РФ Конституциясе бозыла

РФ Конституциясе бозыла

Русия Федерациясе Президенты

В. В. Путинга

АЧЫК ХАТ

2000нче елда Сез хокукый дәүләт төзү турында «канун диктатурасы» турында игълан иткән идегез. Әмма ләкин кануннарны үтәмәү, хокукый ваемсызлык һаман да өстенлек итә. Сүз 2010нче елның 24нче декабрендә кабул ителгән №430281-5 Федераль Канун турында бара.

Бу канун РФ Конституциясен (1, 5, 71, 72, 73, 76нчы маддәләр), республикаларның (дәүләтләрнең) Конституцияләрен тупас рәвештә боза.

Республикаларга (дәүләтләргә) дәүләт башлыгын «Президент» дип исемләргә тыела. Әмма ләкин РФ Конституциясе нигезендә бу мәсьәлә Русия Федерациясе карамагында түгел. РФ Конституциясенең 71нче маддәсе нигезендә РФ субъектларының хакимият органнарын оештыру РФ карамагына кертелмәгән. РФ һәм аның субъектларының уртак карамагында «дәүләт хакимияте органнарын системасын оештыруның гомуми принципларын билгеләү» (72нче маддә). Шулай итеп, РФ субъектларының югары дәүләт җитәкчесенең атамасын билгеләү РФ карамагына да, РФ һәм РФ субъектларының уртак карамагына да керми. Бу очракта Конституциянең 73нче маддәсенә таянабыз: «Русия Федерациясенең һәм Русия Федерациясе субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча, Русия Федерациясе каравыннан һәм Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенә тулысынча ия булалар».

Шулай итеп, РФ Конституциясе ап-ачык күрсәтә: республика башлыгының атамасын республикалар (дәүләтләр) үзләре сайларга тиеш. Татарстан халкы дәүләт башлыгы атамасын 1992нче елның 6нчы ноябрендә сайлады. Бу көнне кабул ителгән Татарстан Конституциясендә «Татарстан дәүләтенең җитәкчесе – Президент» дип язылган. Әмма ләкин 4 ел буе республикаларны көчләп, халыктан сорамыйча Конституцияләрен үзгәртергә, Президент исеменнән баш тартырга мәҗбүр итәләр. Татарстан Дәүләт Шурасы да көз көне Конституцияне үзгәртергә җыена. Кызганыч, безнең парламент 4 ел буе Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтчелеген якламады, №430281-5 Федераль Канунга каршы чыкмады.

Шуңа күрә без Сезгә, РФ Конституциясе ышанычлысына, мөрәҗәгать итәбез. Конституцияне тупас боза торган, РФ халыкларының дәүләтчелеген юк итүче №430281-5 Федераль Канунны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге җыенында кабул ителде.

Ф. В. ЗӘКИЕВ,

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе.

Комментарии