Кавем хәтере

Быел Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы ай календаре буенча Һиҗри ел исәбе белән Шәүвәл аеның 13нче көнендә – Милади ел исәбе буенча 22нче апрельдә Казанда рәсми булмаган Хәтер көнен үткәргән. Без хәзер XXI гасырда яшибез. Безнең ерак бабаларыбызны XV гасырда, 500 еллар элек, чит кавем үзенә буйсындыру хыялы белән «махсус операция» оештыра. Аларның чорына күрә яхшы тормышта яшәүләренә кызыга. Тик алар, үзләре бәйрәмчә яшәгәнлектән, бу тормышның тырыш хезмәт белән ирешкәнен аңламый. Бу сәясәт тәре походлары, туган телебезне бетерү чаралары аша әле дә дәвам итә. Инде җитмәсә, үзебезнең Диния нәзарәтенең хөрмәтле Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Матәм көнен Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Һиҗри исәбе белән Шәүвәл аеның 13нче көнендә үткәрергә карар кылына. Ул көн ел саен күчеп торачак. Бу Милади календаре белән яшәүче милләтне икегә аеру була түгелме соң? Хәтер көнен татар халкы 1989нчы елдан бирле 1552нче елның көзендә Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап алган көнгә туры китереп билгеләп үтә. Бу көн тарихчылар тарафыннан расланган. Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханство» дигән билгеле хезмәтендә дә күрсәтелә. «959нчы елның 13нче Шәүвәлендә читләр Казан ханлыгы башкаласына җиңүче буларак кергәннәр», – диелә. Һиҗри ай календаре Миладиныкыннан 11 көнгә кыскарак булу сәбәпле, Һиҗри белән 959нчы елның 13нче Шәүвәле Милади буенча 1552нче елның 15нче октябре була. 
Хәтер көне ел саен Милади ел исәбе белән 15нче октябрь көнне оештырыла иде. Бу көнне без Казан ханлыгын саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алабыз. Кешеләрнең игътибарын күбрәк җәлеп итәр өчен, ул 15нче октябрьгә якын булган җомга көнне үткәрелде. Тик соңгы елларда шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәү сәбәпле, рәсми рәвештә уздырылмады. 
Гасырлар буена хәтеребездә сакланган тарихыбызның эчтәлеген һәм кыйммәтен югалтып, үзебез үк кемнәрдер үрнәгендә үзгәртергәмени? Никтер Болгар җирлегендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көнен Һиҗри белән 309нчы елның 11нче Сәфәр ае кичәсендә дип түгел, Милади белән 922нче елның 12нче маенда булган дип үткәрәләр. 
Һиҗри – ай календаре гарәп илләре өчен яраклашкан, чөнки табигать ул якта башка, анда кыш-җәй аермасы сизелми. 
Барыбыз да дөньяви тормышта Милади – кояш календаре белән көн күрәбез. Шуны истә тотып, барлык чараларның да көннәре элеккечә калсын иде. Көз – Казан ханлыгы коллыкка төшкән чор. Башка вакытта да безнең татар халкы үз гомерен дин, Ватан, милләт язмышы өчен корбан иткән шәһитләрне искә алу йөзеннән Матәм көнен сәясәткә катнашмый гына, дини формада уздыру өчен рәсми рәвештә рөхсәт алып калырга тырышасы иде. Аннан соң булуы ихтимал. 
Вакытында узган гасырның туксанынчы елларында БТИҮ* бу мәсьәләне ачыклау йөзеннән көрәшеп йөргәндә, хәтта Татарстан Дәүләт Советы көн тәртибенә күтәреп чыкканда рәсми рәвештә 15нче октябрьнең Матәм көне итеп билгеләнеп бетмәве бүгенге аңлашылмаучылыкка китерде. 
Илгизәр АКЪЕГЕТ,
Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе
*Юстиция министрлыгы тарафыннан эшчәнлеге тыелган оешма.

Комментарии