- 19.03.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Уразавыл мәдәният йортында милләтебезнең зыялы шәхесләре белән күп очрашулар булган. Биредә Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев кебек талантлы җырчыларыбыз чыгыш ясаган. Һәм менә бу сәхнәдә бүген мин «мәйдан тотам», халкыбызга төбәк тарихын, кырык еллык иҗатым, татар теленең бүгенге хәле турында сөйлим.
Әйе, бүген Уразавыл мәдәният йортында тарихи очрашу. Бу минем үзем өчен дә шулай, чөнки мин беренче тапкыр, инде яңа сыйфатта, шушы районда яшәгән кеше буларак, халык алдында чыгыш ясыйм. Шуңа күрә җаваплылык та бик зур, бу үзенә күрә бер сынау иде, һәм без аны ирем Хөсәен белән лаеклы рәвештә башкарып чыктык, Аллаһка шөкер!
Барысы да алдан яхшылап уйланган иде, килгән халыкны чәчәкләргә күмелгән якты сәхнә каршы алды. Экранда «Без татарлар» дигән җыр яңгырап тора, ә ул клипта мин дә бар! Һәм халыкны минем 56 китабымның зур экранда презентациясе, шулай ук залда китапларым күргәзмәсе каршы алды. Очрашуны Кызыл Октябрь районы хакимият башлыгы урынбасары, танылган җырчы Рәшит Ваһаповның нәсел дәвамчысы Рәүф Ваһапов башлап җибәрде. Ул минем иҗатыма зур бәя бирде, телебез һәм тарихыбыз буенча күрсәткән эшләребезгә рәхмәтләрен җиткерде.
Үземнең тормыш юлым, биографиям белән кыскача таныштырып үткәннән соң, иҗатыма күчтем. Әйе, иҗатым зур, Аллаһка шөкер, татар язучысы буларак, милләт алдында үз бурычымны үтәдем. Шул 56 китап арасында проза әсәрләре дә, лирик повестьлар, тарихи романнар да, драма әсәрләре, шигырьләр дә, балалар өчен китаплар да, фәнни-популяр хезмәтләр, публицистика да бар. Әмма иң беренче чиратта, мин – прозаик! 1986нчы елны «Болын» китабым белән Татарстан Язучылар берлегенә һәм СССР Язучылар берлегенә кабул ителдем, ул китапка кереш сүзне Әмирхан абый Еники язган иде, урыны җәннәттә булсын!
Иҗатымны өч чорга бүлеп аңлаттым: лирик – күңел дөньясы әсәрләре – «Болын», «Күл балыгы», «Канатсыз акчарлаклар», «Кем?». Күчеш чоры әсәрләре: «Битлек», «Кыңгырау», «Кара урман», «Соңгы намаз». Тарихи романнар чоры: «Кырык сырт», «Караболак», «Күчем хан», «Һиҗрәт», «Гөләйза». Беренче чор әсәрләрем нечкә күңел дөньясын белеп-өйрәнеп язылган, икенче чор – тормышны белеп һәм өйрәнеп, соңгы тарихи чор – милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихын йөрәгем һәм гомерем аша уздырып язылган әсәрләр, һәм алар озын гомерле булачак, иншәәАллаһ!
Шәхесләр турында китапларым – Батырша турында өч китап, Һади Такташ, Һади Атласи турында китаплар, Михаил Худяков турында ике китап, Габдрәшит Ибраһим турында ике, Күчем хан турында бер һәм Чыңгыз Айтматовның татар анасы Нәгыймә апа турында документаль китабым. Шулай ук балалар һәм үсмерләр өчен махсус язылган әсәрләр – «Сәнгать дөньясына сәяхәт», «Бәхет ачкычы», «Нух пәйгамбәр көймәсе», «Алыплар илендә», «Туфаннан таралган татарлар» китаплары. Драматургия әсәрләре – «Атылган йолдыз» ( Һади Такташ турында), «Безне онытмагыз» (репрессияләр турында), «Сандугачның балалары», «Вакыйга җүләрләр йортында бара...» һәм башка пьесалар... Һәм дистәләгән фәнни-популяр, публицистик китаплар – Сахалиннан алып, Кавказ-Кырымнарга хәтле барып, бөтен Себерне айкап, таралып яткан бөтен татар илен диярлек үз аягым белән йөреп, архивларны өйрәнеп, халык белән очрашып, милләт язмышын бәгырем аша уздырып язган хезмәтләр...
Хәзер менә ирем Хөсәен Аймалетдин белән мишәр дөньясын, Нижгар татарларын өйрәнәбез һәм язабыз. Мин, язучы буларак, бөтен башка проектларымны читкә куеп тордым, без хәзер Нижгар татарларының ачылмаган тарихы турында китап язабыз. Әлбәттә, бу төбәкнең тарихы безгә хәтле дә өйрәнелгән, Галимҗан Орлов, Дамир Хәйретдинов, Мансур Хафизов, Камил Фәтхуллин, ирле- хатынлы Сенюткиннар бу темага шактый язды. Әмма мишәрләрнең борынгы тарихы, бу төбәкнең Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы тарихы, Курмыш һәм Алатыр татарларының Явыз Иванга кораллы каршылык күрсәтүләре, көчләп чукындырулар фаҗигасе, мишәрләрнең Степан Разин яуларында катнашуы һәм рәхимсез рәвештә бастырылулары – болар барысы да аерым өйрәнүне таләп итә, һәм без шул юнәлештә эшлибез. Шушы темаларны ачыклау өчен, без Болдино, Курмыш, Сеченов, Пильнә, Сергач, Касыйм шәһәрләре музейларында булдык, төбәкнең рус краеведлары белән танышып, хезмәттәшлек итә башладык, алар оештырган фәнни конференцияләрдә катнашып, анда татар тарихы турында сөйләдек.
Очрашуда татар теленең бүгенге хәле турында да сөйләдем, ә ул сөенерлек түгел. Күп авылларның мәктәпләрендә татар теле укытылмый, балалар татарча белми, рус теле инде гаиләләргә, мишәр авылларына да үтеп керде. Әле Аллаһка шөкер, мәчетләрдә вәгазьләр татарча бара, ә менә балалар өчен ислам лагерьлары русча гына үтә. Без тел буенча эшебезне шушы хәлне төзәтүдән башладык. Узган җәйдә Чүмбәли авылы мәчетендә оештырылган ислам лагерында Мәскәүдән кайткан рус телле татар балаларына татарның алты хәрефен өйрәттек. Бу проектны хәзер Түбән Новгород өлкәсендә барлык мәчетләрдә дә кулланырга уйлыйбыз. Шул нисбәттән, 4нче февраль көнне Яңа Мүчәли авылында үткән дин әһелләре пленумында ирем Хөсәен бу җәйдә үтәчәк ислам лагерьларында балаларга татар телен дә укыту тәкъдимен керткән. Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының дини идарә рәисе Гаяз хәзрәт Закиров моның белән ризалашкан, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! Без исә бу җәйдә дә мәчетләрдә балаларга татарның алты хәрефен өйрәтергә ниятләп торабыз.
Очрашу ахырында үземнең шигырьләремне дә укыдым, килгән халыкка рәхмәтләремне әйттем. Очрашуда дин әһелләре дә шактый иде, Чүмбәли мәчете имамы, Уразавылда мәдрәсә директоры Наил хәзрәт Абдрахимов, Яңа Мүчәлидән Мәскәү имамы Фәйзрахман хәзрәт, Яндавишчадан мәэзин Хәмзә хәзрәт, Пашаттан минем китапларымны укып баручы Рафик Аймалетдинов үз сүзләрен әйтте, милләт өчен хезмәтебезгә зур бәя бирде, безгә тигез-имин тормыш теләде.
Әйе, хәзер Нижгар төбәге белән минем язмышым гына түгел, иҗатым да, тарихым да нык бәйләнгән. Һәм бу милләт йөген без ирем Хөсәен белән бергә тартабыз, һәм иҗатым өчен ул миңа бөтен шартларны да тудырды. Уразавылда үткән менә бу иҗат кичәсен дә башыннан ахырына кадәр ул оештырды, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Үзебез яшәгән районда, Уразавыл мәдәният йортында халык белән беренче зур очрашуыбыз менә шулай югары дәрәҗәдә, ихлас һәм мәгънәле үтте. Мин моны тарихи очрашу дияр идем, чөнки ул инде үзе дә тарих булып калачак... Киләчәккә барачак...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Түбән Новгород өлкәсе
Комментарии