Татар үз байрагын хөрмәт итәме?

Татар үз байрагын хөрмәт итәме?

Төркия буйлап сәяхәт иткән вакытта, бу илнең кайбер гореф-гадәтләренә, көнкүрештәге кызыклы нечкәлекләргә игътибар иттем. Төрек милләтенең гаҗәеп якларының берсе – искиткеч көчле милли үзаң, милләтләренә карата сөю, мәхәббәт хисе һәм үз байрагын ярату, аның дәрәҗәсен һәрвакыт күтәрү. Алар аның турында шундый яратып сөйлиләр. Мәсәлән, минем үземә бер төрек егете, Төркия байрагы турында сөйләгәндә чак кына елап җибәрмәде. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Чанаккале шәһәре янында күп кешеләр үлгән булган. Аларның каны җирне каплаган, ди. Һәм бер төндә бу кызыл кан җыелып торган урынга ак төстә булып, айның һәм йолдызның яктысы төшкән. Төрекләрнең байрагына бу күренеш нигез салган, имеш.

Бу илдә кайсы чатка карасаң да – Төркия байрагы, нинди генә җыен булмасын, бер кечкенә утырыштан алып зур бәйрәмнәргә кадәр – кешеләр һәрвакыт үз әләмен кадерләп, күтәреп йөри, фотоларга төшә, төрек икәнлекләрен һәрвакыт ассызыклый. Төрек милләтендә үз байрагына карата мәхәббәт шул кадәр көчле ки, алар аны кабул иткәндә һәрвакыт үбеп һәм маңгай очларына тидереп алалар. Бу гадәтләрендә байракларына карата ихтирам һәм сөю чагыла, кешенең өендә 100 байрак булса да, ул яңа байрактан баш тартмаячак. Аңлашыладыр, бөтен яклап төрек байрагын күреп үскән кешеләр шушы әләмне һәм ул чагылдырган милләтне яратырга өйрәнеп, аңа тугры булып үсә. Төрекләрнең бу гадәтләрен күреп кайвакыт көнләшеп тә куям: «Эх, минем татарым да шундый булсын иде!» – дим. Ә безнең татарлар үз байрагын беләме соң?

Бу сорауга төгәл җавап биреп булмый әлбәттә, әмма татар байрагын милләткә танытучы кешеләрнең барлыгын беләм. Алар ел саен байрак көнен үткәрә. Бу – «Азатлык» татар яшьләре берлеге.

…Үз-үзен хөрмәт иткән һәр милләтнең-дәүләтнең байрак көне бар. Гадәттә, ул дәүләт дәрәҗәсендә зур җыеннар, халык өчен бәйрәм чаралары итеп оештырыла. Ышанмассыз, әмма татарның да байрак көне бар! Әмма бик күп илләрдән-милләтләрдән аермалы буларак, безнең байрак көнебез «онытылган бәйрәмнәр» исемлегенә керә һәм рәсми рәвештә берничек тә билгеләп үтелми. 1991нче елның 29нчы ноябрендә Татарстанның Югары Советы тарафыннан бүгенге өч төсле Татарстан байрагы кабул ителә. Яшел, ак, кызыл төсләре булган әләмебез республикабызның символы гына түгел, җир шарында яшәүче барлык татарларның уртак милли байрагына әверелә. Ул безнең уртак горурлык һәм милләтебезгә карата сөю билгесе булып тора. Татарстанның һәрбер дәүләт оешмасы бинасында эленеп торса да, республика дәрәҗәсендә байрак көне нигәдер үткәрелми. Кирәк дип тапмыйлармы, әллә Мәскәүдән куркумы бу – белмәссең.

«Азатлык» Татар яшьләре берлеге генә хәтерләтә бу көннең барлыгын. Алар инде 5 ел дәвамында үз көчләре белән байрак көнен үткәреп килә: төрле шәһәрләрдә Татарстан байраклары, татар тасмалары тарата, әләмнең авторы Тавил Хуҗаәхмәтовның иске татар зиратындагы каберенә зиярат кыла, аны чистарта, юа. Быел да, 29нчы ноябрь көнне, салкын һава торышына карамастан, Наил Нәбиуллин җитәкчелегендәге унлап милли җанлы активист Казан шәһәренең үзәгендә өч сәгать эчендә 10 мең Татарстан байрагы һәм тасмалары өләште. Активистлар әйтүенчә, алар бу бәйрәмне үзәктә сәяси булмаган митинг форматында, музыка һәм яшь җырчыларның чыгышлары белән үткәрергә теләгән, әмма «алдан башка чаралар планлаштырылган булу сәбәпле» Казан хакимияте чараны өч урында үткәрүне тыйган, кеше йөрмәгән Тинчурин паркында гына үткәрергә тәкъдим иткән. Яшьләр исә, «Байрактан көлү бу!» – дип, башкарма комитеты тәкъдименнән баш тарткан. «Азатлык» татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин Татарстанның байрагы көнен үткәрү республика дәрәҗәсендә зур бәйрәм буларак үткәрергә кирәк, әмма бүген ул гаделсез рәвештә онытылган, дип саный.

– Татарстан байрагы – ул милләтебезнең горурлык һәм дәүләтчелек билгесе. Байрак кабул ителгән көн – татар халкының тарихында иң мөһим даталарның берсе. Безнең әләмебез – дөньяның барлык татарларын берләштерә. Минемчә, милләткә карата сөю байрактан башлана, шуңа күрә, байрак көнен татарларда милли үзаңны арттыру өчен үткәрү бик кирәк, – ди ул.

Урамдагы халык та активистларның эшчәнлеген бик яратып кабул итте. Җыелган халыктан сораштырганда шунысы ачыклана – күпләр Татарстан байрагы көне дигән датаның булуы турында бөтенләй белмәгән икән. 32 яшьлек Екатерина Иванова да, мәсәлән, Татарстан байрагы көне турында беренче тапкыр белгән. Милли җанлы яшьләр кулыннан ул бик сөенеп байракчыкны кабул итте. Бу чарага ул бик уңай карый икән. Аның фикеренчә, байрак көнен үткәрү бик кирәкле эш.

Бәйрәм чарасын «Азатлык» активистлары үз акчасына үткәргән. Алар әйтүенчә, узган елларда байрак көне Татарстанның 7 шәһәрендә оештырылган булган, әмма быел финанс мөмкинлекләр авыр булганга, Казаннан тыш башка урыннарда оештыра алмаганнар. «Беркем ярдәм итми бит. Гел үзебез тапкан белән генә. Бу чара милләтебезгә файдалы булыр һәм алга таба зур итеп үткәрелә башлар», – дип өметләнә «Азатлык» яшьләре.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии