- 09.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит»не күп еллардан бирле даими алып укып барам. Менә « Президент була күрмәсен!..» мәкаләсе (2014, №15, 16 апрель) мине бик гаҗәпләндерде һәм уйландырды. Гаҗәпләндерә шунысы: ничә ел элек Шәймиев төзегән кандидатлар исемлеген бүген күтәреп чыккан Тәлгать Әхмәдишин. Белгәнебезчә, Татарстан Республикасы Русиядә 20 елдан артык иң алгы урында бара, Татарстан чит илләрдә дә үзенең кем икәнен танытты. Ә Татарстанның бу кадрларының күбесе – Шәймиев тәкъдиме белән куелган кешеләр. Шулай булгач, ул кемнең нинди өлкәдә нәтиҗәле эшләвен белә. Менә Тәлгать Әхмәдишинга Илдар Халиков ошамаган, ул русча укыган вакытта Әгерҗедә татар мәктәбе бар иде микән әле.
Тәлгать әфәнде, син үзең кайда укыдың, нинди өлкәдә эшләдең? Чаллыда Әгерҗе якташлар оешмасы җитәкчесе булдым, дип язгансың. Бу Якташлар оешмасының Татарстанга бер файдасы юк. Син анда төрле очрашулар оештырып, күңел ачып, җырлап-биеп тырышкансыңдыр. Сүз уңаеннан шуны әйтәм, мин андый очрашуларда бик күп булдым. Үзем армия сафларыннан кайткач, пассажирлар йөртү автопредприятиесендә 37 ел автобуста шофер булып эшләдем. Кайларда гына, нинди генә мәҗлесләрдә булырга туры килмәде, искитәрлек. Шулай булгач, син Тәлгать әфәнде, Илдар Халиков артыннан нык йөргәнсең үзеңнең җәтмәңә эләктереп, бәлкем, Әгерҗедә дәрәҗәле вазыйфалы булырга да өметең булгандыр, белмим, тик миңа шулай тоела. Язасың бит оешмага зур дәрәҗәле кешеләрне тартып йөргәнсең, ул зерә түгел. Син үзең дә бер дә җитештерү өлкәсендә эшләмәгәнсеңдер. Илдар Халиков эшлексезләрне яратмый. Ул балачактан авылда әби-бабасы тәрбиясендә үсте. Аның бабасында тәрбияләнсәң, чын кеше ясый иде. Син патриот түгел, хәзерге чорда ул патриотлардан ниләр килеп чыгуы күренеп тора, менә хәзер Украина, Чечня, Норлат вакыйгалары. Шул ук чиркәүләр яндыру, кеше үтерүләр төрле секталарда килеп чыга. Электән эшләргә яратмаган кешеләр хәзер дә эшләми, бигрәк тә партия тирәсендә кайнашучылар, белсә – белмәсә, мәчетләргә, чиркәүләргә кереп, гөнаһларын юалар.
Тәлгать әфәнде, син Якташлар оешмасында очрашуларда күңел ачып (әле ул күңел ачу өчен төрле юан куллы абыйлардан акча-хәер сорашырга кирәк) йөргәнче, авылыңа кайтып, колхоздан калган бер абзарны алып мал белән тутырсаң, ул вакытта син Әгерҗе главасы да булыр идең.
Мансаф САЛАХОВ.
Ютазы районы, Иске Уруссу авылы.
Илдарны пычратма!,

Комментарии