- 20.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Кеше өлкәнәйгән саен, узган гомерен еш искә ала икән. Хәтеремдә әле, без үскәндә гаиләләрдә балалар күп, һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала иде. Мин үзем, мәсәлән, гаиләдә тугызынчы, ә сеңлем унынчы булды. Сугыш башланмаса, әле тагын булыр иде. Хәзер гаиләләрдә бер яки ике бала. Ә бит теге вакытта да хатын-кызның тормышы авыр һәм мәшәкатьле иде. Ул заманнарда газ плитәләре юк, ашарга казан астына ягып пешерәсе. Әле гаиләдә бала-чага гына түгел, әби-бабайлар да була торган иде. Һәр гаиләнең ишек алдында үз коесы юк, суны көянтә-чиләк белән ташыйсы. Исәпләп карасаң, ишле гаиләгә ул суны никадәр ташырга кирәк булган! Әле су гаилә кешеләренә генә түгел, мал-туарга эчерү өчен дә кирәк. Өстәвенә, хатын-кызлар күпме кул эше эшлиләр иде.
Колхозда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бил бөксәләр дә, хезмәт хакы түләнмәде, бер таяк язып куярлар иде. Шуңа күрә үзенә дә, гаиләсенә дә өс-башны хатын-кыз үзе булдырды. Тегәләр дә иде, бәйлиләр дә. Кызлар чигү чигәрләр иде. Электр лампалары юк заман, әле аның куыклы керосин лампасы да һәр йортта булмады. Хәзерге кызлар шул шартларда яшәп карасалар, белерләр иде алты-җиде җирдән ертык чалбарның ничек «модный» икәнен. Ә бит хәтта ул чорда да беркем дә тишек-ертык кием кимәде. Ертылса, аны тиз генә ямап куялар иде. Тормыш авыр булса да, бөтен эш кул көче белән башкарылса да, түзде халык.
Тормыш авыр дигәнне ничек аңларгамы? Беренчедән – ашарга икмәк булмау. Сыеры булган кешегә дә үз сөтен үзенә кулланырга бирмиләр иде, бетереп дәүләткә алалар иде. Кочак-кочак җыеп, күпме үлән ашый идек без! Икмәк булмагач, нәрсә дә булса ашарга кирәк бит. Халык ипине алабута оныннан пешерде. Әмма аның җилемчәсе юк, шуңа күрә ябышмый, тарала торган була. Шуның өчен аңа пешкән бәрәңге кушалар иде. Алай да, әйткәнемчә, хатыннар үзләренең Аллаһ биргән төп бурычларын намус белән үтиләр иде. Ә хәзергеләрнең өсте бөтен, тамагы тук, тормыш шартлары яхшы – әмма төп бурычларын гына үтәмиләр. Төрле мәгълүмат чараларына ышансаң, быел Татарстанда узган елгыдан 33 мең бала кимрәк туган. Ул хатыннарны Аллаһы Тәгалә нәрсәгә дип яралткан? Әле бит туган балаларның да күбесенең сәламәтлеге начар. Аларны дәвалау өчен халыктан акча җыялар, зур акчаларга чит илгә алып барып дәвалаган булалар. Аннан бик сирәге генә сәламәтләнеп кайта. Ил буенча сәламәт булмаган балалар өчен никадәр дәүләт йорты ачылган. Ялгышмасам, Татарстан буенча гына да унау алар. Дәүләт күпме акча тота алар өчен. Алар үзләре дә, ата-аналары да күпме җәфалана! Моны изгелек дип саныйлар микән? Бу бит аналарның дөрес яшәү рәвеше алып бармавы аркасында. Ничә еллардан бирле «Ана капиталы» түләп, хатыннарның бу мәсьәләгә бераз фикерен үзгәрттеләр инде. Әмма ул гына аз. Әле монда да бер зур ялгышлык бар. Нигә аны «Ана капиталы» дип атарга. Атасы булмаса, ул бала дөньяга килер идеме? Аны «Гаилә капиталы» дисәләр, дөресрәк булыр иде.
Соңгы вакытларда экраннардан «Зур бәхет – күплектә» дип күрсәтә башладылар. Моны элегрәк күрсәтә башларга кирәк иде.
Яшьләр никах укытмыйча, беркайда да теркәлмичә, без «гражданский брак» белән яшибез дип яшәп яталар. Ул ир тагын башка хатынны очрата да, шунда китеп бара. Бер җирдә дә теркәлмичә, өйләнешү буламы? Бөтен ил буенча бик җитди мәсьәлә бу.
Илгизәр ГАЛИЕВ,
Тәтеш шәһәре
Комментарии