- 09.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Узган гасырның 80нче елларында Литва Республикасындагы шифаханәдә берничә тапкыр ял иттем. Истәлекле урыннарында булырга туры килде. Монда һәр күренекле шәхесләренә музейлар ачылган, һәйкәлләр куелган. Килмешәкләргә түгел – үз халкы өчен зур хезмәт куйган шәхесләргә. Татар иле Татарстанда хәлләр ничек соң? Милләтебезнең мәшһүр шәхесләренә ачылган музейларны һәм куелган һәйкәлләрне санау өчен кул бармаклары да җитәрлек.
Берничә ел элек Казан шәһәрендә немец галиме К.Фукска һәйкәл куелды һәм урам исеме дә бирелде. Ул, татарларның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүче галим буларак, халкыбыз тарихында югалмаслык эз калдырды. Фукс, әлбәттә, моңа лаек кеше. Мөселман җирендә сыра заводы төзеткән Александровка ни өчен һәйкәл куелган икән, һич аңламыйм.
Совет империясе вакытында Бауманга һәм Ленинга һәйкәлләр куелды. Аларның татар халкы мәнфәгатьләрен якламауларын без тарихтан яхшы беләбез.
Хатын-кызларга куелган һәйкәлләргә килсәк, Алабуга шәһәрендә М.Цветаевага һәйкәл куюны мин берничек тә аңлый алмыйм. Югыйсә, ул үзенең шигырьләрендә татар халкын хурлап, эткә тиңләп язган бит. Үзе хурлаган Татарстан җирендә сыену урыны тапкан. Ә татар милләтенең йөзек кашы – атаклы композиторы Сара Садыйковага һәм халкыбызның атаклы, күркәм, асыл хатын-кызларының берсе, күренекле мөгаллимә (репрессия елларында атып үтерелә) Мөхлисә Бубига әлегә кадәр һәйкәл юк!
Мәшһүр милләттәшләребезгә һәйкәл кую мәсьәләсен төрле сәбәпләр табып һаман кичектерәләр…
Татар халкының мәшһүр шәхесләре – Гаяз Исхакый, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев, Сара Садыйкова, Газиз Гобәйдуллин, Җамал Вәлиди, Хәсән Туфан, Һади Такташ, татар милли бәйсезлеге өчен көрәшкән каһарман Батырша (Габдулла Алиев), дөньякүләм танылган әдипләребезгә һәм сәнгать әһелләребезгә һәйкәл кую ни өчен тоткарлана?
Ә менә 1552нче елда Казан шәһәрен саклап һәлак булган каһарман бабаларыбызга лаеклы һәйкәл кайчан булыр икән? Казан ханлыгын яулап алу фаҗигасе милләтебез язмышына яшен суккандай тәэсир иткән бит. Шуның сөреме хәзерге көннәргә кадәр йогынты ясап килә. Татар халкы әле дә дәүләтсез булып кала бирә.
Мәгълүм булганча, Явыз Иван Казанны басып алгач, шәһәрдәге татарларны вәхшиләрчә юк иткән. Шәһәр тирәсендә шаһит киткән милләттәшләребезнең җәсәдләрен козгыннарга җим иткән. Үз сугышчыларының мәетләрен Елан тавына (хәзерге Киров районы) күмдергән (соңрак ул сөякләрне Мәскәү тарафыннан Казанны алу хөрмәтенә салынган һәйкәл янына күчергәннәр)…
Казанны саклап шаһит киткән бабаларыбыз истәлегенә башкалабызның үзәгендә һәйкәл куелса, бу безнең аларга ихтирам билгебез булыр иде.
2010нчы елның көзендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына шушы эшне тизләтү турында мөрәҗәгать иттем. Шул ук елның 9нчы ноябрендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р.М. Мостафиннан хат алдым. Алынган җаваптан күренгәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Комитетының 2008нче елның 22нче гыйнварындагы боерыгы нигезендә, 1552нче елда Казанны яклап шаһит киткәннәргә һәйкәл кую заказчысы булып Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тора диелгән. Шул ук елда «Гран Таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән һәйкәл ясату буенча дәүләт килешүе төзелгән. Испаниядән һәйкәлнең rosavel гранит блогыннан эшләнгән төп элементы – 1600мм диаметрлы гранит шар кайтартылган.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең һәйкәлне Казан Кремленең Яшерен чишмә (Тайницкий) манарасы тирәсендәге бакча уртасына урнаштыру тәкъдиме Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан да хупланган.
2010нчы елга Казан шәһәре бюджетында капиталь төзелешләр өчен чыгымнар каралмаган, 1552нче елда Казанны саклап шаһит киткәннәргә һәйкәл кую буенча чараларны финанслау мәсьәләсе хәл ителгәндә генә һәйкәл куелачак диелгән җавап хатында.
Бу карарлардан соң күпме вакыт узуга карамастан, бернинди үзгәрешләр күренми.
Ә моңа кадәр, төгәлрәге, 2005нче елның 6нчы июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин исеменә ачык хат язган идем.
Ул 2005нче елны «Ватаным Татарстан» газетасы укучылары сорауларына турыдан туры элемтә вакытында җавап бирде. Мин дә дүрт сорау юлладым, берсенә генә җавап алдым. Соравым: «Казанны саклауда һәлак булган каһарман бабаларыбызга һәйкәл кайчан була?» «Һәйкәл турында дәгъвалар бик күп, төрле варианттагы проектлар да эшләнде. Әмма бар кешене дә канәгатьләндерерлек проектны әле ясап бетерә алганнары юк. Минемчә, эшләнер ул. Әмма «Кол Шәриф» мәчетен өр-яңадан күтәрү – аларны да истә тотып ясалган һәйкәл. Кол Шәриф шулай ук Казанны яклап һәлак булган кеше бит», – дигән җавабын тыңлагач, аңа хат яздым: «Сезнең «Кол Шәриф» мәчетен Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак булган каһарман бабаларыбызга һәйкәл дип әйтүегез гаҗәпләндерде. Шуны онытмыйк һәм һәрчак истә тотыйк: мәчетне һәйкәл дәрәҗәсенә төшерү – аны кимсетү, мыскыллау була. Мәчетне һәйкәл итү ислам кануннарына туры килми. «Кол Шәриф» мәчете – Аллаһ йорты буларак, аңа гыйбадәт кыла торган бина. Шулай булгач, аны һәйкәлгә әйләндерү – дингә хилаф гамәл дип саныйм».
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кабул итү бүлеге җитәкчесе Ә.Ә. Хәсәнов имзасы белән җавап хаты алдым: «Сезнең 2005нче елның 6нчы июлендә язылган хатыгыз белән Ф.Х.Мөхәммәтшин танышты, китерелгән уй-фикерләрегез игътибарга алынды».
Менә шундый җаваплар. Ә чынлыкта армый-талмый хезмәт иткән, үз гомерен аямаган шәхесләргә тиешле игътибар кайчан булыр да һәйкәлләр кайчан куелыр, урамнарга исемнәре кайчан бирелер икән?
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
сугыш һәм хезмәт ветераны.
Апас районы.
Һаман да сүз боткасы...,

Комментарии