- 08.12.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин телевизордан бик тә кызыксынып «Таяну ноктасы» тапшыруын карап барам. Быелның 22нче октябрендә күрсәтелгән тапшыру аеруча истә калды. Анда Татарстаныбызны хәрәкәткә китерүче галимнәр, тарихчылар катнашты. Алар үз чыгышларын ТАССРга 100 ел тулуны бүгенге көнгә бәйләп алып барырга тырыштылар. Тарихчы Индус Таһировның: «1921нче елгы ачлыктан 400 мең кеше үлгән», – дигән сүзләре мине сагаерга мәҗбүр итте. Хезмәт юлымны балалар укытуга багышласам да, колхоз эшләреннән дә читтә булмадым (Казан дәүләт университетының туфрак-үсемлекләр факультетын тәмамлавымны белеп, мине колхозның төрле эшләренә җәлеп иттеләр). Аллам сакласын, андый ачлык еллар әле дә бик ерак йөрми. Бүген кайбер район басуларында алабута, билчән үсә. Эшмәкәр, фермерларны күбрәк акча гына кызыксындыра. Хөрмәтле галимебез Фаяз Хуҗин: «Авыл бетсә, татарлар да бетә», – ди.
Чит илләрдән керә торган азык-төлеккә, даруларга да ышаныч юк. 2018нче елда «Безнең гәҗит»тә (№46, 14 ноябрь, 2018 ел) «Кытайда ясалган кан басымына каршы кулланыла торган таблеткалар составында яман шеш китереп чыгара торган N-нитрозодиметиламин матдәсе табылган», дип язылган иде. Хәзер элеккеге елларда булмаган авырулар барлыкка килде. Бу чит илләрдән килгән азык-төлекнең шикле булуы белән дә аңлатыладыр дип уйлыйм.
Тарихчы Әскәр Гатин: «1920нче елдан соң татар дигән әйтем башлана, сәясәттә төрле агымнар, Болгар дигән төшенчә барлыкка килә», – ди. Татарстан тарихчылары арасында яшь кенә егет тә бар икән. Илнар Гарифуллин исемле бу тарихчы кыю мәсьәләләрне дә күтәрергә сәләтле. «Элеккеге байлар милләт өчен эшләгән һәм тырышкан. Хәзерге байлар үзләре өчен генә тырыша», – дип, бик дөрес әйтә ул. Әйе, хәзерге байлар бик кыска гына вакыт эчендә ясалма юл белән барлыкка килде. Элеккеге байлар эшләп баеган кешеләр. Бер мисал гына китерим әле: Мамадыш районының Ишки авылында революциягә кадәр һөнәрчелек киң таралган булган. Кем нәрсә эшли ала – барысы да рөхсәт ителгән. Халыкны салымнар белән дә кысмаганнар. Алтмышлап крестьян хуҗалыгы үзләренең имана җирләрен эшкәртүдән тыш, тагын бик күп башка эшләр белән дә шөгыльләнгән. Нигъмәтҗан Әхмәтҗанов дигән кеше югары уку йортларын бетермәсә дә, бүгенге институтларның экономика факультетын тәмамлаган белгечләр дәрәҗәсендә фикер йөрткән. Башта урманда гади эштә эшләгән ул. Аннары кечкенә генә делянка сатып алган. Шунда мунчала салдырган, кап суккан, мунчала эшкәртү, такта яру, савыт-саба кыру, арба-чана ясау цехлары ачып җибәргән. Башлангыч капитал туплагач, су тегермәне кора башлаган. Тирә-юньдә аның 5 су тегермәне эшләп торган.
1907-1911нче елларда Казан-Мамадыш шоссе юлы төзелә. Нигъмәтҗан Әхмәтҗанов шул юлны төзүдә катнаша: ул Ишки-Әбде авыллары арасындагы 18 чакрымлы таш юлны салдыра. Ишки-Васильево авыллары арасындагы тимер күперне дә ул төзетә.
Кызганыч, бүген Әхмәтҗанов кебек, халыкка игелек күрсәтүчеләр сирәк. Безнең Казан-Мамадыш юлында Васильево-Югары Ошма авыллары арасында таш түшәлмәгән балчыклы юл бар. Бу хакта тирә-юнь авыллары 30 ел буена төрле оешмаларга язып карасалар да, файдасы булмады. Бу юлның озынлыгы 9-10 километр гына, ләкин шуңа гына таш түшәрлек тә акча таба алмыйлар.
Халыкка бабаларыбызның элеккеге һөнәрләрен кире кайтарасы иде бит. Эшсезлектән интегеп, акчасыз тилмергән халыкка бер шөгыль, бераз акча эшләү юлы булыр иде, дим. Кайчандыр һөнәрчеләр авылы булган Ишкидә бүген тынлык.
Кави МОРЗАХАНОВ,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Комментарии