Соңрак калдым бугай

Соңрак калдым бугай

14нче сентябрьдә булачак сайлаулар турында язасым килә иде. Без үскәндә, бернинди фирка-мазар юк иде. 60 төрле фирка ясадылар, барысының да депутат буласы килә. Инде 20шәр ел депутат булып сайланганнарын алыштырырга кирәк. Алдагы сайлауда депутат булып узган Римма Ратникова халык алдында көрәшеп алган сөенечен кая куярга белми, чабыштан кайтканмыни. Кызык сайлау, һәрберсе үзен кандидат итеп күрсәтә. Үкенепләр бетә алмыйм, минем дә үземне кандидат итеп күрсәтәсем калган. Авыл җирләреннән сыер савучыларны, механизаторларны күрсәтәләр иде. Хәзер андый тәртип бетте. Түрәләр берсен-берсе күрсәтеп ята. 3-4 җирдә йорт, фәлән бакча, машина, бөтен нәрсә бушка, хезмәт хакларын арттырдылар, яртысы пенсиядә. 5-6 мең сум пенсия белән көн күргән кешеләр бар, әзрәк уйланыгыз, җир йотмасын. Чит илләрдәге акчаларыгызны, йорт-җирләрегезне әзрәк булса да киметегез, кеше каһәр укый сезгә. Сугыш вакытында эшләгән балаларга акча таба алмыйсыз, аларның үлеп беткәнен көтәсез бит сез, ә спортка ничә миллион сумнар китә. Телевизорны ачсаң, хәер акчасы сорап, күпме гарип бала ята. Җимерек өй эчләрендә әби-бабайлар ята, торыр урыннары булмаган кешеләр күпме, шуларга ярдәм итегез.

Бөтен кеше үзен кандидат итеп күрсәткәнне, кешедән калышып булмас, киләсе 6нчы чакырылышка мин дә үземне кандидат итеп күрсәтәм әле, Аллаһы боерса.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии