Өч мизгел

Узган гасырның 60нчы еллары башында үзәге Кадрәк авылы булган Калинин исемендәге күмәк хуҗалык Минзәлә районында иң зурлардан санала иде. Туган авылым Тупач та шул хуҗалыкка карады. Элегрәк ул үзе мөстәкыйль булып, «Кызыл таң» исемен йөртте.

Озак еллар Калинин хуҗалыгында рәис булып Минзәлә районы Җәмәк авылында (Советлар Союзы герое Фахрази Галиевны да биргән авыл) туып-үскән уникаль шәхес Гафиятов Касыйм абый эшләде. Касыйм абый олысы белән дә, кечесе белән дә сөйләшә белә иде.

Ул елларда күмәк хуҗалыклар күп итеп шикәр чөгендере үстерде. Авыллардагы шәхси хуҗалыкларга ким дигәндә бер гектар җир бүлеп бирелер иде. Җәй буе шуны карап үстерәсең дә, көз көне уңышын җыеп тапшырасың. Эш хакын ике мәртәбә түлиләр. Беренчесе – эшкәртеп, сирәкләгән өчен. Иң яхшы кишәрлекләр өчен түләве дә күбрәк булды. Икенче түләү – уңыш җыеп алынгач.

Касыйм абый басуларда еш була, хәтта балалар белән дә сөйләшергә вакыт таба иде. Бервакыт әнием белән басуда вакытта Касыйм абыйның агроном белән эш нәтиҗәләрен карап йөргәнен күреп алдым. Безнең эшкәртелеп бетә язган кишәрлеккә килеп җиткәч, сорап куйдым: «Безнең кишәрлек беренче сортлы булса, велосипед алырлык акча буламы?» Ул уңай җавап бирде. Безнең кишәрлекнең иң яхшылар рәтенә керүенә бик сөендем. Әти-әнием шул акчага велосипед алып бирде. Ул заманнарда бу машина алуга тиң иде. Бу беренче хатирәм.

Икенчесе – Минзәлә райкомының 1нче секретаре Мәгъсүм ага Хөсәенов белән кыска гына очрашу булды. Эш дәверендә ул Социалистик хезмәт герое исеменә лаек булган кеше. Минзәлә педучилищесын тәмамлагач, эшкә районның Чебенле 8 еллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Кызганычка, бүген ул авыл юк инде. Аның урынын хәтер ташы – һәйкәл генә искәртеп тора. Авыл халкының күбесе күрше Боерган авылына күченде. Чебенледә бер ай эшләгәч, туган авылыма кайтып килергә булдым. Безгә Минзәлә шәһәре аша кайту кулайрак иде. Чебенледән бик ерак булмаган Кама яры буена урнашкан Курья җирлегендә ашлык кабул итүче элеватор бар иде (анда ашлык ташучы машиналар күп йөри, утырып китәргә уңайлы). Курьяга килеп җитү белән элеватор янында үзенең «Волга»сы кырында басып торган М.Хөсәеновны күреп алдым. Район гәҗитендә аның рәсемен күргәнем бар иде инде, таныйм. Кыюлыгымны җиңеп: «Абый, сез Минзәләгә кайтмыйсызмы?» – дип сорадым. «Кайтам, әле Күзкәй авылына да кереп чыгасым бар, ашыкмасаң, утыр», – диде. Мин, тизрәк кайтыйм, дип, бераздан Минзәләгә баручы машинага утырып киттем.

Өченче мизгел. 1969нчы елның ноябрь урталары. Без, армиягә китүчеләрдән бер төркем, Минзәлә шәһәре аэропортында. Очкычка утырып, Казанга китәргә җыенабыз. Яныбызга «Волга» машинасы туктады. Аннан Татарстан өлкә комитетының 1нче секретаре Ф.А.Табеев һәм аны озатучы М.Хөсәенов чыктылар. Очкычка керергә вакыт җитте. Табеев безнең очкычка утырганыбызны көтеп торды, аннары гына безнең янга керде.

Чыннан да Совет заманында безнең төрле рангтагы җитәкчеләребез кешелекле, үз-үзләрен тотулары һәм эш-гамәлләре белән дә үрнәк булганнар икән. Шуңадыр да җәмгыятебез сәламәт, көчле булган, мөгаен.

Халкыбызның бу танылган шәхесләре инде арабызда юк. Урыннары җәннәттә булсын.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеевск районы, Ижевка авылы

Комментарии