Халыкны кайгырткан закон бармы ул?

Халыкны кайгырткан закон бармы ул?

Мин 30 ел төзелештә эшләп, 55 яшемдә пенсиягә чыктым. Аңа кадәр 9 ел 3әр сменалы эштә эшләгән идем. Пенсиягә чыгарга 2-3 ай кала кулларым әйбер тотмас булды. Нәрсә генә алсам да, кулдан төшә дә китә. Ә бусаганы атлап чыкканда аякларымны бусагага күтәреп куя идем. Хастаханә юлларында йөреп, тартып-сузып, 55 яшемне тутырдым да пенсиягә чыктым. Аннары берничә ай дәвалана торгач, аяк-куллар акрынлап рәтләнгән кебек булды. Аллага шөкер.

Пенсия яшен арттыру турында сүз бара. Мәсәлән, мин тагын 5 ел берничек тә эшли алмый идем инде. Төзелештә анда бар җирдә дә кул көче кирәк. Без бит әле, хатын-кызлар, эш арасында 2-3 кенә булса да бала да табабыз. Бала бит ул авырмыйча гына үсми, йокысыз төннәре дә күп була. Безнең белән эшләгән кешеләрнең кайберләре 60 яшенә дә җитмичә үлеп китте. Авыр хезмәт йөрәккә тиз бәрә.

Сайлау алдыннан депутатлар ниләр генә вәгъдә итми. Аларны тыңласаң, җәннәттә яшәячәкбез. Ә сайлангач, әйткән сүзләрен оныталар. Оныталар дигәч тә, бөтенләй үк онытып бетермиләр, законнарны чыгарып торалар. Әйтик машина йөртүчеләргә нинди генә кырыс законнар чыгармадылар, түләп кенә бетер. Аларны савым сыерына әйләндерделәр.

Кыш көне боз өстендә тишек тишеп утырасың икән – түлә. Әле балыгы булса икән. Кеше анда ял итәргә бара бит. Подъезд төбенә чыгып тәмәке тартасың икән – түлә. Авыл урамында йорт каршыңда биегрәк булып үлән үсә икән, авыл советыннан штраф тотып килеп җитәләр. Матур булып үскән үлән кемгә комачаулыйдыр? Акчасыз гади халыкка барысының да теше үтә. Ә менә хөкүмәтне имеп көн күрүчеләргә тешләре үтми. Мәсәлән, Русиянең Дәүләт Думасы депутаты А.Скочның судагы яхтасы 150 миллион доллар тора («Акчарлак» гәҗите, 4 октябрь, № 39). Бу әле судагысы гына. Коры җирдә ниләре бардыр, аларын язмаганнар. Нәрсә, депутатлар шул кадәр күп акча эшлимени? Ул безнең ише пенсионерлар турында уйлыйдыр, дисезме? Сталин заманында бер кесә борчак өчен себергә сөргәннәр.

Ил башына Сталин кебегрәк кеше килсен иде дә, коррупциянең, хөкүмәтне талаучыларның артларына тибә торган закон чыгарсын иде. Үзебезнең депутатлар барысы да авылдан килгән кешеләр бит. Нигә алар бераз авыл хуҗалыгын торгызу турында да уйламый? Фермалар, эш урыннары булса, кеше авылдан китмәс иде хәзер, рәхәтләнеп эшләр иде. Депутатлар тагын закон чыгарып яталар: автобусларда йөрү бәясе 25 сум урынына 33 сум буласы, ди. Нигә бер генә закон да гади халык файдасына чыгарылмый соң ул?

Кәүсәрия СӘМИГУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии