«Татарча» суверенитет

«Татарча» суверенитет

Халкыбызның тарихи вакыйгасы – 30 августны , теләсә нинди башка исеме астында билгеләп үтәләр. 1990нчы елның 30 августында Республикасының Югары Советы Татарстанның декларациясен кабул итә. Шуның белән татар халкы үзенең бөек хыялы – бәйсез дәүләтен торгызуга ирешә. Шул казаныш татарлар үсешенә зур импульс бирә. Татар теле – дәүләт теле буларак куела, татар мәктәпләре, балалар бакчалары, милли университет, TV булдырыла. Татар халкы, ниһаять, мескенлектән арынып тарихтан килгән бөек милләт буларак таныла. Тик соңрак колониаль хакимият тарафыннан бөтен ирешелгән уңышлар, , шуның белән татар халкының киләчәге дә «сатыла». көне онытыла, бер-бер артлы татар мәктәпләре ябыла, татар халкы кабаттан дәүләтсез, телсез мескен халыкка әверелә башлый…

Быел көнне «Азатлык» татар яшьләре берлеге дәүләткә дә, башка гражданнарга да бу көнне нинди бәйрәм икәнне искә төшерергә теләде. Шәһәребезнең Г. Камал театры каршында пикет оештырырга теләде, тик полиция тарафыннан Камал театры мәйданына кертелмәде, яшьләргә янаулар булды. Шуннан яшьләр һәйкәле янына аерым-аерым пикетларга басты. «1990 ел, – Суверенитет көне, без хәтерлибез һәм сыкрыйбыз», «, 1990 ел өчен көрәш – беркем дә, бернәрсә дә онытылмады», «Азатлык – безнең киләчәк!» һ.б шигарьләр иде аларның кулларында. Шуңа өстәп, активистлар тарафыннан 3 меңнән артык Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратылды.

«Азатлык» татар яшьләре берлеге, үз чиратында, газета битләре аша татарстанлыларны иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Суверенитет көне белән котлый. Һәр чын татарның күңеленең кайсыдыр караңгы почмагында сакланган иң саф, иң изге, йөрәккә якын «Азатлык», «Бәйсезлек», , «Суверенитет» сүзләре, озак та үтмәс, яңадан шәһәрләребезнең урамнарын, мәйданнарын яңгыратачак! Әлегә бу сүзләрне йөрәкләребездә саклаячакбыз! Татар халкы янәдән бәйсез дәүләтен кайтарачак, дип ышанабыз! Бәйсезлек өчен көрәш дәвам итәчәк!

«AZATLIQ.INFО» бәйсез мәгълүмат агентлыгы.

Комментарии