- 12.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №01 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
1988нче елның җәендә СССРда берничә йөз мең тиражлар белән таралган «Татарстан яшьләре» газетасында ТИҮ турында хәбәрләр басыла башлады. Төп максат – икенче сортлы Автономияле республика статусыннан арынып, СССР составында Союздаш республика статусы дәрәҗәсенә ирешү.
Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, СССРда халыклар автономиядә, крайда, өлкәдә, округта яшәүләренә карап, төрле сортларга-дәрәҗәләргә бүленделәр. Аларга дәүләт бюджетыннан кимрәк акча бүленде, эшчеләр берүк эшне башкарса да, кимрәк хезмәт хакы алды, хәтта җан башына азык-төлек тә кимрәк билгеләнде. Юкка гына ул елларда Мәскәү-Казан арасында йөргән «Татарстан» фирма поездын «Казанга колбаса ташучы поезд» дип атап йөртмәделәр. Республикада җыелган салым акчаларының 98 процентын Мәскәү үзенә алып, Казанга бары 2 процент чамасы гына калдырылды.
Тарих китапларында сүгелгән «Татар-монгол игосы» вакытында Мәскәүдә налогның 90 проценты калдырылганын искә алсаң, кемне, кайчан, нинди «иго» белән изгәннәрен яхшы аңлыйсың.
Шәһәр автобусында танышың белән татарча сөйләшә башласаң, яныңда барган урыс телле кеше: «Хватит говорить «каля-баля», говорите по-русски», – дип әйтә, әгәр бәхәсләшә башласаң, сугышып та китәргә күп сорамый иделәр. Үзем мондый хәл белән КамАЗның Кою заводында «курилка» дигән җирдә очраштым. Беренче көнне үк, исемемне әйткәч: «Ладно, будешь Михаилом», – дип «чукындырып» та куйдылар. Каршы килгәч, «А тебе какая разница», дигән мыскыллы сүз ишеттем.
Мин башта цех художнигы булып ике еллап эшләп алдым. Яңа ел алдыннан язылган русча котлауга тагын бер бит кәгазь ябыштырып, «Хөрмәтле дуслар, сезне Кыш бабай чын күңелдән Яңа ел белән котлый, сезгә сәламәтлек, бәхет тели», дигән сүзләр язып элгән идем, бераздан бу котлау янына цехком, партком җитәкчеләре, эшчеләр җыелды, минем якка карап, нидер сөйлиләр иде. Профком җитәкчесе: «Моны язарга сиңа кем кушты, монда нәрсә язылган?», – дип сорый. Мин: «Цехта 50 процент татар эшли, аларны да үз туган телләрендә Яңа ел бәйрәме белән котладым, анда нәрсә язылганын үзләреннән сорый аласыз», – дигәч, мине «собеседование»гә чакырып киттеләр. Ә котлау 10-15 минуттан ерткаланып, идәндә ята иде инде.
Менә шундый экономик һәм милли изү – иго шартларында ТИҮ үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Кою заводы профкомы составында 34 кеше булып, анда бер генә татар кешесенең булмавы да милли изүнең бер формасы булды. Кою заводында 15 меңләп кеше эшләде, шуларның 5 меңе (30%) татар эшчеләре иде. Аларның мәнфәгатен профкомда беркем дә якламады. Ә профкомда фатирлар, машиналар, балалар бакчаларына, ял йортларына путевкалар бүленә, хәтта эшчеләрне чит илләргә җибәрү дә профком аша хәл ителде. Бу турыда ТИҮ җитәкчеләренең берсе – КамАЗның Ремонт-инструменталь заводында эшләүче Габдрахман Җәләлетдинов Кою заводы директоры исеменә хат язды, ул хатны мин директорның кабул итү бүлмәсенә илтеп тапшырдым. Анда мондый тигезсезлекне тиз арада бетерү, милли кадрларны сайлап алып, җитәкче урыннарга эшкә алу кебек таләпләр язылган иде.
Шулай ук ТИҮ 1989нчы елның март аенда КамАЗ дирекциясе каршында беренче пикет акциясен дә оештырды. Анда да шундый ук таләпләр куелды. Әйтергә кирәк, КамАЗ җитәкчеләре бу таләпләрне кабул иттеләр, әкренләп завод һәм профком җитәкчелегенә белемле татарлар җәлеп ителде. Шундыйларның берсе Габдрахман Бәкиров соңыннан Кою заводы профкомы оешмасын җитәкләде, заводта узган Рамазан бәйрәмнәрен, заводның ял базасында узган Сабантуйларны үткәргәндә төп оештыручы булды. Мөмкинлектән файдаланып, бу кешегә үземнең хөрмәтемне белдерәм һәм рәхмәтемне җиткерәм.
Кою заводында ТИҮ оешмасы 1989нчы елның октябрь аенда оешты, мине аның рәисе итеп сайладылар. Атна саен эшчеләрнең җыелышларын уздырдык, Татарстанга Союздаш республика статусы таләп итеп имзалар җыелды, заводның АБКларында күргәзмә стендлар, кабинетлардагы элмә такталар татар-рус телләрендә ясатып эленделәр, шәһәр язучылары, артистлары завод сәхнәсендә заводның коллектив договорына кергән план нигезендә чакырылып, чыгыш ясыйлар иде. Заводтагы ТИҮ оешмасының иң истә калган чарасы – 1990нчы елның 20-21-22нче август көннәрендә заводта узган митинглар булды. Анда Татарстанга союздаш республика статусы бирүне таләп итеп резолюция-карарлар кабул ителде. Чарада төрле милләт кешеләре, шул исәптән руслар да катнашты. Мин ул карарларны почта аша ул вакытта ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булган М.Ш.Шәймиевкә, Югары Совет депутатларына җибәрә идем. Ул телеграммаларны Югары Советның белдерүләр тактасына да элгән булганнар. Заводта үткән соңгы митинг азагында: «Әгәр Татарстанга Союздаш республика статусы бирелмәсә, ТИҮ заводта забастовкалар оештырачак», – дигән идем. Бу белдерүдән соң завод җитәкчелегендә бик зур сөйләшүләр булганы хәтердә.
Тагын бер истә калган вакыйга – Кою заводы ТИҮ оешмасының Чаллыга концерт белән килгән Кырым татарларының «Хайтарма» ансамбленә ярдәм итүе. Эш болай булды. Аларның киләсе алдан ук билгеле иде. Алар җибәргән белдерүләр шәһәр урамнарына алдан сөйләшенгәнчә ябыштырылган. Ләкин концертның кайчан һәм кайда үтәчәге турында бу белдерүләрдә язарга «оныталар».
Шулай итеп мэриянең концертлар залында үтәсе концертка халык килми кала. Бу турыда Казаннан заводның генераль директоры урынбасары, социолог Фәрит Кәшиф улы Каниковка дусты – кырым татары шалтыратып, ярдәм итүен сорый. Фәрит Кәшиф улы миңа әйткәч, мин тиз генә афиша ясадым, аны ул вакытта завод профкомы җитәкчесе Антонченкодан күбәйтү өчен рөхсәт алып, завод типографиясендә күбәйтеп бастырттым да, шәһәр урамнарына ябыштырып чыктым. Ә Фәрит үзе аларны заводның пионер лагерына урнаштырды (алар Кою заводы янындагы мәйданда, чегән таборы кебек түгәрәк ясап, машиналары белән урнашканнар иде.) КамАЗ мәдәният сараендагы шыгрым тулы залда узган ул концертны мәңге онытасым юк. Сөргенлектә яшәп тә, үз сәнгатьләрен шундый югарылыкта саклап калган кырым татарларына хөрмәтем нык артты. Ә теге белдерүләргә концертның кайда, кайчан үтәсен язарга оныткан абзыйлар Казан татарлары белән Кырым татарларының арасын дошманлаштырырга тырышсалар да, аларның бу максатлары тормышка ашмады. Ләкин безгә һәрвакыт сак булу кирәк, дошманнарыбыз безне шундый вак мәсьәләләр белән дә дошманлашу дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкиннәр.
Чаллы ТИҮ оешмасы 1988нче елның 18нче декабрендә мэриянең 400 урынлы кече залында узган халык җыенында төзелде. Үзем ул җыелышка чакырган белдерүләрне пединституттан барып алып, КамАЗның Кою, РИЗ, Двигательләр заводларына ябыштырып кайтсам да, ул җыелышта катнаша алмадым. Сәбәбе: машина авариясенә эләгеп, аягым сынды да, бот төбенә кадәр гипс салынып, урын өстендә ята идем.
Җыелышта идарә әгъзалары, ТИҮ рәисе итеп Гаяз Лотфурахман улы Малихов сайланган. Идарә әгъзаларының исем-фамилияләре язылган исемлек әле дә сакланган. Ләкин, шулай булуга карамастан, соңгы елларда Чаллы ТИҮ тарихын бозып, Чаллы шәһәре энциклопедиясенә ТИҮ турында ялган белешмә язылды. Анда Чаллы ТИҮ оешмасын ул елларда ТИҮ оештыруга катнашмаган кешеләр (исемнәрен атыйсы килми, мин бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасында язган идем инде) төзеде дип язганнар. Ә катнашкан кешеләрнең фамилияләре дөрес язылмаган. Габдрахман Җәләлетдинов урынына Г. Хәләлетдинов дип язылган һәм башка төгәлсезлекләр. Чаллы шәһәре энциклопедиясен төзү өчен җаваплы кешеләр, Чаллы ТИҮ эшчәнлеген кимсетеп, аның дәрәҗәсен төшерергә тырышканнар, ахрысы. Әмма алар, үз максатларына ирешә алмыйча, бары Чаллы шәһәре энциклопедиясенең генә дәрәҗәсен төшерә алганнар.
1990нчы елларда «Аргументы и факты» газетасы язып чыккан иде: «На территории СССР татарский народ смог создать такую мощную организацию ТОЦ, равную только Комунистической партии Советского Союза…» Үзем бу оешма эшчәнлегендә катнашуым белән чиксез горурланам.
Мәкалә язудан файдаланып, барлык ТИҮ ветераннарын ТИҮнең 30 еллык бәйрәме белән котлыйм. Сәламәтлек телим.
Киләчәктә ТИҮ тарихы белән яшьләр, галимнәр кызыксыначак әле. Аларга дөрес тарих калдыру өчен, истәлекләребезне языйк, архивларыбызны тәртипкә китерик, аларны милли архивларга, музейларга тапшырыйк.
Чаллы ТИҮ ветераны Мөнир СИТДИКОВ

Комментарии