Яшьләргә патриотик тәрбия җитми

Яшьләргә патриотик тәрбия җитми

Хөрмәтле Президентлар! Мин Сезгә үтә мөһим мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәм. Сүз, патриотик тәрбия турында бара.

Соңгы 20 елда Республикабызда һәм илебездә зур үзгәрешләр булды. Уңай үзгәрешләр дә җитәрлек, тискәреләре тагын да күбрәк.

Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә телевизорның кайсы гына каналын кабызсаң да, талау, көчләү, үтерү, эчкечелек, наркоманнар һәм коррупция хакында күрсәтәләр. Әйтерсең, без җинаять дөньясында гына яшибез! Нинди генә мәсьәлә килеп басмасын, барысы да акчага терәлеп кала. Дөрес, акча да кирәк. Әмма бүген халыкка акча түгел, ә тәрбия җитми! Бигрәк тә патриотик тәрбия!

Элеккеге идеологияне юкка чыгардылар, ә яңасы никтер булдырылмады. Яшьләрне узган тарихи традицияләргә таянып, уңай мисаллар үрнәгендә тәрбияләү бетеп бара. Шуның белән бергә патриотлык та бетеп бара. Минемчә, патриотлык булмаган илнең киләчәге дә юк. Чөнки җитәкчеләр җавапсызга, ә халык битараф һәм ваемсызга әйләнә. Кызганыч, әмма бу күренешләр инде тормышыбызда тамыр җәя. Юкса, Мәскәү метросындагы шартлаулар, корабльләр бату һәм башкалар булыр идеме? Меңләгән кешенең гомере өзелү, илебезнең коррупция баткаклыгына чума баруы – болар барысы да шул җавапсызлык һәм битарафлык нәтиҗәсе!

Кызганыч, яшьләрнең күбесе патриотлыкның нәрсә икәнен дә белми. Күбесе хәтта патриотлык белән фашистлыкны янәшә дә куя. Бик күпләр Ватан төшенчәсен хөкүмәт белән бутыйлар һәм хөкүмәткә булган ризасызлыклары аркасында Ватанны гаеплиләр. Иң аянычы шунда, Гитлер фашизмын юк иткән илнең үзендә фашистлык чәчәк ата.

Хөрмәтле Президентларыбыз! 2015 елда Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Киләсе елда исә бу зур датага әзерлек эшләре булачак. Шул уңайдан, киләсе елны илебездә «Патриотик тәрбия» елы дип игълан итүегезне сорыйм!

Безнең авылда ике музей эшли, ике һәйкәлебез бар. Киләсе елның февралендә тагын бер һәйкәл ачарга җыеналар. Ул Әфганстан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куела. Бөек Ватан сугышында катнашып, тыныч тормышта вафат булганнарның да исемен мәңгеләштердек, алар хөрмәтенә дә һәйкәл куелды. Мондый гамәлләр илебезнең һәр почмагында булдырылсын иде. Бу һәлак булганнарны хөрмәтләү генә түгел, ә яшьләрдә патриотлык хисләрен тәрбияләү чарасы да бит.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезгә үтенечем бар. Патриотлык сүзен зинһар ватанпәрвәрлек сүзе белән алыштырмасагыз иде. Укучыларның барысы да ул сүзне аңламый да, укырга да теләми.

Зөфәр абыегыз ДӘҮЛӘТШИН.

Тукай районы, Иске Абдул авылы.

Комментарии