- 06.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Колхозның киләчәге, халкының яхшы яшәве җитәкчедән тора. Үз халкын эш белән тәэмин итмичә, читтән кешеләр алып эшләтә икән, бу хуҗалыкта тәртип тә, алга китеш тә булмаячак. Килгән кеше алдагы көнне уйлап эшләми инде ул эшен. Менә безнең колхоз үз эшчесенә печән, салам, фураж, хәтта пай җиренә биреләсе ашлыгын да бирмәде. Авыл халкы ничек итеп мал асрарга, үзенекеләрне бетермичә саклап калырга тиеш соң? Менә без колхозда икәүләшеп эшлибез. Читтән рулонын 2 мең сумнан кыш өчен печән сатып алдык. Шул ук вакытта сыер башына бирелгән фуражны алмыйча, акчага әйләндерүчеләр дә булды. Безнең колхоз җитәкчесе үз башы белән түгел, ә куштаннары фикере белән эш йөртә. Алар кемнең нәрсә эшләгәнен хуҗага җиткереп торалар. Ә үзләре колхозны талап өсте-өстенә мал алалар. Кемдер очын-очка ялгап яшәгәндә, икенчеләр бер кайгысыз көн күрә. Ашлык җыйганда амбарда эшләгәннәрнең 2-3 еллык фураж запаслары бар. Кем фермада каравылда тора, аларның бар нәрсә үз кулларында. Сөтчелектә эшләүчеләрнең бүген-иртәгә бозауларга торган сыерлары тәүлегенә 15-20 литрсөт бирә. Амбар хуҗалары бигрәк арттыралар: малларын колхоз фуражы белән туйдырып кына калмыйлар, кайберәүләргә өй эшләрен дә эшләтәләр, ашлыкны кирәк-яракка алмаштыралар, сатып җибәрәләр. Мескен колхоз маллары, без ашамадык, дип әйтә алмыйлар. Ә бит җитәкче боларның барын да белә. Ә нигә башка колхозчыларга да өлеш чыгармаска?! Мескен авыл кешесен менә шулай мыскыл итәләр. Хәтта кибеттә дә кемлегеңә карап саталар, бер җирдә тикшерү юк. Ә бит кеше өлеше белән мал өлешен ашаудан да зур гөнаһ юк. Безнең арада хәләл белән хәрәмне бергә кушып, үзләрен динигә санап көн күрүчеләр байтак шул әле. Бу язмамдагылар бар да дөрес.
ИСМӘГЫЙЛОВ. Теләче районы.
Редакциядән. Автор язганнарның хак булуында шигебез юк. Хатта тулы адрес күрсәтелмәсә дә, язманы бирергә булдык. Бу язылганнар, кызганычка каршы, күп кенә хуҗалыкларга туры килә. Ни гаҗәп, күпләр бу хатны укыгач, бу безнең авыл турында, дияр. Автор төгәл адресын куйган очракта да, журналистыбыз барып бу системаны үзгәртеп кайта алыр иде микән? Хатына нәтиҗәне автор үзе ясаган да. Иң зур гөнаһ – кеше өлеше белән мал өлешенә керүдер. Бу дөнья турында гына уйлап яшәмәсәк иде!

Комментарии