ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР

ЭЛЕК ҺӘМ ХӘЗЕР

Әйе, торгынлык чоры чәчәк атканда күңелле яшәдек. Һәркемнең кисәргә ипие, кияргә киеме бар иде. Бомжлар юк иде.

Ленинчыл партия күңелебезне якты киләчәк төзү идеясе белән сугарды. Эшче тимер бөкте, колхозчы иген икте. Зыялылар: «Прошла зима, наступило лето, спасибо партии за это», – дип җырлады. Җырларга теләмәүчене партия «черек интеллигент» дип сүкте. Әллә ни ерак булмаган урыннарга җибәрде. Милләтем зыялылары андый хурлыкка төшмәде. Партия кушканча җырлады.

Зур бәйрәмнәрдә демонстрациягә чыктык. Шуннан соң ачтык. Кунакка йөрештек. Чит илләрдән килүчеләр: «Сез – бәхетле кешеләр, үзегезнең икәнлегегезне белмисез», – дип бездән көнләште.

Без хәзер дә сынатмыйбыз. Югалган идея урынына, яңасын эзлибез. Табалмыйбыз гына. Думачылар: «Эзләгез, эзләгез, булырга тиеш!» – диләр.

Партияләр күбәйде. Кайсын тыңларга, кайсына ышанырга белмисең, рәхәт. Эшче ялланып эшләүче хезмәткәргә әйләнде. Колхозчы күмәк хуҗалык белән бәхилләшеп, пай җиренә үзе хуҗа булды. Хәзер ул крестиән дип атала.

Зыялылар катламы исән әле. Әһәмиятле үзгәрешләр кичерде. Мәртәбәле зыялылар «капитал малаен» тәрбияләүдә зур өлеш кертә. Алар ярлы яшәми, әлбәттә.

Милли сәнгать үсеш алды. Шоу-бизнес кызлары телеэкраннан төшми. Җырлары әлләни түгел, әмма эчке күлмәкләре матур. Шаян егетләр сакау сандугач булып сайрый.

Безгә килде. Хәзер һәркем күккә йодрык күрсәтеп, һаваны сүгә ала. Мәйдан уртасында һәм әдәби телдә сүгүчеләр дәүләт тарафыннан мактала. Җирдәге җәннәттә яшәүчеләрне хурлау гөнаһ дип санала. Аның өчен хаклы рәвештә җәза бирелә.

Илдәге халыклар, ташка төшкән чүлмәктәй, ике кисәккә, бер кыйпылчыкка таркалды. Зуррак кисәкне – хәерчеләр, ярлылар, кечерәген байлар, кыйпылчыкны олигархлар тәшкил итә. Дөньяви кануннар буенча хәерче – олигархка, ярлы байга иптәш була алмый. Шуңа күрә, бер милләт кешеләре төрле савыттан ашый.

Вертикальле хакимият үзенчә эшләп тора әле. Д. Медведев коррупциягә бармак яный. бәясен күтәрүче монополистка төксе карый. Ә тегеләр, үч иткәндәй, һаман үзләренчә эш йөртә. Олигархлар хөкүмәтне бөтенләй санга сукмый. Алар тумыштан шундый.

Хакимият кешеләре соңгы көннәрдә зуррак кисәктәгеләр белән әшнәләрчә елмаеп сөйләшә. «Кайгырмагыз, алдагы сайлауларда безне яклап тавыш бирсәгез, 2030нчы елда җәннәттәге кебек яшәрсез», – диләр. Анысы шулай. Тавыш та бирербез, җәннәттә дә яшәрбез.

Ә менә торак өчен түләүне хәзер һәм сизелерлек дәрәҗәдә төшерсеннәр иде. Чын әшнәлек шундый булырга тиеш.

Котдус БАТЫРОВ,

Әлмәт шәһәре.

Комментарии