Читтәгеләрне яклыйлар, ә монда…

Читтәгеләрне яклыйлар, ә монда…

Агымдагы елның 12нче апрелендә Казанның «Химиклар» мәдәният сараенда Бөтентатар иҗтимагый үзәге оештырылуның 25 еллыгына багышланган «Татар халкын милләт буларак саклап калуның юллары» дип аталган XI Корылтай уздырылырга тиеш иде. Корылтай үткәрү чарасы белән бәйле рәвештә «Химиклар» мәдәният бинасын арендага алып торган өчен акча күчерелгән булса да, бина эчендә Корылтай үткәрү насыйп булмады. Югарыдан килгән әмер буенча, ниндидер ремонт эшләре булырга тиеш дигән сылтау белән, җыелган делегатларны бина эченә кертмәделәр. «Уникс» һәм «Урицкий» мәдәният биналарында үткәрү турындагы сөйләшүләр дә Корылтай файдасына булмады. Соңыннан килешенгәнчә, аны «Химиклар» мәдәният бинасы каршындагы мәйданда урамда үткәрергә мәҗбүр булдылар. Менә инде шул вакыттан бирле, шушы Корылтайны үткәрүне оештырган, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап эш итүче кадер-хөрмәткә лаек булган милләттәшләребезгә, рөхсәтсез митинг үткәрү сылтавы белән, зур суммалы штрафлар салып, аларны суд юлында йөртеп интектерәләр.

ТИҮ – законлы рәвештә теркәлгән, 25 елдан бирле эшләп, республикабызга суверенитет алуга зур өлеш керткән, безнең халкыбызга бик тә кирәк булган оешма бит ул. Шулай булуга да карамастан, аларны, башка җирдән бина бирмичә генә, 25 ел торып эшләгән биналарыннан урамга куалап чыгардылар. ТИҮ җинаятьчел оешма түгел. Ул – акыллы, укымышлы, белемле, акны карадан аера белә, хезмәт хакы алмыйча гына, халкыбызның мәнфәгатьләрен яклап, РФ һәм РТ Конституцияләрендә язылган законнарның үтәлешен таләп итеп эшли торган оешма ул.

ФСБ хезмәткәрләренең башка бер эшләре дә юкмы икән әллә? Эш күрсәткән булып, махсус рәвештә, үзләре шулай китереп чыгарып, республикабыздагы тынычлыкны бетерү өчен эшләнгән чара кебек күренә түгелме соң бу штраф салулар?

Тел мәсьәләсенә килгәндә, бездә дә Украинада яшәүче урысларныкыннан яхшырак түгел ич. Шулай да, сугышлар чыгармыйча гына, түзеп торып карыйбыз бит әле.

Безнең җитәкчеләребез һәм депутатларыбыз Кырымга барып, андагы Кырым татарларының хокукларын яклап йөрделәр. Монда да Украинадагы кебек хәлләр килеп чыкмасын өчен, татар телен бетерүгә багышланган карарларны юкка чыгару турында халык фикерен тыңлап, үзебезнең җитәкчеләребез БТИҮ җитәкчеләре белән очрашып, уңай нәтиҗәләр кабул ителсен иде. Бу бик четерекле мәсьәлә, халык моңарчы түзде, моннан соң да түзәрләр әле дип, көлеп карый торган эш түгел.

Үзебезнең илдәге урыс булмаган халыкларның телләрен бетерүгә багышланган законнар бертуктаусыз кабул ителеп торганда, чит илләрдә яшәүче урысларның телләре сакланып калуын таләп итеп, сугышлар чыгаручыларны ничек аңларга икән?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии