- 14.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Безнең яратып тыңлый торган, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап тапшырулар эшләүче, ихтирамга лаеклы, көчле журналистлар эшли торган «Татарстан» радиобыз бар. Бу радио, халкыбыз тарихында булган гыйбрәтле дә, тетрәндергеч тә булган гамәлләр белән беррәттән, илдә бара торган үзгәрешләр, яңалыклар белән дә таныштырып бара.
Узган елның 9нчы декабрендә, Рәзин Нуруллин алып барган тапшыруда, чыгышы белән Азнакайдан булган милләттәшебез Ильяс Дәүли белән әңгәмә булды. Бу егет беренче курстан ук укуын ташлап, әти-әниләре каршы булуга да карамастан, үз теләге белән Әфган җиренә хезмәт итәргә китә. Өлкән сержант дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итә. Бер Әфган карты белән дуслашып китәләр һәм Ильяс аларга кунакка йөри. Бер шартлау вакытында контузия ала һәм аягын өздерә. Хәрби хезмәттән егет сугыш батыры булып кайта. Мәскәүдә институт тәмамлый һәм Әфган сугышчылары җәмгыяте җитәкчесе булып эшли.
… Тапшыруда ватанпәрвәрлек хисе һәм хәзерге яшьләрдә ул хис бармы, дигән сорау буенча фикер алышу булды. Сугыш чорында
Ватанпәрвәрлек хисе бик көчле иде. Сугышчылар үз-үзләрен аямыйча сугыштылар. Хәзерге вакытта илебездә яшәүчеләрдә ул хис кимегәннән-кими бара. 25 елдан бирле барган үзгәртеп корулар гади халык файдасына булмады. Гадел законнар булмаган, коррупциягә баткан илдә, бөтен халык байлыгын үзләштереп яшәүче җитәкчеләр булганда, илеңнең патриоты булып булмый торгандыр.
Илдә яшәүче урыс булмаган халыкларга карата төрледән-төрле кыерсытулы гамәлләр эшләнеп тора. Аларның милли мәнфәгатьләре исәпкә алынмый. РФ Конституциясендә язылган законнар үтәлми. Законнарның үтәлешен таләп итә торган митинглар үткәрергә рөхсәт ителми, яки бик зур суммалы штрафлар «чәпәп» куялар. Татар халкыңның милли мәнфәгатьләрен яклап чыксаң, сине экстремист, сепаратист, ваһһаббчы, милләтче дип атаячаклар. Ә урыс кешесе үз милләтен яклый икән – аны Русиянең патриоты дип атыйлар. Русиядә халыкларның Ходай тарафыннан бирелгән телләрен бетерү өчен нәрсә генә эшләмиләр. Мәктәпләрдә ана телен укымаска мәҗбүр буласың, чөнки имтиханнар бары тик урыс телендә генә рөхсәт ителә.
Мәскәүдән милли университетыбызны ачарга рөхсәт бирмәделәр. Үзебезгә кулай булган латин әлифбасына да күчеп булмады. Казанны басып алганда һәлак булган урыс сугышчыларына багышлап куелган һәйкәл бар. Ә менә Казанны, үз дәүләтен саклап башын салган милләтчеләребезгә һәйкәл куеп булмый. Бер генә халыкның мәнфәгатьләрен яклап, башка халыкларның хокуклары чикләнгән илдә, кешеләрдә ватанпәрвәрлек хисен көчләп уятып буламы инде?
Чит илләрне басып алып, аларны үзеңә буйсындырып яшәү ул ватанпәрвәрлек түгелдер. Дөнья җәмәгатьчелеге алдында үзеңне илбасар итеп күрсәтеп, башка халыкларның дошманы булып калуга китерә торган гамәл бит ул. Шул ук Әфган сугышы безгә бик кыйммәткә төште. Үсеп җитеп, яши генә башлаган 18-20 яшьлек егетләребезнең һәлак булулары, гарип калып, психикалары бозылып кайтып авыру булып яшәүләре – әти-әниләре, туганнары өчен дә гомерлек бәла булды бит. Ул мәгънәсез сугыштан котылдырган өчен М. Горбачевка рәхмәт әйтергә кирәк.
Илдәге тәртипсезлекләр, гаделсезлекләр булганда, бөтен халык байлыгын үзләштереп яшәгән байлар илендә үз илеңнең ватанпәрвәре булып яшәргә теләүчеләр күп булмас кебек тоела миңа.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Хокуксызлар илендә ватанпәрвәрлек була аламы?,

Комментарии