Тиранлыкмы, патриотлыкмы?

Моннан күп еллар элек, малларны көтүгә куганда демократия турында сүз чыкты да, арадан берәү: «Нинди демократия! Ул – бер-береңне ашау», – дип әйтеп куйды. Бу сөйләшү кешеләрнең әле шул демократия дип «гипнозланган» чагында, Ельцин вакытында ук булган иде. Шушы авыл картының әйткән сүзләренең хаклыгына торган саен инана барам.

Чынлап та шулай, демократия – ул бер-береңне ашау. Мин дә, сүз арты сүз чыккач, ул демократия белән базар мөнәсәбәтләренең ахыры нәрсә булып бетәсен күрерсез, әле, дигән идем.

Язмам тиранлыкмы яки патриотлыкмы дип башланган иде бит. Тиран, дигәч, күп кеше Сталинны күз алдына китерә. Әйдәгез, уйлап карыйк әле: Сталин тиран булганмы, әллә үз иленең патриотымы? Минемчә, аны тормыш үзе шундый булырга мәҗбүр иткән. Без мәктәптә укыган елларда (хәзер миңа 80 яшь) укытучыбызның гарәп илләрендә хатын-кызларның пәрәнҗә киеп, капланып йөрүләреннән көлеп сөйләгәне хәтердә. Табигатьтә бер генә нәрсә дә юктан бар булмый, бардан юк булмый. Ул бер рәвештән икенчесенә генә күчә. Гарәп хатын-кызларының пәрәнҗә ябынып йөрүе дә тиккә генә түгел, анда тормыш үзе шулай куша. Сталинны да халык тиран дип атаса да, ул вакытта тормыш шулай кушкан булган. Ул үз иленең патриоты булганга, шулай килеп чыккан. Бүген дә тормыш шул чактан калган тәрбия белән, сугыш чоры балалары хисабына яши дияргә мөмкин. «Оптом» үзгәртеп кору чорында туган балалар кулына калгач, ил нишләр? Русия гербына гына күз салсаң да, ата – улны, ана кызны белмәгән кебек, бер ил эчендә бер-берсен белмәгән, икесе ике якка караган бөркет кебек бит үзебез дә. Түрәләрнең сүзләре дә капка төбендә сөйләшкәннән артмый. Американың бер зур кешесе әйткән ди бит, без СССРны таркатачакбыз, һәм моны үз кешеләре ярдәмендә эшләрбез, дип. Менә, сүзләре чынга ашты, чөнки СССРны үз кешеләребез таркатты.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии