Υзенчәлекле кешеләр барын онытмыйк

Хатын-кызлар өчен махсус сайтта утырганда, «үзенчәлекле балалар әниләре, берләшик», дигән темага тап булдым. Кызыксынып ачып карасам, сүз церебраль паралич авырулы балалар турында бара икән. Әниләре нинди табибларга күренгәннәре турында сөйли, бер-берсен юата, киңәшләр бирәләр, сабыйларының ирешкән уңышлары турында язалар. Андагы язуларны укыганда, күңелем тулды. Инвалидлар бүген шул якыннары ярдәме белән генә яши. Ә без… Сәламәт кеше авыру хәлен аңламый шул.

Элек инвалидларны «гарип-гораба» дип йөрткәннәр, бүген исә «мөмкинлекләре чикләнгәннәр» дигән матур атама уйлап тапканнар. Әмма ничек кенә атамасыннар, нинди генә программалар чыгармасыннар, алар «икенче сорт» кешеләр булып калачак. Безнең илдә балалар гомуми мәктәптә укырга җөрьәт итмәс, чөнки берәр кимчелеге булганнарга бармак төртеп күрсәтү гадәте бар. Бу балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр үзләрен башкалар белән тигез итеп тойсалар, урамда, җир асты юлында «помогите, пожалуйста» дип теләнеп утырмаслар иде. Ә хөкүмәт матбугат чараларында «кайгыртабыз!» дип шәрран ярган була.

Шәһәрдә пандуслар да ясыйлар. Тик алар буенча ни менеп, ни төшеп булмый – җайсыз да, биек тә. Метроларда инвалидлар өчен лифтлар куйганнар, әмма анда җитәр өчен, башта ничек тә булса өйдән чыгасы, тайгак юлдан барасы бар бит. Ә үз өеннән чыга алмыйча яткан кешегә метродагы лифт ни хаҗәт?

Инвалидлар өчен махсус автобус сатып алган булдылар. Билгесен күрсәләр дә, анда сау-сәламәт кешеләр кереп тула. Сәүдә үзәкләре янындагы машина кую урынында «инвалидлар машиналары өчен» билгесенә игътибар итмиләр, киләләр дә шунда куялар.

Әле ярый Инвалидлар ункөнлеге бар! Ун көн дәвамында алар кадер-хөрмәткә күмеләләр: түләүсез кино яки театр, төрле оешмалардан күчтәнәчләр дисеңме. Моның турында зурлап язып чыгалар яки телевизордан күрсәтәләр. Азык-төлек салынган төенчек урынына пенсияне арттырсалар, менә булыр иде ичмаса бәйрәм!

Ә Европада һәм АКШта инвалидларны, чыннан да, кайгырталар. Торак йорты булсынмы, супермаркетмы, менәр өчен җайлы пандуслар бар. Йорттагы лифтлар да инвалид коляскасы сыярлык итеп ясалган. Ишекне кул белән ачарга кирәк булса, шунда ук кыңгырау төймәсе бар. Инвалид шуңа баскач, ишек автомат рәвештә үзе ачыла. Кибетләрдә кием-салымны киеп карарга алар өчен махсус кабиналар урнаштырылган. Парковкада ничә генә машина булмасын, «инвалидлар өчен» тамгасы булган урынга беркем дә кермәс. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр анда тулы тормыш белән яши: хәтта чит илләргә дә барып кайталар икән.

Казандагы 90 меңнән артык булган инвалидның күбесе чит илгә түгел, йорт янындагы кибеткә дә барып кайта алмый. Ә бит аларның кайберләренә әле исән чакта һәйкәл куярлык! Инде мәрхүм – әнә шундыйлардан. Шагыйрь, язучы, педагог, публицист, 51 ел гомерен урында ятып күпме эшләгән! Андыйлар чыннан да – үзенчәлекле кешеләр.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.


Υзенчәлекле кешеләр барын онытмыйк , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии