ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КРИЗИСЫ –МИЛЛӘТ КРИЗИСЫ

Әдәбият ялгыз башына һавада эленеп торган нәрсә түгел. Ул реаль тормышыбызның, яшәешебезнең чагылышы гына. Тормыш нинди, әдәбият та шундый.

Әдәбият кризисы милләтебез кризисына бәйле. Татарның 75 %ы шәһәрдә туып-үскән кешеләр, ә язучыларыбыз – авылдан. Димәк, язучылар бер мохиттә, ә укучы икенче мохиттә тәрбияләнгән һәм яши. Шәһәрдә туган һәм язучысы булып киткәннәре бер-ике кеше генә. Бу факт шәһәрдә мохитенең юклыгын күрсәтә. Шәһәрдә милләтебез бөтенләй диярлек структуралашмаган. Төп бурычыбыз – шәһәрдә тормышны оештыру. Бу тормышның 4 төп баганасы булырга тиеш: 1) Тулысынча татарча эшли торган ТВ каналы, 2) мәктәп, 3) Мәчет, 4) Һәр микрорайонда мәктәп һәм мәчет белән тыгыз элемтәдә эшләп килүче эшкуарлар берлеге. Һәр зур йортта да шул структураларга караган авторитетлы укытучы яки галим, дингә якын булган кеше һәм эшкуар да булырга тиеш. Соңгы 3 пунктның тормышка ашырылуы җәмәгатьчелектән торса, беренчесе исә дәүләт органнарына нык бәйле.

Тагын да бездә «халык – элита» мәсьәләсе бик четерекле. Чын дөресен әйткәндә, бездәге элита – ул Мәскәү тарафыннан туземецлардан сайлап куелган колониаль администрация. Татарны татар кулы белән тоту дигән сүз. Түрәләребезнең бу вариантка риза булулары, аларның әшәкелегеннән түгел, ә башка юл булмауларыннан килә. Шул ук Р.Миңнеханов та әллә моны аңламый дип уйлыйсызмы. Әгәр мине дә президент итеп куйсалар, шул ук юлга басарга мәҗбүр булыр идем. Әгәр элитабыз турыдан-туры Мәскәүгә каршы тора башласа, аны бөтен постлардан бәреп төшереп, аларның урыннарына урыс чиновникларын куярлар иде. Бу – колонизаторларның турыдан-туры идарә итүе дип атала. Без Мари Илендәге марилар хәленә төшәр идек. Әлбәттә, элитаны тәнкыйтьләргә кирәк. Мәсәлән, Тукай йортын җимерү яисә Бауман урамындагы татар китап кибетен базга күчерү мәскәүлеләр боерыгы белән эшләнмәгән. Колониаль хакимият булып та татар өчен шактый эшләр майтарып була. Һәм кайбер эшләрне майтаралар да. Мәсәлән, Мөселман кинофестивале, сабан туйлары оештыру, яңа Курчак театры бинасын төзү һ. б.

Безнең төп милли идеябез – милли азатлык идеясе. Шуңа күрә халкыбыз шул идея һәм идеология тирәсендә укмашырга тиеш. Ул һәр кеше һәм социаль катлам өчен төп критерий булсын иде. Әгәр безнең эшләр бу критерий нигезендә исламыбыздагы хәнәфиләр, сәләфиләр һәм болар икесе дә исламны дөньяга караш итеп түгел, ә культураның бер өлеше генә итеп кабул иткән зыялыларыбыз белән берләшеп, аннары бөтен мөселманнар милләтчеләр белән уртак тел табып, һәм бөтен җәмәгать оешмалары элита белән диалогын тупас формада (гел сүгеп кенә) түгел, ә бер-берсенең хәленә кереп, башкарылса, әкренләп шәһәрләрдә дә татар мохите формалаша башлар, бу мохиттә язучылар да туар иде. Татар язучыларының әсәрләре дә менә шул, өстә күрсәтелгән критерийга таянып язылган чакта гына, халыкка кирәкле һәм кызык булыр. Татарда сәнгать һәм әдәбият идеясез булырга тиеш түгел. Язучы нинди темага гына әсәрен язмасын, милләтнең төп фаҗигасен, аның күңелендәге азатлык хыялын ятканын онытмасын иде. Шул чакта гына халыкның милли аңы үсәргә мөмкин һәм шуның нигезендә ул ниһаять үз максатына ирешәчәк.

Рафаэль МӨХӘМӘТДИНОВ.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КРИЗИСЫ –МИЛЛӘТ КРИЗИСЫ , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии