- 07.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бу язма «Авыл укытучысы-2014» конкурсы турында. «Мәгариф» журналы аны бөтен җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Өч турдан торырга тиешле конкурс, беренче эш итеп, авыл мәгарифе темасына эссе язарга сорады. Укытучы халкы язды эссены. Авыл мәгарифе проблемалары, диелгән бит, янәсе, языйк әле, бәлки, аларны колак салырлык даирәләргә илтеп җиткерерләр… 500ләп эшнең унысы сайлап алынып, интернет тавышка куелды. Ә интернет тавыш җыю өчен күп кирәкми, бары тик «вконтакте» челтәрендә теркәлгән булу җитә. Укып тору мәҗбүри түгел! Журнал чыккач (№7), укытучы халкы активлашып алды, тавышлар артты. Тавыш бирү кими башлагач, контактта курсташларны эзләргә тотындым, алар контактта 4әү генә булып чыкты, аннары чират вуздагы һәм авылдагы чордашларга җитте. Эшне минем контакттагы битемнән укып, тавыш бирүләрен сорадым. Кайтавазлар килә, тавыш килми. Ахырга таба тавыш бирү исемлеген ачам, күз каршымда тавышларым югала. Паранойя түгел бит инде бу дип, иртә-кич саннарны чагыштырам. Исемлектәге 2-3 конкурсантка тәүлек эчендә 200-250 тавыш арта. Программист танышым киңәше белән, сайттагы тавыш бирү графигын карыйм. Тавышлар төнлә 3 белән 6 арасында, иртәнге 6-8 арасында куела. МОНЫ БИТ УКЫТУЧЫ ЭШЛИ!!! Редакциягә шалтыратам, бу уеннан чыгуымны әйтәм, туктаталар. «Сез хаклы булгансыз, кайбер конкурсантлар тавышларны, чынлап та, түләүле сайттан файдаланып җыялар, конкурсның дәвамы турында соңрак хәбәр ителер». Һәм хәбәр итәләр, ә тавыш урлаучылар 3нче турга үтәләр. Һәм… алга китеп әйтәм, конкурсның җиңүчеләре дә булалар.
Өченче турда күрсәтер өчен мастер-класс әзерләргә кирәк иде. Конкурс таләпләре итеп, иң беренче чиратта, эчтәлекнең тирән булуы, иҗади якын килү, эмоциональлек, оригинальлек, инновацион методлар куллану, социаль проблемаларга игътибар итү, конкурсның темасына якын килү кебек нәрсәләр куелды.
Мастер-класс өчен «Укытучы һәм җәмгыять» темасын сайладым, коллегалар дискуссиягә кушылды. Кәгазьгә ябышып дәрес бирүнең эш түгел икәнлеген мәктәптә эшләвемнең беренче елында ук каныма сеңдергән идем инде, шпаргалкадан файдаланмадым. Кулларындагы кәгазьдән аерыла алмаган коллегаларыма бер гаҗәпсенсәм, Югары Осланнан килгән Фәридә апа Зариповага чынлап сокландым. Гади, аңлаешлы чыгыш булды ул. Равил Садриев мастер-классы, Эльвира Ихсанова белән Гөлнара Хәйруллина укытудагы инновацияләре, Гөлназ Шәйдуллина тормышчан дәресе, Гөлназ Хуҗина эмоциональ чыгышы белән истә калды. Болар барысы да трансляцияләнәчәк, дигән язу әле дә сайтта тора. Бу конкурсның гаделлеген тәэмин итәргә тиеш иде, тик үтәлмәде. Оештыручының тагын бер сюрпризын ахырдан коллегалар әйтте, тиктомалдан жюри әгъзасы алышынган икән. Мин моны сизмичә калганмын. Һәм ул юмарт булып чыкты – унлы, тугызлы баллар очты гына. Махсус эшләндеме әллә, дияргә урын бар, чөнки призлы 2 урын шунда калкып чыкты (һәм алар тавыш бирү турында тавыш урларга башлары җиткән коллегаларыбыз булды, Рәмзия Бәшәровадан кала). Конкурс тәмамланганнан соң, жюри ниндидер нәтиҗәләр (!) чыгарганда, билгеле, зал да буш утырмады: Илсөяр Җамалиева белән Лилия Шакиртянованың ничек югары балл алулары турында баш ватты. Нинди инновация, фикер тирәнлеге, мастер-класс бирергә тиешле кечкенә генә бер күнекмә (мастер-классның максаты шул бит!), материалның структуралыгы, социаль проблема күрдек соң без анда? 20 минутлык мастер-класста бер-берсе белән бәйләнмәгән 4-5 уен уйнап, 3-4 җыр җырладык. Дәреснең темасы да «Урыс телле балаларда уен чаралары белән тел күнекмәләре формалаштыру» түгел иде, югыйсә. Равилдә дә, тагын башка тел укытучыларында да булды бу чаралар, тик чама белән һәм урынлы. Татар теле дәресе – уен, ә укытучы тамада булырга тиеш түгелдер. Дәреснең уртасында, бер гүзәлен сагынам Чишмәнең, дип җырласак (мәхәббәт җыры), ахырын кул чәбәкләп бетердек, бусы балалар бакчасы өчендер, дип утырдык. Кайсы класс өчен булды соң бу биремнәр? Шундый җитди татар теле укытучылары чыгышлары булды, ни өчен бер дә бәя алмады? Урыс мәктәбендә укучы балаларга татар теле укытуны мондый мескен «югарылыкка» куйдымы жюри? (Артык кискен дип гаепләүчеләр булыр, тик кеше исеме артына яшеренеп сөйләмим бит, гаделсезлек шуңа этәрә, алайса тавышлар сатып алынуын ничек бәяләргә?) Тышкы эффектка корылган бу дәреснең кыйммәтен авыл баласында эшлеклелек тәрбияләү дәресе, дип нәтиҗә чыгарырга тырышты Илсөяр, вакыт калды әле, дип, өстәмә анализ ясаганда. Ә дәреснең структурасында эзлеклелек, төшенчәләрне бәйләрлек элементлар күрмәдек без. Өстәмә күрсәтелгән биш минут та барыбызга да бирелмәде. Кагыйдә нигезләмәдә язылган, һичшиксез, үтәлергә тиеш иде! Мастер-класс тәмамлануга (электрон сәгать өстәлемдә торды – 20 минут, 00 секунд), чираттагы конкурсантка тавыш бирелде. Шулай итеп, эш үзенчәлеге, анализ өчен хокук сайлап кына бирелде. Юк, бирелде, диярсең, оештыручы. Ә дәлилләр? Төшерелдеме болар? Техниканың соңгы мөмкинлекләрен шунда да кулланмагач, кайчан кулланырга уйлыйсыз соң? Призлы урынның тагын берсен мин хөрмәт итә торган «Слово о полку Игореве» алды. Конкурсант Лилия Шакиртянова кәгазен кулыннан төшермәде. Нишләп андый ташлама ясалганын аңламадык. Дәрес булды ул, мастер-класс түгел. Проблемалы дәрес дияргә, ул әсәрне үткәндә идея единения, дигән нәрсәне барыбыз да әйтәбез. Нинди инновация, бүгенге тема белән аваздашлык? Хәтта бүгенге ситуация белән бәйләү дә булмады. Караш нишләп төрлечә булды?
Жюри әгъзалары Лилия Салихова белән Гөлшат Хузятовна миңа 9ар балл куйганда (ә конкурсның беренче яртысында болар иң югары баллар булды) видеоязмадагы эчтәлекне һәм проблемаларны күрсәләр дә, жюриның башка әгъзалары бүтән критерийлар белән бәяләделәр микән? Гомумән, жюриның калган өлеше мастер-классны дәрестән аерамы икән? Конкурстагы коллегалар, мин сез әйткән, күргән хаклыкны яздым. Авыл мәгарифе кулына кәгазь тотып дәрес алып баручы мөгаллим дә, сумкасына бантик һәм яулык тыгып йөрүче тамада да түгел.
…Эшләрнең кире каралуын сорап биргән апелляциягә нигезле җавап алып булмады, ә телефоннан сөйләшкәндә Илдар Миргалимов бәя биргәндәге гаделсезлекләрне вакыт җитмәү белән аңлатты. Бу гаделсезлекләр турында журналдагы форумга да язылды (мин генә түгел!!!), аларның да күбесе ябылды.
Илдар энем, минем белән, авыл укытучысы белән сөйләшкәндә, таныдың бит син бу гаделсезлекләрне. Тик аларны җәмәгатьчелеккә чыгару өчен көчең җитмәде.
Фидания ГАФИЯТУЛЛИНА,
Алексеевск районы Кыр Шунталы
урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарии