- 14.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Р. К. Нигмәтуллиннан хатлар (13.12. 2013 № 42263, 27.12. 2013 № 44043, 44403, 45254) килде. Бу хатларда: «Карл Маркс урамында урнашкан 41 йортны кичекмәстән бушату буенча тиешле чаралар күрүегезне сорыйм», дип, таләп ителгән.
К. Маркс урамы, 41нче йорт адресы буенча биш татар иҗтимагый оешмасы урнашкан. Бу бинаны сату хакында сүз чыккач, Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстан Президентына һәм Дәүләт киңәшчесенә (21. 08. 2013 № 25/13) хат язган иде. Казан шәһәре Башкарма комитеты аппарат җитәкчесенең Д. Г. Калинкин хатында (12.09.2013 № 31022): «Әлеге бинада урнашкан күпсанлы иҗтимагый оешмаларның милләтне саклау өчен күпьяклы һәм нәтиҗәле эшчәнлекләрен саклап калу, киләчәктә дә дәвам иттерү өчен шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан бу оешмаларга башка бина бирү эше алып барыла», – дип, вәгъдә бирелгән иде.
20нче сентябрьдә Бөтентатар иҗтимагый үзәге бинасы сатылгач, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппарат җитәкчесенең Д. Г. Калинкин хатында (26.09. 2013 № 33988): «Предоставление другого муниципального имущества в безвозмездное пользование Всетатарскому общественному центру будет рассмотрено после подачи заявления и необходимых документов в Комитет земельных и имущественных отношений Исполкома г. Казани», – дип, вәгъдә бирелгән иде.
24 сентябрьдә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге Казан шәһәре башкарма комитетының җир һәм милек мәсьәләләрен хәл итү комитеты җитәкчесе И. Т. Фаттаховка татар оешмаларына бина сорап хат җибәрдек (№ 38/13 24.09. 2013) һәм барлык кирәкле документларны тапшырдык. Әмма Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты (җаваплы Галәүтдинов Р. Г., Шкаликова В.) бу эшне эшләмәде, безгә «була-була» дип вәгъдә итеп, мыскыл итеп, 3 ай алдап йөрде.
Бер ай ярымнан соң килгән җавапта (№ 19278/КЗИО-ИСХ 07.11. 2013) «ачыкланган биналар шулай ук Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә вариант буларак тәкъдим ителергә мөмкин» диелгән. Әмма ике ай ярым көтеп, без ике тәкъдим алдык
(№ 20672/КЗИО-ИСХ 03.12. 2013). Алар Ютазы 1 һәм Арбузов урамы 6 адреслары буенча урнашкан. Болар – безнең эшчәнлеккә ярамый торган биналар. Арбузов урамы 6 адресы буенча урнашкан бина – яз көне су баса торган ярымподвал. Шул ук хатта «бинадан китмәсәк, бернәрсә дә бирмәгән килеш, безгә каршы җинаять эше кузгату» белән яныйлар. Җавабыбызда (№ 53/13 04.12. 2013) без яңа вариантлар тәкъдим итүне сорыйбыз һәм «бинадан чыгып китүне, башка бина табылганчы кичектереп торуыгызны үтенәбез», – дибез. Әмма безгә бүтән вариантлар тәкъдим итмиләр, кичекмәстән, бинадан чыгып китүне таләп итәләр (№ 21085/КЗИО-ИСХ 10.12. 2013 ). Шул ук вакытта безгә К.Маркс урамындагы буш торган 23нче йортның 1нче каттан түбән өлешен сорагач, бер сәбәпсез: «Ул «Созвездиегә» бирелгән бугай», – дип котылдылар. Әйтерсең, «Созвездие»гә тулы аерым Татар яшьләр театры бинасы бирелгәнен белмиләр.
Өч ай эчендә бер бина (!) күрсәттеләр (Арбузов урамы, 6нчы йорт). Ул җимерек ярымподвалда, яз көне су баса торган бина.
Без үзебез табып тәкъдим иткән буш биналар турында даими тискәре җаваплар алабыз. 10.12.2013 ел хатта без түбәндәге буш биналарны күрсәтүне сораган идек:
Бауман урамы 30нчы йорт – 130 квадрат метрлы, Бауман урамы 47нче йорт – 137 квадрат метрлы, Бауман урамы 62/9нчы йорт – 76,9 квадрат метрлы, М. Җәлил урамы 5нче А йорты 88,8 квадрат метрлы, К. Маркс урамы 23/6нчы йорт – 113 квадрат метрлы, Ташаяк урамы 1нче йорт – 79,3 квадрат метрлы, Толстой урамы 18нче йорт – 73,3 квадрат метрлы. Әмма Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты (җаваплы Галәүтдинов Р. Г.) бу биналарны күрсәтергә теләмәде. Юкса, алар арасында беркемгә дә бүленеп бирелмәгән биналар да бар иде.
Казан шәһәре башкарма комитетының бу гамәлләрен татар иҗтимагый оешмаларын белә торып алдау һәм мыскыл итү дип бәялибез һәм башбаштаклык өчен җаваплыкка тартуны таләп итәбез.
Р. К. Нигмәтуллин «Карл Маркс урамындагы, 41нче йортны кичекмәстән бушату буенча тиешле чаралар күрүегезне сорыйбыз» дип, яза. Безнең китәргә урыныбыз юк. Шуңа күрә Сездән үтенеп сорыйбыз:
- 26.09. 2013 № 33988 Казан шәһәре Башкарма комитеты аппарат җитәкчесенең Д. Г. Калинкин хатында, № 19278/КЗИО-ИСХ 07.11. 2013 Р.Ф.Шәйдуллин хатында татар оешмаларына түләүсез файдалануга бина бирү вәгъдә ителгән иде. Шуңа күрә безгә биналар тәкъдим итүне сорыйбыз.
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты үз вәгъдәләрен үтәргә тиеш һәм без тәкъдим иткән биналар арасыннан буш булганнарын күрсәтергә тиеш.
- ХХ гасыр башында «Шәрекъ» татар клубы эшләгән, Тукай, Фатих Әмирхан рухын саклаган бинада (Татарстан ур.) татар оешмаларына урын табуны сорыйбыз.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Нуриәхмәт Г. З.
Татар Йортын саклап калу өчен ярдәм:
карта Сбербанка 40817810562197163442
тел. 89046618534
Хөрмәтле Президент әфәнде!,
Комментарии