Бабай әйтсә, хак әйтә

Мин – 18 яшьлек егет. Студент, комсомолец, спортчы, коммунизм төзүче. Бабайга 90 яшь. Ул әйтә: «Улым, бу власть болай тормас. Ул ничек канга батырылып төзелде, шулай канга батырылып таралып бетәчәк». Мин карышам: «Бабай, ул мәңгелек. Без коммунизмда яшәрбез», – дим. Ул көлде: «СССР таралачак һәм син аны күрерсең». 

80нче еллар азагы. Инде әтиемә 75 яшь. Ул әйтә: «Бабаң дөрес әйткән. СССР җимереләчәк. Мин, бәлки, аны күрә алмам инде. Син күрерсең». 

90нчы ел. СССР нигезенә кадәр җимерелеп, таралды. Бабай да, әти дә хаклы булып чыктылар. Әти 1992нче елда үлде. СССР җимерелгәч тә ике ел яшәде әле. 

Бабай да, әти дә гади кешеләр иде. Дәүләт эшлеклеләре дә, галимнәр дә түгел, зур түрәләр дә, күрәзәче дә булмадылар. Ләкин мин аларның табигый зирәклегенә шаккатам. Алдан күрү сәләте, уйлый, фикер йөртә белү шундый нәтиҗәләргә китергәндер. 

Әти сугыш ветераны, ләкин сугыш турында бик аз сөйли иде. Сугыш турындагы киноларны бөтенләй карамады. Бер вакыйга сөйләгәне генә истә калган. «Сугыш тынган арада политзанятияләр була иде, – ди. – Политрук сүз саен: «Русские солдаты освободили такое-то село. Храбрые русские воины освободили такой-то город», – дип әйтә». Әти рөхсәт сорап: «Почему одни русские? У нас в батальоне есть и узбек, и казах, мордвин, я вот татарин, Васильев – чуваш. Может правильно – советские солдаты?» – дип әйткән. Политрук кызарынган, бүртенгән. Озак дәшми торгач: «Да, Якупов, ты прав, советские солдаты», – дип кабатларга мәҗбүр булган. 

Бу хәл минем белән дә кабатланды. Мине ике айга армиягә сборга алдылар. Шулай ук политзанятие бара. Замполит сөйли: «Русский народ героически воевал, храбрые русские войска освободили Европу от фашизма. Русские взяли Берлин». Мин рөхсәт сорап: «Әтием әйткән иде. Анда руслардан башка халыклар да булган. Дөресрәге: совет халкы, совет солдатларыдыр?» – дидем. Шундый ук реакция. Политрук озак кына эндәшми торды. Агарынды, кызарынды, аптырады. Соңрак: «Да, верно, советский народ, советские солдаты», – дип танырга мәҗбүр булды. Ләкин мине соңыннан «Ленин бүлмәсе»нә чакырып, комбат, политрук һәм комсорг бик нык кыздырдылар. «Бездә милләтләр дуслыгы, интернационализм. Син армиядә милләтара хәлләрне кузгатма», – дип кисәттеләр. 

Рәис ЯКУПОВ, 

Чаллы шәһәре 

Комментарии