Татар «фастфудлаша» яки Казанда милли татар ризыклары табып буламы?

Татар «фастфудлаша» яки Казанда милли татар ризыклары табып буламы?

Казаныбызга көн дә чит төбәкләрдән кунаклар килә. Хәер, республика эчендә кайнап та, башкалага бүген генә аяк атлаучылар да күп. Шуңа да шәһәр урамнарында «Кайда тамак ялгап алырга мөмкин?», «Татарның милли ашханәсе кайда икән?» дигән сораулар еш ишетелә. Чыннан да, татарның милли азыгын кайда ашарга була соң? Шул сорауга җавап эзләп, Казанның тамак ялгау нокталарын урап чыгарга булдык.

Татарның милли ризыгы тупланган урыннар күп бит, дип уйласам да, эзли башлагач, башыма бер ашханә дә, кафе да килмәде. Ләкин Казанның Бауман урамына аяк басу белән, танылган пешерүче Юныс Әхмәтҗанов тарафыннан төзелгән «Татар кулинария йорты» рестораны күзгә чалынды. Биредә җаның теләгән барлык милли ризык та бар дип беләм: өчпочмагы, чәкчәге, кыстыбые, бәлеше, гөбәдиясе. Кереп карарга кирәк, тамак та ялгап булыр, дип, ишегенә якынлашсам, ни күрим: «Ресторан ябык» дигән язу эленгән. Димәк, татарның телен генә түгел, милли ресторанын да «кискәннәр»…

Татар кухнясы дигәч, күбебез өчпочмакны атый. Тик өчпочмак татарныкы гынамы икән соң? Ник дигәндә, бүген үзбәк ашханәләре менюсында да бар ул ризык. Ә андый ашханәләр, татар милли кафеларыннан аермалы буларак, ике адым саен. Димәк, өчпочмакны да табу җиңел дигән сүз. Ләкин алардагы өчпочмак без белгән кебек түгел инде. Аларның камыры ук татарныкыннан аерылып тора: катламлы итеп эшләнелгән, ә бәясе гигант өчпочмакныкы кебек – 50-60 сум.

Шуңа да беренче тапкыр Казанга килгән булсаң, Бауман урамындагы «Чәй йорты» иң кулай урын булыр. Кечкенә чакта гаилә белән Казан карарга дип килгәч, иң беренче эш итеп, тамак ялгарга шунда атлый идек. Кайвакыт чират күп булганлыктан, көтәсе килмичә, чыгып китүчеләр дә күренгәли иде. Ә бүген исә биредә бармак белән санап булырлык 5-6 кеше утыра. Югыйсә, монда төп татар ашлары тупланган дип әйтергә була: теләсәң өчпочмагы да, бәлеше дә, өлеше дә, гөбәдиясе дә, чәкчәге дә бар. Бәяләр дә тешләми.

Хәзер бар халык йөри торган кафеларны да урап чыгыйк инде. Соңгы вакытта популярлашып киткән кафеларны дисәк, дөресрәк булыр. «Кайда бик тиз генә җылы һәм тәмле итеп тамак ялгарга?» дигән сорауга күп кенә казанлылар хәзер «Түбәтәй» яки «Кыстыбый» кафелары дип җавап бирә. Чын безнеңчә милли исемле кафеларда миллилек ни дәрәҗәдә икән, кафе атамасы белән генә чикләнмиме – шул сорауларга җавап эзләдек.

Дөресен әйтим, биредә чынлап та сыйланырга була. Колакка ишетелгән татарча җырлар да күңелне җылыта. Ләкин бер нәрсә генә кәефне төшерә: менюларында өчпочмак һәм гөбәдиядән кала, күбрәк фастфуд ризыклары күренә. Алай гына да түгел, милли ризыкларны фасфудлаштыралар да икән. Мисал өчен «Өчпочмак-фри»ны алыйк. Тышкы яктан бөгелгән кечкенә генә өчпочмакны чын өчпочмак дип авызыңа кабасын, ә анда – төелгән бәрәңге белән гөмбә яисә эремчек. Аның янына «кыстыбургер», «яшелтыбый», «чеп-чеби» һәм башка тиз пешерелә торган азык-төлекләр дә өстәлә: татар һәм башкорт халкының милли ризыгы булып торган кыстыбый камырына тутырылган төрле эчлекләр. Тышлыгы да көннән-көн төсен үзгәртә: кызыл, кара, яшел һәм башкалар. Тәме һәм бәясе буенча да «Макдоналдс» нокталарында сатыла торган бургерлардан аерылмый төсле. Шундый тәм-том булганда, татарның милли ризыкларына ничек күз төшсен ди?

Бу ни галәмәт икән дип, әлеге кафе хуҗаларының фикерләрен белештек.

– Элек-электән кыстыбый эченә мәк яки эремчек, ботка яки төелгән бәрәңге салып авыз иткәннәр. Шуңа да ул фасфуд буларак безнең көнгә килеп җиткән, – дип башлады сүзен «Кыстыбый» кафесына нигез салучы Азат Нәҗметдинов. – Халык үзе теләгәнне үзе тудырган, шуңа бүген дә без бу кысаларны киңәйтергә теләп, төрле эчлекләр уйлап таптык. Ләкин моны татар милли ризыгын тулаем үзгәртү дип санамас идем.

Хәер, халык үзе бу фасфудны тели һәм яратып ала. Шуңа да ризыкларның милли төсмере югала бара.

– Казанның теләсә кайсы туклану урынында өчпочмак табарга мөмкин. Ләкин аларның һәрберсен дә тәмле һәм чын мәгънәсендә хәләл дип әйтеп булмый. Ә халыкка барысы бергә кирәк: хәләле дә, арзаны да, тәмлесе дә. Ләкин кайчак өчпочмакны кабып карау белән «моны пешергәндә берәр эткә зыян килмәде микән» дип уйлап куясың. Шуңа да дөрес ашханә сайларга кирәк, – дип сөйләде бер конференциядә «Түбәтәй» кафесы директоры Солтан Сафин. – Аннары халыкны гади өчпочмак белән генә тотып булмый, гел яңалык һәм үзгәреш кирәк. Бәлеш, гөбәдияне әбиеңдә кунак булганда да ашый аласың бит, ә мондый «Өчпочмак-фри»ларны – бездә генә.

Билгеле ки, бүген татар ашханәләренә керүчеләр саны чикле. Чөнки бүген бургер, пицца, роллы ише читтән кергән ризыклар модада, телевизордан да шуларны рекламалыйлар. Татар эшмәкәрләре дә Америка бургерлары рестораны ачу ягын карый. Ә үзебезнең татар кухнясы, үксез бала кебек, читтә моңаеп тора. Шуңа да «Түбәтәй», «Кыстыбый» кафелары хуҗаларына «Афәрин!»нән башка сүз юк. Бу кафеларда татар милли ризыкларын саклап калырга тырышалар. Казаныбызда җанны гына җылытырлык булса да өчпочмак табарга мөмкин икән әле. Тик татар халкы өчен ят булган төрле ашамлыклар милли ризыкларны күләгә артында калдырмас дип әйтеп булмый. Киләчәктә чын кыстыбый эченә нәрсә салынганын да онытмасак ярый инде…

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии