КЕМ ҖАВАП БИРЕР?

КЕМ ҖАВАП БИРЕР?

Бу хатны «БГ» битләрендә чыккан үткен сүзле, кыю фикерле көн кадагына суккан язмаларны укыгач, күп уйланулардан соң язарга булдым.

Мин – озын тормыш юлы узган хезмәт ветераны. Кайберәүләрнең үз эшләренә ваемсыз булулары хәйран калдыра.

43 ел эшләп, 1998 елны лаеклы ялга чыктым. Матур гына яшәп ятканда, миндә 2нче типтагы шикәр авыруы билгеле булды. Күп төрле дәвалау ысуллары куллансам да, буыннарга зыяны тими калмады. 2010 елның март аенда аякка баса алмас хәлдә Нурлат район хастаханәсенә эләктем. Әмма монда эшләүче хирург-табибларның (алар монда унлап) берсе генә дә 9 көн буена яныма кереп карамады. Ярый, бер практикант студент бар икән, ул көнгә бер кереп чыга иде палатага. 10нчы көн дигәндә аякның кан тамырлары тишелеп кан ага башлады. Минем өзгәләнеп кычкыруыма хирург Н. Лисюков керде дә: «Инде соң, аягыгызны кисәргә кирәк», – диде. 70 яшьтә булсам да, яшисе килә бит, ризалаштым. Уң аякны тездән югары кистеләр. 10 көн ятканнан соң, яралар яртылаш төзәлмәгән хәлдә «Артык көн стационарда тота алмыйбыз», – дип чыгардылар. Өйдә медсестра яллап дәва алдым. Җәрәхәт төзәлде. Инде бюрократия системасында формализм башланды. Өч ай буена инвалидлык ала алмадым. Үзем култык таягы белән кабинетлар буйлап йөри алмыйм, бу юлны хатыным белән кызым үтте. Инде протез ясату мәсьәләсе килеп басты. Инвалидлыкка тутырган шул ук кәгазьләрне тагын бер кат җыярга туры килде. Өч атнадан соң Нурлатка җибәрделәр. Шулай йөреп ел үтте. Акча юк, дип протез ясалмады. Күп шалтыратулардан соң, 2011 елның 11 июлендә протез ясатырга бару өчен юллама алырга чакырдылар. Бер ел ярым яткан кәгазьләрнең дөрес тутырылмаганын белүче булмаган. Безгә алар ясаган хатаны да йөреп үзебезгә төзәттерергә туры килде. Бар җирдә кайнар телефоннар, дип мактаналар. Болар артында мәңгелек боз, билгесез караңгылык икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлый.

Мондый кәгазьләрне тутырганда аларның дөреслегенә авырумы, әллә шуны тутыручы, раслаучы җаваплымы?

Үткәннәрдән һәм кичергәннәрдән соң йөрәк әрни, сызлана, сорауларга җавап эзли.

М. ЗАРИПОВ. Нурлат шәһәре.

Комментарии