- 07.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Казан урамнарында 30 август көнне билгеләнеп үтелә торган «Шәһәр көне» белән котлаулар гына. Район үзәкләрендә дә нинди генә котлау булмасын, барыбер чын бәйрәмне яшерәләр, авылларны әйтеп тә тормыйм. Чаллыда 30 августны «Республика көне» итеп билгеләп үтәләр һәм бәйрәм уңаеннан кешеләрнең кәефләре булсын өчен, «Акварель» чәчәкләр фестивале ясыйлар. Узган елларда ул өч көн буе дәвам иткән булса, быел, нишләптер, ике көн генә барды, һәм бу көннәрдә Чаллының Азатлык мәйданы чәчәкләрдән ясалган төрле композицияләр белән тулып торган булса, 30 август – «Республика көне» бәйрәмендә мәйдан буш иде. Әмма ял көне булгангамы, бәйрәм уңаеннанмы, мәйданда халык күп булды. Баксаң, ул халыкның күбесе мәйданга бәйрәм эзләп чыккан, ә сораштыра башласаң, нинди бәйрәм икәнен дә белмиләр икән.
«Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге тарихи вакыйгаларны хәтерләп, бу көнне Татарстан Җөмһүриятенең иң мөһим көннәре икәнен белә: 30 август – Татарстан Җөмһүриятенең суверенитеты турындагы декларацияне кабул итү көне, татар халкының, кечкенә генә җирлек (ТР территориясенә кадәр кыскартылып беткән) формасында булса да, мөстәкыйльлеге көне! Шул уңайдан «Азатлык» активистлары халыкны бәйрәм белән котлау һәм милләт, тел проблемаларына битараф булмауга өндәү максатлары белән пикетка чыкты. Пикетларга Казан хакимияте дә, Чаллыныкы да рөхсәт бирмәде, әмма яшьләр үз максатларыннан тайпылмады. «Азатлык» Татар Яшьләре Берлегенең Кама бүлеге көндезге 12ләрдә Чаллының төрле урыннарында ялгыз пикетлар оештырды. Бәйрәм уңаеннан Татарстан әләме төсләрендәге тасмалар да таратылды. Ә кичкә таба шәһәрнең актив татар яшьләре машиналарда җыелышып автойөреш үткәрде. Тәрәзәләреннән горур җилфердәгән җөмһүриятебез әләмнәрен тотып тезелеп барган берничә машина Чаллының төп проспектлары буйлап узды. Бу автойөрешкә теләктәшлек белдерүчеләр дә табылды, уңнан-сулдан узып китүче машиналар арасында хуплап, «пипелдәп» үтүчеләр гаять күп иде.
Суверенитет турындагы декларацияне гамәлдән чыгаручы бер документ та, канун да юк әле, әмма «Татарстан Җөмһүриятенең суверенитеты көне»н бары тик «Республика көне» дип билгеләп үтү хакимиятнең курчак икәненә тагын бер дәлил. Ә халык инде суверенитетны да оныткан, нәрсә бәйрәм иткәнен дә төгәл аңлап бетерми.
«Азатлык» Татар Яшьләре Берлегенең
Кама бүлеге рәисе вазифаларын үтәүче
Илмир САЛИХ.
30 август – нинди көн?,

Комментарии