- 12.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №01 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Узган җәй миңа ике мәртәбә Иделнең ар ягындагы күршеләребез белән очрашырга туры килде. Кирәк бит, ике очрашуыбыз да бөтенләй очраклы рәвештә һәм бөтенләй башка кешеләр белән булуга карамастан, сөйләшүебезнең эчтәлеге һәм юнәлеше бер булды. Кызык, күршеләремнең берсе гәҗиттән минем чыккан мәкаләләремне укып бара икән. Бу хәбәр минем өчен, әлбәттә инде, күңелгә ятышлы булды. Безнең әңгәмә күршеләрне күптән борчый торган мәсьәләгә багышланган иде. Ул да булса, районыбызны Куйбышев исеме белән атауны туктаткач та, яңадан тагын дөрес атамаулары һәм аны ничек тә төзәтергә кирәклеге турында булды. Ничек борчымасын ди инде бу, бигрәк тә татар халкын?! «Аның бит ерак тарихтан килгән, ерак-еракларда билгеле булган, танылган Болгар дигән исеме бар. Европада Болгардан күчеп киткән халык исеме белән, ягъни Болгария дип аталган ил яши бит, ә без үзебезнең районны да атый алмыйбыз», – диләр. Бу бит оят һәм хурлык! Кайда соң гаделлек? Кемгә аннан начар була? Ничек шуны аңламаска? Аннан соң бит монысын да онытырга ярамый: Болгар ханлыгында тимер, бакыр эретә торган булганнар һәм алардан эш кораллары ясаганнар. Болар нәрсә, Болгар ханлыгындагы эшчәнлек, белемлелек турында сөйләмиме әллә? Болгар ханлыгы якындагы илләр белән генә түгел, ераклардагы греклар, гарәпләр белән дә тыгыз элемтәдә торган. Төп аралашу сату-алу, ягъни товар әйләнеше булгандыр инде. Әмма ул гына түгел шул, алар арасында аеруча мөһим мөнәсәбәтләр дә булган. Болгар ханы белән грекларның ил башлыгы арасында балаларын ярәшү очрагы булуы да мәгълүм. Ул заманнарда яше җитмәгән балаларны да ярәшкәннәр. Анда әле грекларның ил башлыгы Болгар ханын христиан динен кабул итәргә дә өндәгән. Әмма хан: «Юк, без алай эшләмибез, алдан өйрәнәбез кайсы дин яхшырак икәнен, аннан шул динне кабул итәчәкбез», – дигән. Болгарлар ислам динен сайлаган: Гарәбстаннан бик күп дини китаплар белән вәкилләр килгән һәм Болгарда дәүләт дине буларак, исламны кабул итәләр. Әлбәттә инде, аңа кадәрле үк дин буенча гыйбадәт кылулар булган, диләр. Бу болгарларның исламны теләп кабул итүләре турында сөйли. Мин хәтерлим әле, узган гасырның 50-60нчы елларында Чүпрәле районыннан кайбер әбиләр килеп, безнең Түбән Тархан авылында кунып, Болгарга баралар иде. Алар аны шәһри Болгар диләр иде. Монда килеп Коръән укыйлар иде. Ул вакытта Олы Тархан районыннан, Чүпрәледән, Буа һәм башка районнардан май аенда шәһри Болгарга бару гадәте бар иде. Хәзер инде бигрәк тә, Болгар шәһәре ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән 1002нче объект булып исәпләнелә. ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитеты Болгарны бөтендөнья мирасына кертүне хуплады. Минем уйлавымча, югарыда әйтелгән дәлилләргә нигезләнеп, Болгар шәһәрен генә түгел, ә бөтен районга да Болгар исемен кайтару зур гаделлек булыр дип ышанам. Ул нәкъ менә шулай булырга тиеш тә. Болгар шәһәре хәзерге Русия территориясендә иң беренче булып исламны кабул иткән урын буларак, исламның үзәге шунда булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә инде, әлеге мәсьәләне дин әһелләре хәл итәрләр.
Илгизәр ГАЛИ,
Тәтеш шәһәре
Комментарии