- 13.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №01 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Табигатьне яратмаган кеше юктыр инде ул. Тик аны ярату гына җитми, булганын саклый белергә дә кирәк. Җир бит ул тере җан иясе сыман, аның балансын боздыңмы, ул ачулана, селкетеп тә ала, суга да батыра, көйдерә дә…
Каладан туган авылыма кайту белән үк бакчам тирәли илле төп агач утыртып чыктым. Яраткан юкәләрем хәзер коймадан биегрәк булып килә инде. Кайберләре чәчәк тә ата. Аның хуш исе, чәчәкләреннән бал кортларының бал җыюын күрү күңелгә үзенчә тынычлык бирә. Юкә агачы тиз үсә һәм аңа каргалар ояламый. Карга дигәннән, аларның тавышлары колакка үтә ягымсыз, шомлы. Өстәвенә, алар авыру таратучы кошларның берсе дә әле. Явыз каргалар җиләк-җимеш бакчаларына һөҗүм итеп, шытып чыга башлаган яшь үсентеләргә зыян салалар. Өлгереп килгән җиләкләрне, хәтта алмаларны да чукыйлар. Синең ясап куйган карачкыларыңа да исләре китми аларның. Бу кошлар картайган тал, тирәк һәм каеннарга ояларга ярата. Шул агачларны өй тирәсеннән юк итеп кенә каргадан котылырга була. Карга артык күп булган авыл хуҗасыз, ямьсез авыл ул.
Экологиянең чисталыгы яшеллеккә бәйле булуын барыбыз да яхшы белә. Экологлар урман хуҗалары белән элемтәгә кереп, зәңгәр чыршы үсентеләрен авылларга да кайтарып утырту эшен көйли алсалар, бик шәп булыр иде. Ник дисәгез, ул бик матур агач бит. Кыш көне дә купшылыгын югалтмый. Йорт тирәсенә зәңгәр чыршы утыртырга теләүчеләр аз булмас иде дип уйлыйм. Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә бер агач булса да утыртырга тиеш, диләр. Үзең утыртып, үстереп калдырган агач – ул синең истәлегең.
Самат РИЗВАНОВ,
Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии