- 20.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Менә тагын бер ел үтеп бара. 1950-1951нче елларда туганнар да әкрен генә 70 яшькә якынлашабыз. Олыгаябыз. Быел Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, кулга өлгергәнлек аттестаты алганга 50 ел булды. Яшьтәшләр белән очрашканда яшьлек еллары, мәктәптә укыган чорлар, шаулап үткән студент еллары, махсус урта һөнәри уку йортларын яки институт тәмамлап, дипломлы булып, юллама белән илебезнең төрле төбәкләрендә эшләгән вакытларны сагынып искә алабыз. Үткән тормышка әйләнеп карыйсың, үзебезчә уңай тормыш мизгелләрен яки тискәре якларын искә төшереп, нәтиҗә ясыйбыз. Гаилә корып, балалар үстереп, инде оныклар тәрбияләргә булышабыз. Кулдан килгәнчә үзебез дә балаларны укытып, югары белем алырга булыштык. Шул мизгелләрне искә төшереп, тормышыбызның матур чакларын, мизгелләрен башыбыздан үткәрәбез, гомеребезнең заяга узмаганын күреп, күңел сөенә.
… Без кечкенә генә, 22 хуҗалыклы Курмала дигән авылда туып-үстек. Күбебезнең әтиләре сугышны үтеп кайтып, 1947-1948нче елларда өйләнеп, тормыш корган кешеләр. Шуңа күрә авылда 1949-1960нчы елларда туган балалар күп, авыл гөрләп тора, һәр гаиләдә 6-10 бала идек. Үзебезнең авылда мәктәп юк, укырга күрше Чапшар авылының сигезьеллык мәктәбенә йөреп белем алдык. Анда дүрт авылдан килеп укыйлар иде. Без үзебез Курмала авылыннан беренче сыйныфка 13 бала киттек. Шуның сигезе – малайлар, бишесе кызлар иде. Чапшардан 4 малай, бер кыз өстәлеп, 21 бала булдык. Беренче класска безне Мөнирә апа Гаязова кабул итте. Ул чорларда мәктәпкә форма киеп йөри идек. Малайлар билгә каеш та буа идек.
Хөрмәтле укытучыбыз Мөнирә апа беренче хәрефләрне укырга, язарга өйрәтә башлады. Ул заманда һәр партада кара савыты тора. Каләм белән язабыз. Дәфтәрләр дә киптергеч бите белән чыгарыла иде. Язганнарны әкрен генә шушы киптергеч белән киптерәбез, дежур укучылар өстәлдәге кара савытларына кара өстәп чыгалар. Без беренче класска 1959нчы елда кердек. Инде ипекәйгә тамак туя башлаган еллар иде. Киемгә килсәк, апалардан, абыйлардан калган дип тормадык, ямаулы да димәдек, ни булса, шуны кидек.
Беренче укытучыбыз Мөнирә апа хәзерге вакытта улы-килене тәрбиясендә Чапшар авылында оныклар сөеп гомер итә. Балтач районында гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле булган Гаязовлар нәселен тудырган кеше. Быел аңа 83 яшь тула. Таузар авылында туа ул. Гаиләдә биш бала туып, дүртесе төрле авырулардан дөнья куя. 1948-1953нче елларда Арча педагогика училищесында укып, башлангыч класслар укытучысы дипломы алып чыга. Беренче елын Көшкәтбаш мәктәбендә эшли. Калган гомерен, лаеклы ялга чыкканчы, Чапшар мәктәбенә багышлый. Бик күп балаларга белем биреп, олы тормыш юлына бастырды. Шул авылның җырга оста, атаклы гармунчысы Гарәфетдин абый белән гаилә корып, 8 бала үстерәләр. Алар да җырчылар, гармунчылар. Хәзер Мөнирә апабыз улы Шәүкәт, киленнәре, оныклары белән бәхетле картлык кичерә.
Моннан 50 ел элек Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлап чыккан 21 бала арасында дүртебез – укытучылар. Укытучы һөнәрен сайлавыбызда Мөнирә апабызның да роле зур булды. Без аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Күбебез авылда, район үзәгендә яшибез, җае килгәндә аралашырга тырышабыз. Шулай ук укыган мәктәп елларын искә алабыз. Безгә белем биргән укытучыларыбызның күбесе инде вафат. Бүген икесе генә исән-саулар. Берсе – беренче укытучыбыз Мөнирә Фәттаховна, икенчесе – татар теле укытучыбыз Тәгъзимә апа.
Олыгайгач, башка төрле уйлар килә, күп нәрсәне яңадан исәплисең. Тормышыбыз заяга узмаган, һәркайсыбыз үзенчә туган илебезгә хезмәт иткән. Безнең буын октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнгән буын бит. Инде картлыгыбыз бәхетле үтсен иде.
Госман ХӘСӘНШИН,
Балтач районы, Норма авылы

Комментарии