Алтынга пычрак ябышмый яки Илдус Фәизгә кемнәр дус?

Алтынга пычрак ябышмый яки Илдус Фәизгә кемнәр дус?

Төрле яшьтәге (иң өлкәненә – 87) апа-абыйлар район гәҗитенә өстәмә булып килә торган «Атна вакыйгалары» кушымтасын тотып, безгә килеп керделәр. «2013 елда кемнәр китте» дигән исем астында язылган мәкаләгә карата фикер алышабыз. Гаять дәрәҗәдә дулкынландырган хәлләрне сөйләшү өчен гел шулай очрашуны гадәт иттек без.

Элеккеге дип әйтимме, тормыш сәхнәсендә уңышсыз роле белән чагылып алган Илдус Фәизнең фотосын бик җентекләп тикшергәннәр икән. Илдус Фәизгә Путин дусты биргән медаль-орденны эзләгәннәр, тапмаганнар, кай төшенә таккан икән, дип, мин дә җентекләп карадым – күренми.

Илдус Фәиз елдан артык мөфтилек иткән һәм шул вакыт эчендә мөфтиятне, мәчетләрне ваһһабчылардан чистарткан икән бит. Бигрәк тә куркыныч, баш ваһһабчы Рамил Юнысовны, мөфти булуга, куа башлады бит инде ул. Фикерләшә торгач, безнең тәҗрибә туплаган башларыбызда бер әйбәт фикер туды. Безнең музейга әйләнеп бара торган Болгар тыюлыгын баскынчыларданмы, музейга килүчеләрдәнме сакларга дип заказ белән кыйммәт кенә бәягә ясатылган «Саклаучы» сыны кайда икән? Белмәссең, «ваһһабчылар башлыгы» Рамил әфәнде Юнысов тагын «һөҗүм оештырып», Илдус дусны бөтенләй юк итүе бар бит. «Саклаучы» сынын Илдусны сакларга куйсалар, ышанычлырак булыр иде.

Илдусның кемнәргә дус икәне аңлашыла. Ләкин безнең күңелләргә, халык күңеленә, дошман булып кереп калды ул. Ә Рамил Юнысовның укыткан дәресләрен, вәгазьләрен ишетеп, хакыйкый иманга килгән яшьләр, кешеләр саны бихисап, алар күз алдында. Рамилне ничек кенә пычратмасыннар, пакь ул. Алтынга пычрак ябышмый, ди халык мәкале. Халык әйтсә – хак әйтә.

Мәймүнә әбиегез.

Кама Тамагы районы.

Алтынга пычрак ябышмый яки Илдус Фәизгә кемнәр дус?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии