- 08.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №49 (5 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»нең 45нче санында (8 ноябрь, 2018 ел) «Алар күчтеләр, безгә дә вакыт» дигән мәкалә басылган иде. Элеккеге союздаш республикаларның латинга күчүен беркем дә туктата алмады. Бездә бит хәлләр катлаулырак. Мәскәү рөхсәт итмәгәч, Аллага шөкер, ярый әле күчеп булмады, дип уйлап куйган идем. Ни өчен икәнен хәзер аңлатам.
Мин латин имласында укып, 1939нчы елны 4нче классны тәмамладым. Ә көзен 5нче классны инде кириллицада укыдык. Күчү бик җиңел булмады. Ул латин әлифбасы безнең телгә шул хәтле яраклаштырылган иде, сүзне ничек әйтәсең, шулай язасың да. Аны төзүчеләр үз халкы өчен җан атучылар булган. Бу төркемдә төп фигура Галимҗан Ибраһимов диләр. Кириллица телне бозды. Хәзер бер төрле әйтәбез, икенче төрле язабыз.
Мин латинга күчүне бик телим. Тик хәзер тәкъдим ителгән әлифбага тешем-тырнагым белән каршы. Телебезне кириллица бозган булса, монысы үтерә. Мирфатыйх Зәкиев төзегән ул әлифба безнеке түгел, ә төрекнеке. Авторының тарихка кереп калырга омтылышы нәтиҗәсе.
Бер генә мисал китерәм. Татар кызы Зөләйханың латинча язылышы «Zөlәiха», ә яңа әлифба белән ул «Zulauxa» була. Мин шушыны күргәч, яңа әлифбаның дошманы булдым. Мәрхүм Нурихан аганың әйткән сүзләре әле дә истә: «Без башта урыслаштык, хәзер төрекләшәбез, кайчан соң татарлашырбыз?» – дигән иде ул. Халкыбызның төп бәласе менә шушында күренә инде. Кайчан гына бу чирдән терелербез икән? Тарихтан укып беләбез бит күпме татар морзалары, байлары илдән качып, урыска хезмәт итеп, урыс үстереп, соңыннан «чабаталы морза» исемен күтәреп калган.
Безгә М.Зәкиев төзегән әлифба кирәкми. Әнә шул искесе, без укыганда булганы кире кайтсын иде. Татардан төрек ясамыйк инде.
Зәкәрия ӘХМӘТҖАНОВ,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии