- 08.01.2024
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстанны котып салкыннары басып киткән көннәрдә Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылы урта мәктәбендә гаҗәеп милли рухлы, җаннарны җылытырлык җыен булды. Аның рәсми исеме «Татар халкының мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм яшь буынга җиткерү» дип атала, ул республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды. Бер караганда, республика читендәге бер татар авылында нинди фәнни конференция булырга мөмкин кебек... Әмма мондый фәнни җыеннарның биредә инде өченче тапкыр уздырылуын, бу мәктәпнең директоры тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйров икәнлеген әйтсәң, барысы да аңлашыла. Рафик Гомәр улы – Чулман аръягы тарихы буенча иң күп эшләгән, иң компетентлы белгеч, бу төбәктәге авыллар тарихы, мәчет-мәдрәсәләр, имамнар язмышы, кабер ташлары буенча аннан да күп белүче юк. Тирә-як районнарның энциклопедияләре дә аның ярдәмендә языла. Бик күп төбәк тарихчылары ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итә. Рафик Насыйров туган авылында фәнни җыен билгеләгәч, аны яратучылар, хөрмәт итүчеләр бөтен Татарстаннан җыелганнар иде.
Фәнни җыеннарның дәрәҗәсен анда катнашкан галимнәр билгели, ә биредә алар күп иде! Игътибар итегез: өч тарих фәннәре докторы – Фаяз Хуҗин, Фәйзелхак Ислаев, Дамир Исхаков. Дистәләгән фән кандидаты – Җәмил Мөхәммәтшин, Фәүзия Бәйрәмова, Альберт Нигамаев, Нурулла Гариф, Зөфәр Шакиров, Гөлүсә Закирова, Галим Хисамиев, Гүзәл Батыршина, Радик Сабиров һәм башкалар... Моның өстенә Казаннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиковның һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровның, Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчелегенең дә катнашуы фәнни җыенның абруен тагын да күтәреп җибәрде.
Шәһәре Биләрдән ерак түгел урнашкан Түбән Майна авылы бүген милли, мәдәни, рухи үзәк ролен башкарды. Хәер, нигә бүген генә, «Биләр йолдызлы»гында урнашкан бу татар авылы гомер буе тирә-юньгә мәгърифәт нуры чәчте. Биредә урта мәктәптә саф татарча укыталар, балалар дәрестән соң мәчеттә дини белем ала, мәктәптә татарча үз газеталарын чыгаралар, китаплар языла. Җыенга исә Казаннан, Чаллыдан, Алабугадан, Зәйдән, Яшел Үзәннән, Түбән Камадан, Чистайдан, Болгардан, Биләрдән, Әлки, Яңа Чишмә, Питрәч, Алексеевск, Балык Бистәсе, Аксубай, Әгерҗе, Биектау, Чирмешән һәм башка районнардан укытучылар, төбәк тарихчылары, музей хезмәткәрләре, дин әһелләре килгән иде. Пленар утырыштан тыш, берничә секция дә эшләде, чөнки ул хәтле халык бер утырышта гына чыгыш ясап бетерү мөмкин түгел иде! Тәҗрибә уртаклашырга теләүчеләр дә күп булды, бөтен чыгышлар милли мәгариф, туган тел, татар тарихы, дин-әхлак турында булды. Әйтик, «Балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда милли мохит булдыруга кагылышлы мәсьәләләр», «Яңа белем бирү стандартлары кертелү шартларында туган телне укытуга кагылышлы мәсьәләләр», «Милли мирасыбызның төрле юнәлешләре», «Туган як тарихын өйрәнү тәҗрибәсе», «Дини мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр» секцияләре һәм читтән торып (онлайн) катнашучылар өчен «Туган телне (татар телен) өйрәнүдә продуктив методиканы проект аша куллану» дип аталган секция утырышы. Шунысын да әйтергә кирәк, конференциядә ясаган чыгышлар алдан җибәрелеп, инде аерым җыентык булып басылып та чыккан иде, ул барлык катнашучыларның да кулына тапшырылды.
Конференция барышында шактый гына тәкъдимнәр дә әйтелде, соңыннан алар резолюция буларак кабул ителде.
Фәнни җыен төрле милли һәм дини күргәзмәләр белән баетылган иде, күп шәхесләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәктәп укучылары исә аерым кабинетларда тегү, чигү, кул эшләре, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар уздырдылар. Фәрештә кебек актан киенгән кыз балалар Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәреннән мөнәҗәтләр әйттеләр. Бу күренеш бик тәэсирле булды, әйтерсең лә каршыбызда Болгар-Биләр кызлары басып тора иде... Ә бу чыннан да шулай, чөнки аларның затлы, иманлы нәселе нәкъ менә шушы балаларда дәвам итә бит!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Аксубай районы, Түбән Татар Майнасы
Комментарии