.

Искәндәр Сираҗиның «Сүгенми ничек түзим?» язмасына кайтавазлар (№12, 28 март, 2012). , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии