- 11.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
СССР вакытында сайлау положениесендә «Об отзыве депутата» дигән маддә бар иде. Хәзергесендә бардырмы, юкмы, белмим. Аннан соң депутатлыкка кандидат итеп күрсәткән вакытта һәрбер кандидат үзен сайлаучы халык белән очрашып торган. Ул депутат булып сайлана калса, ел саен үзенең сайлаучылары белән очрашып отчет бирә торган иде. Хәзер андый гамәлләр беттемени? Госдумага сайлаганда да депутатларны бермандатлы округлар оештырып сайлауны округларда гына үткәрергә кирәк. Партияләр белән сайлау дөрес түгел. Анда кандидатларның кем икәнен дә халык белми кала.
Партия әгъзалары арасында кемнәр генә юк: коррупционерлар, угрылар, наркоманнар, ришвәтчеләр, артистлар, спортчылар, бер гаиләдән аталы-уллы, ирле-хатынлылар. Ләкин шунысы аптырата: алар арасында бер генә гади кеше дә юк. Госдума депутатлары арасында алтышар мәртәбә сайланган депутатлар бар бит. Әлеге срокны кыскартырга кирәк, ул ике чакырылыштан да артык булырга тиеш түгел. Чөнки депутатлар да, җитәкчеләр дә озак эшли башласа, тиз бозыла, аеруча безнең илдә.
Сайлаулар да дөрес үтми дибез. Халык сайлауга аз йөри, чөнки аларда чиновникларга карата ышаныч юк. Мәскәүне алып карыйк, анда утыз процент халык кына сайлауга килгән. Монда без җиңдек дип әйтер урын юк. Сайлаучылар исемлегендәге халыкның илле проценты да килмәгәч, сайлау үтмәгән булып чыга бит инде.
Илебездә хәзерге вакытта чиновниклар элеккеге СССР вакытына караганда ике мәртәбә артык бит. Оешмаларны саный башласаң, санына чыга алмыйсың. Шулай булуга карамастан илдә тәртип юк. Телевизорны ачсаң, эре коррупционерларны, угрыларны, ришвәтчеләрне, илебезнең байлыгын үзләштерүчеләрне, байларның акча җыеп чит илгә чыгып калуларын, халыкны талауларын, наркотик сатучыларны сөйлиләр. 30-40-300 миллион урлаган коррупционерларның һәм башка чиновникларның кулларыннан ришвәт алганда тоталар да, бер ай ял иткәч, бер миллион штраф салып чыгарып җибәрәләр. Гади халык шуңа аптырый. Аларга Сингапурдагы йә булмаса Кытайдагы чараны кулланырга кирәк. Шулай итмәсәң, илдә тәртип урнашмаячак.
С. ХАЗИЕВ
Башкортстан.
Комментарии